Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Черемуховолыларның активлыгы сөендерә

Черемухово Бистәсендә яшәүчеләр үзара салым акчасын җыю белән генә чикләнми, үзләре дә көчләреннән килгәнчә үз теләкләре белән объектларны ремонтлауда яки төзүдә катнашалар.


- Дотация бюджеты булган авыл җирлекләре өчен үзара салым - нәкъ менә безнең авыл өчен актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә финанс җәлеп итүнең бердәнбер ысулы, - ди Черемухово авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина. – Безнең халык моны аңлый һәм бу эшкә актив кушылалар. Мәсәлән, авыл халкы Сергей Трунов әтисе Михаил Андреевич белән елга аша җәяүлеләр чыгу юлын ремонтлауга үз теләкләре белән алындылар. Андагы яртылаш черегән такталарны алар яңаларына алыштырдылар, өстәвенә, бу эшне сыйфатлы һәм тиз башкардылар.
2019 ел безнең җирлек өчен үзара салым мәсьәләләрен хәл итүдә башка еллардагыга караганда да уңай булды. Бу елга куелган җиде бурычның барысы да тулы күләмдә үтәлде, хәтта кайберәүләре буенча экономия дә бар.
Үзара салым кертүдә 427 кеше катнашты, 213 мең 500 сум акча җыйдык. Татарстан Республикасыннан 854 мең сум акча алдык һәм гомуми сумма 1 млн.67 мең 500 сум тәшкил итте.
Без 75 мең сумга роторлы чапкыч сатып алдык; биш җәяүлеләр кичү юлын ремонтладык (98 мең сум); законсыз каты көнкүреш калдыклары чүплеген бетердек (95 мең сум); каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 10 контейнер мәйданчыгы төзедек (2 контейнерга); эш, смета һәм техник күзәтүгә – 370 мең сум акча күчерелде, монда 110 мең сум акчаны янга калдырдык; Яр буе урамы буенча 300 м суүткәргечне алмаштырып, су белән тәэмин итү системасын проектлауга, ремонтлауга һәм хезмәт күрсәтүгә 186,5 мең сум акча тотылды; ташландык урыннардан һәм зираттан чүп-чарны чаптыру һәм түгүгә килешү буенча 28 мең сум акча күчерелде һәм монда 35 мең сум экономияләнде; юлларны карап тоту, шул исәптән кышкы чорда 70 мең сумга төште. Эшләр күп иде, әмма барысы да вакытында һәм сыйфатлы башкарылды.
Черемухово авыл җирлеге өчен җирле әһәмияткә ия булган юлларга вак таш-комлы катнашма салу актуаль юнәлеш булып тора. Шуңа күрә быел 1,5 млн. сумлык грант акчасы Җиңү урамы буенча юлга җибәрелде. 278 метр вак таш катламы урамны үзгәртте, хәзер авыл халкы теләсә нинди һава шартларында да авыл үзәгенә бара ала. АҖ башкарма комитеты бу юнәлештә эшне 2020 елда да дәвам итәргә җыена.
Черемухово авыл җирлеге территориясендә 6 этапта булып узган халык җыеннарында 500 сум күләмендә үзара салым кертү турындагы карарны бертавыштан диярлек (1 каршы) кабул иттеләр, димәк авыл халкы алда да Башкарма комитетка сүз белән дә, эш белән дә актив ярдәм итәчәкләрен күрсәтте.
Ә алар киләсе елга түбәндәгечә: юлларга вак таш җәю (сатып алу, ташу, вак таш җәю, килешү буенча эш өчен түләү); урамнарны яктырту өчен яктырткычлар, махсус җиһазлар сатып алу, урнаштыру, килешү буенча эш өчен түләү; су белән тәэмин итү һәм каптаж челтәрләрен ремонтлау (материал, җиһазлар сатып алу, өзеклекләрне бетерү, торбаларны алыштыру, килешү буенча эш өчен түләү, су белән тәэмин итү челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча эш өчен түләү); җәйге вакытта территорияне чабу (ягулык - майлау материаллары, запас частьләр сатып алу, эшләр һәм килешү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләү);  юлларны кардан чистарту.
Лариса ФЕДОРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев