Чертуш авылы мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр хөрмәтенә чара узган
25 ноябрьдә Чертуш АМЙ хезмәткәрләре, «Ак калфак» оешмасы белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр хөрмәтенә «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәргәннәр.
Кичәгә Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы авылларында яшәүче сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әниләре чакырылган. Алар өчен «Хатирә» фольклор төркеме, «Кояшкай» һәм «Хозур» бию төркемнәре, Хәйруллиннар гаилә дуэты, М.Мостафина, Ф. Хәйруллина, С.Хәлиуллина башкаруындагы концерт номерлары күрсәтелгән. Шулай ук, «Әнием куллары» дигән күргәзмә дә оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев