Чирек гасыр – бер урында
Иртәгә Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Сәгыйть улы Гайнуллин үзенең юбилеен - 50 яшь тулуны билгеләп үтә. 1988 елның маенда авыл советы рәисе итеп сайланганнан бирле ул авылда алыштыргысыз җитәкче. Азат МУСИН Данияр гади колхозчылар Сәгыйть абый белән Әминә апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе хуҗалыкта: әтисе -...
Иртәгә Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Сәгыйть улы Гайнуллин үзенең юбилеен - 50 яшь тулуны билгеләп үтә. 1988 елның маенда авыл советы рәисе итеп сайланганнан бирле ул авылда алыштыргысыз җитәкче.
Азат МУСИН
Данияр гади колхозчылар Сәгыйть абый белән Әминә апа гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе хуҗалыкта: әтисе - шофер, әнисе - терлекчелектә эшлиләр (хәзер мәрхүмнәр). Кечкенәдән ул йорт тирәсендә, өйдә әти-әнисенә, абый-апаларына булыша, нык, сау-таза егет булып үсә. 1980 елны Шахмай урта мәктәбен тәмамлап, ул Чистай совхоз-техникумына укырга керә, 2 нче курстан армиягә чакырыла. Хәрби-диңгез флотында Камчаткада су өсте кораблендә хезмәт итә. 3 елдан соң кайтып техникумда укуын дәвам итә.
1986 елны укуын тәмамлап туган авылында (ул чакта "Маяк" колхозы була) авыл хуҗалыгы машиналары буенча механик булып эшли башлый. Шул ук елны Шахмай авылыннан сыйныфташы Миләүшә белән гөрләтеп туй итәләр. Ике елдан соң - 1988 елның май аенда район җитәкчелеге Д. Гайнуллинны җирле авыл советы рәисе вазыйфасына тәкъдим итә һәм ул бертавыштан шушы постка сайлана. Хәзергә чаклы ул авыл советы башкарма комитетының алыштыргысыз җитәкчесе, авыл халкының борчу - мәшәкатьләре, авыл проблемалары белән яши, ә алар исә хәттин ашкан. Шул ук елны "Маяк" колхозы рәисе итеп сайланган Рәшит Әхмәтвәлиев (хәзер мәрхүм) белән алар авылның икенче яртысында суүткәргеч салалар, барлык учреждениеләргә суүткәргеч тартыла. Аннан авылны газлаштыруга керешәләр (ул елларда әле бер генә өйдә дә табигый газ булмый). 1989 елны башланган газлаштыру эше 1992 елны тулысынча төгәлләнә. Данияр Сәгыйть улына проектлар белән, торбалар юнәтү, башка материаллар табыштыру (ул елларда дефицит булган) буенча күп йөрергә, байтак бусагалар таптарга туры килә. Ничек итсәләр итәләр, аларны табып, кайтартып, урынына урнаштыралар. 90 нчы елларда авылда төзелеш тә куәт ала - кыска гына вакыт эчендә яшь гаиләләр өчен щитлардан торган 8 йорт торгызыла, ике фатирлы 13 коттедж төзелә, кыскасы, яңа урам үсеп чыга. Терлекчелек биналарын тулысынча реконструкцияләүдә дә авыл советының ярдәме зур (ул елларда хуҗалык белән Фәнис Батдалов җитәкчелек итә).
25 ел эчендә авылда уңай якка үзгәрешләр байтак булган. Бюджет оешмалары (ФАП, авыл советы, почта, саклык кассасы, китапханә, балалар бакчасы) яңа бинада бар да бер түбә астында (бу авыл халкы өчен бик уңайлы), һәлак булган сугышчы якташлары истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган, яңа мәктәп төзелгән (ул урта мәктәп иде, 2012 елда балалар аз булганга башлангыч итеп калдырылган).
Авылны төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән - чишмәләргә капиталь ремонт ясалган һәм төзекләндерелгән, яңа 3 буа төзелгән, 2012 елда 750 метр озынлыктагы суүткәргеч сузылган (бу эш быел да дәвам иттереләчәк), авылны яшелләндерү буенча күп эшләнгән.
Шунысы да сөендерә, терлек азыгы белән тәэмин итү буенча АҖ башкарма комитеты һәм "Татарстан" а/ф тырышлыгы аркасында халыкта терлек саны кимемәгән, ә киресенчә, арткан да әле. Акъяр АҖ районда иң күп терлек асраучы авыл санала. Һәм АҖ башлыгы үзе үк шәхси үрнәк күрсәтә - Д. Гайнуллин хуҗалыгында бүгенгесе көндә 8 баш МЭТ (шул исәптә 3 сыер), әле сарыклары һәм кош-кортлары да бар.
АҖ башкарма комитеты җитәкчелегендә җирле хатын-кызлар Советы, ветераннар, җәмәгатьчелек советлары актив эшли, ел саен Сабан туйлары, Әниләр, өлкәннәр көне, Җиңү көне һ.б. бәйрәмнәр югары оешкан дәрәҗәдә үткәрелә. АҖ башлыгы "Татарстан" а/ф җитәкчелеге һәм җирле эшмәкәрләр белән уртак тел таба белә һәм алар барлык чараларны үткәргәндә һәрчак ярдәм итәләр.
Шулай ук бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең үз авыл кешеләре булуы да сөендерә, бу исә кадрлар сайлау буенча башкарма комитетның начар эш итмәве хакында сөйли.
Д. Гайнуллин 25 ел дәвамында җәмәгать эшләрен актив алып бара, авыл җирлеге Советы һәм район Советы депутаты булып тора. Ул күрсәткән хезмәтләр район хакимиятенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән, 2012 елда аңа ТР Дәүләт Советының һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының I дәрәҗә Дипломы тапшырылган. Хезмәттәшләре аның хакында җаваплы, намуслы һәм ярдәмчел җитәкче, диләр, ул авылда да, районда да хөрмәт казана.
Буш вакытларында (ә ул күп түгел) Данияр спорт белән шөгыльләнергә ярата - ул элек милли көрәш белән җитди мавыккан, хәзер исә көрәшчеләр келәмендә аның уллары Динар (Казанда полиция хезмәткәре) һәм Дилүс (РФ ЭЭМ карамагындагы Казан юридик институтында 5 курста укый), шулай ук кечкенә энесе Илгизәр (тренер булып эшли) шөгыльләнәләр.
Без Данияр Гайнуллинны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа ныклы исәнлек, гаилә бәхете, яңа уңышлар, ниятләренең тормышка ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев