Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиста су - петропавеллыларның төп бурычы

Петропавел авыл җирлегендә яшәүчеләр төп проблема дип су белән тәэмин итү системасын саныйлар, шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүгә үзара салым акчаларының күп өлешен юнәлдерергә дигән карар кабул ителде.

«Үзара салым» программасы буенча аңлы гражданнар (андыйлар АҖдә 420 кеше булган) ярдәме белән 162 мең сум акча җыйганнар.  Республикадан күчерелгән акчалар белән бергә АҖ бюджеты 1 млн.50 мең сумга тулыланган.
Петропавел Бистәсендә һәм Андреевка авылындагы юлларны һәм урамнарны карап тоту һәм норматив хәлгә китерү буенча ел саен үткәрелә торган чарага, шул исәптән юлларны кардан чистартуга 150 мең сум акча җибәрелгән. Бу эшне башкару буенча халыктан шикаятьләр юк: кышкы чорда барлык юллар да кардан чистартыла, җәен юл кырыйлары чабыла, быел Ленин урамын да тиешле хәлгә китергәннәр. Яр буе урамында яшәүче Мария Соколова, әйтик, хәзер резин итекләр кирәк булмас, ди, чөнки  теләсә нинди һава шартларында да " яңа " юлга барып җитәргә була, ә монда пычрак юк. Кызы Зинаида, әнисе янына кунакка кайткач, Ленин урамы да үтеп йөрерлек хәлгә китерелгәнгә якташларым өчен сөенәм, ди.
Авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин су белән тәэмин итү эшләрен шәрехли:
- Миллион сумнан артык акча (шул исәптән 2017 елда «Чиста су» өчен билгеләнгән калган акчалар) төп проблеманы хәл итүгә бара. Суүткәргечне карап тоту һәм ремонтлау, суэтем скважиналарының санитар зонасын коймалау (смета төзегән өчен дәүләт техник күзәтчелегенә түләүне дә кертеп), суүткәргеч өчен муфта сатып алуга һәм ике торак пунктта су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтү өчен түләүгә 917 мең 500 сум акча тотылган инде (шул исәптән 107, 5 мең сум-транш 2017 елдан).  Су белән тәэмин итү челтәрләрен, суэтем башняларын, скважиналарны реконструкцияләү проектын паспортлаштыру, экспертиза, лицензияләү эшләре һәм хезмәт күрсәтүләр өчен 90 мең сум акча түләнәчәк. Әлегә эшләр гидрогеология булмау сәбәпле туктатылган.
Лариса ФЕДОРОВА.
Фото АҖ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев