Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп чыгару хезмәтләре өчен яңадан исәпләнеләчәк

Агымдагы елның беренче кварталында районның кайбер кешеләре (2019 елда чүп чыгарган өчен түләмәгәннәр) түләү квитанцияләре алачаклар, анда түләнмәгән барлык чор өчен түләү исәпкә алыначак.

Татарстанның көнчыгыш зонасындагы «Гринт» ҖЧҖ төбәк операторының халык белән эшләү бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча халыкның 10% ы счетларын түләмәгән, гәрчә хезмәт тулы күләмдә күрсәтелсә дә (бу, нигездә, шәхси сектор).
Физик затларга исәпләүләр буенча бердәм исәп-хисап үзәге базасын актуальләштерү өчен кадастр картасы анализланган, исәп-хисап ясалмаган теркәлгән торак йортларның милекчеләре табылган. Хәзер әлеге мәгълүматлар яңа шәхси счетлар ачу өчен бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырылган.
Исәпләү тәртибенә кагылышлы сораулар буенча 89677706171 телефоны буенча «ГРИНТ» ҖЧҖнә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шул ук номер буенча Ватсап яки смс - хәбәрләр җибәрергә була).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев