Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чуаш Чабаксары авылында «Юбилей» паркы төзекләндерелгән

Ял паркында яңа арт-объектлар һәм күренекле якташыбызга һәйкәл-бюст барлыкка килде.

Чуаш Чабаксары авылында быелгы җәйдә паркны төзекләндерү эшләре дәвам иткән. Бу «РИТЭК» ААҖ һәм «Лукойл» ҖЧҖ мәдәни һәм социаль проектлар конкурсында откан грант ярдәмендә мөмкин булган. «Матур бул, авылым!» дип аталган проектны АМЙ директоры Владимир Охотников һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляковлар танылган чуаш педагог-мәгърифәтче һәм галим Никифор Михайлович Охотниковның юбилеена туры китереп әзерләгәннәр. Чуаш халкы мәдәниятен үстерүгә һәм өйрәнүгә зур өлеш керткән математик һәм этнограф, В. И. Ленинның беренче укучысы Чуаш Чабаксары авылында туган һәм быел аның тууына 160 ел тула.
Якташыбызның юбилеена паркта металл эретмәдән һәйкәл-бюст куелган. Моннан тыш, грант акчасына паркта әлегә кадәр булган фонарьларга һәм эскәмияләргә сәхнә-ракушка, зур беседка һәм декоратив кое бурасы өстәлгән. Ял итү урыны шул ук вакытта мәдәни-тарихи почмакка да әверелгән.
- Әлбәттә, без бу тарихи датаны игътибарсыз калдырмадык һәм авылдашыбыз хөрмәтенә проект булдырдык, - ди җирлек башлыгы Сергей Моляков. – Бюстны безгә шәһәр тибындагы Апас поселогында ясадылар. Сәхнә, кое бурасын һәм беседканы без ИП Шәүкәт Сабировка заказ бирдек. Боларның барысы да 200 мең сум грант акчасына. Паркны быел җәй ачарга җыенган идек, тик пандемия аркасында тантана кичектерелде. Эпидторыш яхшыру белән без моны, һичшиксез, эшләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев