Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чуаш Чабаксарында бер ел эчендә өч мини-ферма төзелгән

Узган атнада Чуаш Чабаксары авылында Чабаксар авыл җирлеге башкарма комитеты советының киңәйтелгән утырышы булды. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков узган елгы җыенның үтәлеше турында хисап тотты. Барысы да диярлек үтәлгән, бары тик урам коеларын ремонтлау гына 2020 ел планына кертелгән.

Быел безне зур вакыйгалар көтә - Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, халык санын алу, ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау, дип искәртте авылдашларын Сергей Моляков. Сүз уңаеннан, Чуаш Чабаксарында җирле хакимият депутатларына үз кандидатурасын тәкъдим итәргә теләүчеләр бар.  Алар авыл өчен җан атып, проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә теләүче актив авыл кешеләре.
Сергей Моляков 2019 елда фермерлыкта, ярминкәләрдә, мәдәни тормышта, спортта, төзекләндерү һәм яшелләндерү өмәләрендә катнашулары, бәйрәмнәрне оештыруда иганәчелек итүләре (җирле авыл хуҗалыгы оешмалары һәм эшмәкәрләр) өчен халыкка рәхмәт белдерде. Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, Чуаш Чабаксарының бер генә казанышын да игътибарсыз калдырмаган.
Иң мөһимнәрнең берсе - үз бюджетының дефицитсызлыгы. 2020 ел башына хәтта плюс белән дә чыкканнар. Керем өлеше дүрт процентка арттырылган - 3 млн. 770 мең сум, чыгымнар 3 млн. 638 мең сум тәшкил иткән. Үзара салым акчасы 594,5 мең сум тулысынча үзләштерелгән. 2020 елда ел саен юлларны чабудан һәм кардан чистартудан, урамнарга вак таш җәюдән тыш, үзара салым акчалары Рус Чабаксарында янгын гидрантлары сатып алуга, урам коеларын ремонтлау һәм суүткәргеч өзеклекләрен бетерү эшләренә тотылачак.
Юл картасы буенча 25 пунктның 15е башкарылган. Авыл халкы авыл җирлеге башкарма комитетына урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, чүп-чар чыгару, суүткәргечнең төзек булмавы, төлке һәм сукбай этләрне тоту, күчемсез милеккә таныклык алу кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткән.
- Без бу мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә тырыштык, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
Безнең белешмә
Чуаш Чабаксары
 184 йорт бар.
Даими яшәүче халык – 510.
Рус Чабаксары
51 йорт бар.
Аларда 131 кеше яши.

2019 елда җирлектә 3 бала туган, 4 никах теркәлгән, 9 кеше үлгән. Яшәр өчен 10 кеше килгән, 22се киткән. Эшкә яраклы халык (286) пенсионерлар белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк (132).
Кызганычка каршы, җирлектә эш урыннары булдырылмаган, әмма перспектива бар, чөнки яңа «Тихонова А.Е.» һәм «Ильдулова Н. С.» КФХлары бар. Чуаш Чабаксарының хезмәт сөючән кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкта  уңышлы гына эшлиләр, анда 249 баш МЭТ, 134 сыер, 303 дуңгыз, 220 сарык,16 ат асрала. МЭТ саны 8 башка, ә сыерлар 10га арткан. Ике кеше саву аппаратлары сатып алган өчен субсидия алган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның өч хуҗасы - С.В. Ильдулов, П. К. Петров, В. Е. Ильин ярминкәләрдә актив катнашып, яхшы гына табыш алганнар. 2019 елда өч мини-ферма төзелгән: болар – Е.В. Якимкин, Ю. В. Охотников, С. В. Ильин, алар республика һәм җирле бюджеттан субсидияләр алганнар. С.В. Ильдулов (1191511 сумлык тапшырган), П. К. Петровлар (753785 сумлык) элеккечә яхшы сөт тапшыручылар булып калалар. Билгеле бер уңышка ирешсәләр дә, терлекләрнең баш санын, мини-фермалар төзүне арттыру буенча мөһим бурычлар читтә калмаячак, шул исәптән яшьләрне авылда калдыру да.
Мәктәп директоры Николай Гусляров, балалар бакчасы мөдире Светлана Никонорова һәм полициянең өлкән участок уполномоченные лейтенант Динар Шәйхетдинов өстәмә доклад белән чыгыш ясадылар.
Җыенда проблемалар турында халык белән кызу фикер алыштылар. Сыерларда лейкоз, буш йортлар урынына төзелеш эшләре, су трассасында су агып тору, авылда хуҗасыз йөрүче хайваннар (сарыклар), төлкеләр һәм сукбай этләр тоту, прописка һәм фактта яшәү буенча су өчен түләү темалары булды. Мәктәп проблемалары турында күп сөйләделәр: бинада канализацияне ремонтлау, өстәмә түгәрәкләр ачу, туклану өчен түләү, мәктәп укучыларының бушлай туклану шартлары һәм башкалар.
Район башлыгы әйтелгәннәргә йомгак ясады, куелган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ул Чуаш Чабаксары халкын актив һәм хезмәт сөючән булулары, үз авылы проблемаларына битараф булмаулары өчен мактады. Соңыннан, халык җыеннары традициясе буенча, иң лаеклыларны билгеләп үттеләр. Авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт иткәне өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Валентина Ендугановага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Авыл тормышында актив катнашканнары өчен Соня Ильина һәм Владимир Охотников истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

О. Лаврентьева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев