Чын мәхәббәттә – яшь юк
Быел Ленино авылында яшәүче ирле-хатынлы Степан Федорович һәм Анна Дмитриевна Журавлевлар үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Байтак еллар буена мәхәббәтләрен һәм бер-берсенә булган тугрылыклылыкларын ничек саклап кала алганнар соң? Безнең язмабыз әнә шул хакта.
Бусагадан ук безне ябык кына, кечкенә генә гәүдәле хуҗабикә һәм улы Николай каршы алды, ул Түбән Камадан әти-әнисенә булышырга, искергән электр үткәргечләрне алыштырырга дип кайткан. Гаилә башлыгы яңа гына кибеткә киткән икән.
-Йортыбызга нибары 30 ел гына әле, Аллам сакласын, янып кына китмәсен. Улларым Николай һәм Сашага рәхмәт, булышалар, хәер, картымның да куллары алтын. Миннән аермалы буларак, аяклары да йөри, безнең кибет бит тау башында, еракта. Безнең үтенечебез буенча Анна Дмитриевна үз гаиләсенең тарихын сөйләп үтте.
- Бала чакта авыр яшәдек. Гаиләбездә 11 кеше иде, мин тугызынчысы, ә Степаннар җидәү, ул алтынчысы. Сугыш елларында 10 яшьтән колхозда эшләдек. Көне-төне, кая кушсалар, шунда идек, ә кичен кайнар суда басылган камыр бирә иделәр. Ходай сакласын, кырдан бер уч борчак яки бөртек алып кайтып кара иде... Өйгә җибәрмәделәр, айлар буе кырда яшәдек, салам өстендә йокладык. Тары, чөгендер утадык, урак белән урдык (әби үзенең чәнчә бармагын күрсәтте, шушы урак 10 яшьлек баланың бармагын кисеп үк алган диярлек).
Тормыш дигәнең Анна Дмитриевнаны артык иркәләмәгән, хезмәт авыр булган. Кияүгә чыкканчы 4 елга торф чыгарырга барган, урман кискән, үгезләргә азык ташыган. Степан Федоровичка 12 яшендә фронтка киткән ат караучы абыйсы урынына атлар карауны ышандырып тапшырганнар. Аларның танышу тарихы фильм төшерү өчен бер сюжет булыр иде. "Әти-әниләр миннән башка гына килешкәннәр, миннән башка гына димләгәннәр". Ул егетен армиягә озата, көтәргә вәгъдә итә. Степан Федоровичны кәләше көтмәгән, армиядән кайтырга өч көн кала кияүгә чыккан. Бервакыт Аннаның әтисе: "Булды, сине бирәм, сиңа ир таптым", - ди. Ә ул күз яшьләре белән: "Чыкмыйм, минем егетем бар", - дигән. Тик ул тыңлап та тормаган, катгый рәвештә, тагы да яхшырак ирне син таба алмыйсың, дип, үз сүзендә нык торган. "Әгәр теләмәсәң, бар, олы юлга чык", - дигән. Шул сүзләрдән соң ул ризалаша. Каенанасы әче бал куя һәм бер атнадан соң кардәшләр туй ясыйлар. Тагын ярты елдан соң Петров көнендә алар никахлашалар. Һәм соңыннан билгеле булганча, әти-әниләре ялгышмаганнар.
- Ул яхшы холыклы кеше булып чыга, эчми, тартмый, сугышмый. Эшчән кеше, миңа һәрвакыт булышты. Элек мин аның сеңелесе белән дус идем, үз бәхетемнең янәшәдә генә булуы башыма да килмәде. Мин элеккеге егетем белән аерылышуыма тамчы да үкенмәдем. Безнең ике улыбыз һәм кызыбыз туды, 22 ел без каенанам белән бергә яшәдек.
Әмма язмыш аларның бәхетен сынап кына торган диярсең. 8 айлык кечкенә һәм бердәнбер кызлары Ленаның өянәге башлана. Табибларның диагнозы - балалар церебраль параличы. Кызларының сәламәтлеген кире кайтару, аның тормышын җиңеләйтү өчен нинди генә юллар үтәргә туры килмәгән аларга. Барлы-юклы акчаларын җыеп, кызны кая гына, нинди генә табибларга алып бармаганнар, айлап-айлап әни кеше хастаханәләрдә кызы белән ятып чыккан. Барысы да бушка… Кызлары нинди дә булса белем алсын өчен аны ярдәмче мәктәпкә биргәннәр. Ул анда 3 ел була. Озак та үтми аңа гомерлек инвалидлык бирәләр һәм әти-әнисе кызның язмышына буйсыналар, башка бер җиргә дә алып бармаганнар. - Ул кайчакларда теземә башын куеп: "Син бит мине яратасың, әйеме, әнием?" - дия иде дигән сүзләрен искә ала Анна Дмитриевна. Алар кызларына бөтен күңел җылыларын биргәннәр, барлык вакытларын аңа багышлаганнар. Гаилә мохтаҗлыкны белмәсен өчен, әтиләре колхозда - тегермәнче, ындыр табагында бригадир булып эшләгән, авыр эштән баш тартмаган.
- Ул заманнарда инвалидлык буенча пенсия бик аз - айга 6 сум 12 тиен генә иде бит, - дип сөйли Анна әби. Картлык көннәрендә Леночка юанычлары булыр дип уйласалар да, 2001 елда 46 яшендә ул вафат була. Улларын тәрбияләп, авыру кызлары турында кайгыртып гомер кичергәндә, алар бер айга, атнага, хәтта бер көнгә дә бер-берсеннән аерылмаганнар. Киресенчә, шушы сынаулар аларның мәхәббәтләрен ныгыткан гына. Журавлевларның хәзер 6 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар. Икенче уллары Александр, Николай кебек үк, Түбән Камада эшли, абыйсыннан аермалы буларак, ул Ленинода яши. Икесе дә даими рәвештә әти-әниләрен карап торалар.
Анна Дмитриевна пенсиягә айлык 48 сум пособие белән 50 яшьтән чыккан, ә Степан Федорович гаиләне пенсиядән соң да 75 яшькә кадәр туендырган. Хәзер аңа - 84, ә карчыгына 83 яшь. Юбилей көнендә өйдә гармунга кушылып җырлар яңгыраган: авыл җирлеге башкарма комитеты һәм авылдашлары аларны әнә шулай, бүләк белән зурлаганнар.
Соңгы араларда икесе дә сәламәтлекләренә зарлана башлаганнар. Анна Дмитриевна күптән инвалидлыкта, иренең дә аяклары сызлый. Степан Федорович кибеттән кайту белән хатыны янәшәсенә утыргач, икесе дә җанланып киттеләр, яшьләр шикелле, бер-берсенә карап елмаешып алдылар, яңа гына өйләнешкәннәр диярсең, әйтерсең лә 60 ел узмаган да әле. Чын хисләрнең яше юк диюләре хак икән шул.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев