Covid-19 йокламый: Яңа Чишмәдә яңадан коронавирус белән авыру очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлектә 39 яңа зарарлану очрагы ачыкланган, шул ук тәүлек эчендә 26 кеше терелгән.
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге ике бала бар.
18 яшьтән 30га чаклы - 7 кеше,
30дан 50гә кадәр - 18,
50дән 60 кадәр - 8,
60тан 80гә кадәр - 4 авыраучы.
Казан – 21, Яр Чаллыда - 6, Лаеш районы – 3, Биектау районы – 2, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Сарман һәм Яңа Чишмә районнарында берәр очрак.
Республикада 1 146 кеше дәвалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев