Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чуаш Чабаксарыннан Молякова Ольга Ильдиряковнага 1 ноябрьдә 90 яшь тула

Олы яшьтә булуына да карамастан, бүгенге язмабыз герое яшьләрдән калышырга теләми.

Озак еллар ире белән яшәгән һәм ике улын үстергән агач йортны үзе карый. Балаларына, оныкларына аны реконструкцияләргә рөхсәт итми, ире исән чакта ничек булган, шул хәлдә калуын тели. Әлегә кадәр көрәк белән бәрәңге бакчасын казый, утый, өя һәм бәрәңге ала. Түтәлләрне утырта һәм үсентеләрне карый. Ә бу алты-җиде сутый җир!
Гәрчә, аның булышыр кешеләре дә бар: авылда улы, оныклары яши. Ләкин ул: «Көчем булганда, эшлим әле. Булдыра алмасам, ярдәм сорармын», - ди. 
Кибеткә дә үзе йөри, өйдә дә җыештыра, үзенә ашарга пешерә. Күзлексез  газета укый, бик үк яхшы булмаса да - ишетә. Сәламәтлеге дә яхшы, дарулардан кайвакыт табиблар тәкъдиме буенча андипал һәм кавинтон гына эчә.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда чыныккан буын. Әтисе 1942 елда фронтта һәлак була, әнисе дүрт бала белән кала, Ольга икенче бала була. Кечкенәдән колхозда эшли башлый. 10 яшьтән. Сыер җигеп кырга су ташыган. Әнисе һәм башка хатын-кызлар белән бергә урак урган. Берничә ел колхозда атлар абзарында эшләгәнгә күрә, атлар белән җиңел эш иткән. Аннары гомере буе төрле эшләрдә һәм пенсиягә чыгар алдыннан биш ел бозаулар караган. Колхоздагы хезмәт стажы 40 елдан артык. Әмма тыл хезмәтчәне исемен алу өчен аңа берничә ай гына җитмәгән, чөнки аны 1932 елның маенда туган дип яздырганнар. Ләкин намуслы хезмәте өчен Ольга Ильдиряковна берничә тапкыр Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм премияләр белән бүләкләнгән. Авылдашлары аны хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр, чөнки ул чын хезмәт кешесе.
1957 елда кияүгә чыга, тормыш иптәше Виталий Мурзич белән 41 ел тату гомер итәләр. Ул механизатор булып эшли, аннан газ хезмәтендә. Барлык авыл кешеләре кебек үк, зур хуҗалык тоталар. Кече улы Сергей өйләнгәч, 8 ел бер түбә астында, килене белән уртак тел табып яшиләр. 

Оныкларын тәрбияләргә булыша. Унике ел урын өстендә яткан (инсульттан соң) ирен карый. Шуңа да карамастан, зур хуҗалык тотуны дәвам иткән. Әтисе үлгәч ике елдан соң (2000 елда) олы улы Юрий вафат була. Тик Оля түти якыннарын югалту хәсрәтен җиңеп, җиң сызганып, хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Малларны киметми, сыер, мөгезле эре терлек, сарыклар асрый. Дөрес, хәзер аның тавыклары гына бар. Кышын ул телевизор карый, камыр ризыклары пешерә, кайчагында оекбашлар - бияләйләр бәйли, ә җәен аның тәүлек буе  шөгыльләнергә яшелчә бакчасы бар.
Ольга Илдиряковнаның ике оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Алар атна саен диярлек Түбән Камадан Оля әбиләре янына кайтырга яраталар.
- Ул аларны атна саен көтә, - дип сөйли килене Наталья.
Сергей белән Наталья да әти-әниләренең туган җирендә яшиләр. Ул шофер, Наталья - сыер савучы булып эшлиләр. Ольга Илдиряковна барлык туганнарын да юбилейга җыярга тели. Ир һәм кыз туганнарыннан ул үзе генә калган инде, ә оныклары, оныкчыклары, авылдагы башка туганнарының балалары байтак. Барысын да 5 ноябрьдә Сергей һәм Натальяның өенә чакыралар.
- Тегесен дә, бусын да онытмагыз, дип кенә тора. Бөтен әзерлекне безгә тапшырды, нишлисең, ул хаклы, аның юбилее бит, ди ярымшаяртып килене Наталья.
- Хезмәт сөючән, тырыш, максатчан. Бик игелекле, - дип сөйли аның турында туганының улы Сергей Моляков. - Өйдән берәүне дә сыйламыйча җибәрми. Мәктәптә укыганда да, тәнәфес вакытында дустым белән без һәрвакыт аның өенә пироглар белән чәй эчәргә йөгереп килә идек. Ул чакта мәктәптә ашатмый иделәр, ә Оля апаның өе якын иде. Ул бик актив. Өйдә утырырга яратмый, аралашырга ярата. Үзе кунакка - туганнары, дуслары, күршеләре янына йөри. Үзенә дә чакыра. 10-15 ел шәһәрләргә - туганнарына үзе барып йөрде: район үзәгенә кадәр «кул күтәреп», аннан Түбән Камага автобуста оныклары янына, Кама Аланына туганнарының балалары янына барды. Теләсә нинди һава торышында!
Ольга Илдиряковнаны юбилее уңаеннан авыл җирлеге башкарма комитеты һәм район хакимияте вәкилләре дә котлады.
Холкы буенча ул һаман да оптимист, аралашучан кеше.
Без дә юбилярны котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, һаман да шулай актив булып калуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев