Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Лилия Фәттахова Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек медале белән бүләкләнде

Кичә хезмәттәшебез - шагыйрә, язучы һәм журналист Лилия Фәттахова Чаллы язучылары һәм сәнгать әһелләре делегациясе составында Нурлатта булып кайтты.

Биредә алар шәһәрнең бай тарихлы музее, тарихи урыннары белән таныштылар, төбәкнең данын еракларга тараткан, беренче татар театрына  нигез салган Габдулла Кариев һәм Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар.

Кичә хезмәттәшебез - шагыйрә, язучы һәм журналист Лилия Фәттахова Чаллы язучылары һәм сәнгать әһелләре делегациясе составында Нурлатта булып кайтты.

Аннары Нурлат тамашачыларына Мәдәният йортында шигырь һәм җыр, хикмәтле сүздән торган зур тамаша күрсәттеләр. Әлеге чарага  махсус кунак булып БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та килгән иде. Ул нурлатлыларга мөрәҗәгать итеп:" Әгәр дә  Уральскида яшәүче Камил хәзрәт Мотыйгый үз заманында Габдулла Тукай, Габдулла Кариев һәм башка күп кенә шәхесләрнең үсешенә зур йогынты ясаган икән, бирегә килгән каләм ияләре дә сезнең күңелләргә шундый ук бәрәкәтле орлык салып калдырыр дип ышанам", - дип белдерде. Чыннан да, делегация составында булган һәм чыгыш ясаган һәр иҗат әһеленең татар әдәбияты һәм мәдәнияты өлкәсендә үзенең лаеклы урыны бар. Алар арасында Тукай премиясе лауреатлары Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина, күп санлы премия ияләре Булат Сәлахов, Айгөл Әхмәтгалиева, Фәридә Камалова, Вәсим һәм Асия Әхмәтшиналар, Илсөяр Зариповаларны гына атау да җитә. 

Кичә хезмәттәшебез - шагыйрә, язучы һәм журналист Лилия Фәттахова Чаллы язучылары һәм сәнгать әһелләре делегациясе составында Нурлатта булып кайтты.

Кичә хезмәттәшебез - шагыйрә, язучы һәм журналист Лилия Фәттахова Чаллы язучылары һәм сәнгать әһелләре делегациясе составында Нурлатта булып кайтты.

Әлеге хөрмәтле шәхесләр арасында безнең якташыбыз Лилия Фәттахованың булуы да куандыра. Аңа шулай ук Татарстан Язучылар берлеге, шул исәптән Чаллы бүлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашуы, татар әдәбияты үсешенә керткән зур өлеше өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек медале дә тапшырылды.
Котлыйбыз!

Кичә хезмәттәшебез - шагыйрә, язучы һәм журналист Лилия Фәттахова Чаллы язучылары һәм сәнгать әһелләре делегациясе составында Нурлатта булып кайтты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев