Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дин һәм хакимият: уртак кайгырту

Яңа Чишмәдә дини конфессияләр һәм район хакимияте вәкилләре очрашуы узды. 11 октябрьдә район башлыгы Вячеслав Козлов, район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов, православие чиркәүләре башлыклары белән Яңа Чишмә округы благочинные иерей Симеон Камаев һәм район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов җитәкчелегендә мәчет имамнары түгәрәк өстәл артында очрашуда катнаштылар. Биредә конфессияара мөнәсәбәтләр, дини структуралар һәм район хакимияте органнары арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.


- Уртак тырышлык белән генә хәл итәргә мөмкин булган байтак мәсьәлә һәм проблемалар бар, - диде иерей Симеон җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. Аерым алганда, бу яшьләрне дә һәм олыларны да рухи яктан тәрбияләү мәсьәләләре. Аның белән Илгиз хәзрәт килеште, ул рухи, әхлакый мәдәният дәресләре кешенең туган көненнән үк башланырга: балалар рухи яктан белемле, акыллы һәм игелекле булырга тиеш, - диде.
- Мөселман гаиләләрендә православие динендәге гаиләләргә караганда балаларны дингә күбрәк тартулары сер түгел, - диде Вячеслав Козлов, - ә дин булган җирдә җинаятьләргә һәм начар гамәлләргә урын юк, дип күптән билгеләнгән инде. Район башлыгы рухи тәрбия проблемасын бергәләп хәл иткән, теге яки бу конфессия традицияләре нигезендә җирләү урыннарын төзекләндергән өчен районның дини оешмаларына рәхмәт белдерде. Яшьләр белән аралашу өчен социаль челтәрләрдән файдаланырга, дини концертлар оештырырга, дәүләт максатчан программаларында, барыннан да элек социаль программаларда активрак катнашырга тәкъдим итте.   
Дини оешмалар башлыклары билгеләп үткәнчә, бу эш инде алып барыла: ватсапта һәм Контактта һәр теләгән кеше руханига сорау бирә яки үз проблемалары белән уртаклаша ала торган төркемнәр ачылган; максатчан программалар буенча православие һәм мөселман оешмалары тарафыннан икешәр грант алынган, шулай ук балигъ булмаганнар өчен приютларга бару, хастаханәләргә һәм картлар йортларына, монастырьларга рухи һәм хәйрия ярдәме күрсәтелә.
Түгәрәк өстәл артында берничә җирлек мисалында авыл җирлеге башлыклары белән берлектә рухи- агарту эшен ничек алып барырга кирәклеге, диннең гаиләне саклап калуда һәм ана бәхетенә ничек ярдәм итә алуы турында сөйләделәр(аерылышу, аборт). Уңай нәтиҗәләр дә бар.
Дини биналарны ремонтлау, аларны теркәү, зиратларны төзекләндерү һәм районда күп кенә объектларны мәдәни мирас программасына кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев