Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әдәмсә авылы эшмәкәре Илдар Гыйбадуллин авылдашлары өчен игелекле эшләр башкара

Тыйнак, хезмәт сөючән, игелекле... Әдәмсәдән Илдар Гыйбадуллинның игелекле гамәлләре һәм кешеләргә булган хөрмәте турында авылдашлары әнә шулай диләр.

«Чын йөрәктән, янәшәңдәге кешеләр өчен эшләгән эштән дә күркәмрәк нәрсә булырга мөмкин? Дан өчен түгел, ә бәлки кемнеңдер тормышын яхшырак итү һәм аннан шатлык алу өчен генә изге гамәлләр кыласың.

Авылдашыбыз Илдар Гыйбадуллин менә шундый», - дип яза редакциягә авыл китапханәчесе Светлана Борисова. – «Тыйнак, хезмәт сөючән... аның игелекле гамәлләре һәм кешеләргә хөрмәте турында барлык әдәмсәлеләр дә белә. Илдар Фәргать улының үз кибете бар, әтисе белән бергә фермер хуҗалыгы алып бара, эшләре даими булуга карамастан, игелекле эшләр башкарырга да өлгерә. Ул һәр язда җирле мәчеткә һәм чиркәүгә ярдәм күрсәтә. Үз умарталыгы бар, авыл халкын гына түгел, Түбән Кама балалар йорты балаларын да тәмле бал белән сыйлый. Илдар Сабантуйларның иганәчесе, авыл җирлеге башкарма комитетына, клубка чаралар үткәрүдә күп тапкырлар ярдәм итте. Илдар үзенең киеренке эш графигында җирле «Әдәмсә» чишмәсендә эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга да вакыт таба. Һәм менә шушы көннәрдә генә ул авылга кергәндә «Нәҗип» мәчетенә күрсәткеч белән элмә такта урнаштырды. Хәзер шуннан узып баручы һәр мөселман мәчетебезгә кереп, өйлә намазын укый ала.

Үз гамәлләре белән Илдар Фәргать улы дөньяны яктырак һәм мәрхәмәтлерәк итә. Авылдашлары исеменнән җылы «рәхмәт» сүзе генә аның күңелен һәм йөрәген җылыта».

Тыйнак хезмәт геройлары турында

Газета битләрендә еш күренмәүчеләр, әмма хезмәтләре кирәкле һәм мөһим булган кешеләр – тыйнак хезмәт геройлары турында язасы килә.

«Тубылгытау авылыннан Әлфия Мөбәракшина 1985 елдан бирле фермада эшли», - дип яза безгә авылдашы, китапханәче ... «30 елга якын сыер савучы булып эшләде. 54 яшендә инвалидлык буенча пенсиягә чыкты, әмма фермадан китмәде, анда каравылчы булып эшләде. Ә өч ел элек Әлфия Мәҗидулла кызы яңа һөнәр үзләштерде - хәзер ул бозау караучы. Аның кул астында 50 бозау, аларны эчерергә, ашатырга кирәк. Чөнки бозаулар-кечкенә балалар кебек, зур игътибар таләп итә. Бозаулары исә үзен дә бик яраталар. Эштән буш вакытында Әлфия Мәҗидулла кызы бәйләргә ярата. Барлык балаларына һәм оныкларына кардиган, җиңсез кофталар һәм оекбашлар бәйләгән, ул сканвордлар чишәргә дә ярата.

Әлфия Мәҗидулла кызына озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев