Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Домой“ сәүдә үзәге ачылды

    Шушы көннәрдә Яңа Чишмәдә күңелле вакыйга булды - яшь, перспективалы эшмәкәр Фәнил Саматов төзегән "Домой" исемендәге ике катлы сәүдә үзәге ишекләрен ачты.

    Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм күп кенә яңачишмәлеләр катнашты.
    -Без авылыбызда шундый яңа объектлар ачылуга сөенәбез генә һәм бүген ачылган сәүдә үзәге яңачишмәлеләр һәм күрше районнарда яшәүчеләрнең җиһазларга һәм башка товарларга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерер дип өметләнәбез, - дип ассызыклады район башлыгы үзенең котлау чыгышында.
    Үзәк бинасында җиһазлар өчен иркен күргәзмә залы урын алган, беренче катта - төрле инструментлар, бакча өчен кирәк-яраклар (инвентарь) урнашкан. Якын киләчәктә биредә җылыту системасы өчен җиһазлар, сантехника, электр товарлары сату бүлеге дә пәйда булачак.
    Сәүдә үзәгендә үтемле бәяләрдән 100 дән артык төрледән-төрле җиһаз бар - биредә урта хәлле гаиләләргә дә җиһаз алу мөмкинлеге бар, заявкалар белән эшләү дә күздә тотыла, эксклюзив җиһазларга заказ бирергә мөмкин, ташламалар ясау, кичектереп түләү шарты да каралган. Ачылу хөрмәтенә беренче ике айда (6 марттан 6 майга чаклы) барлык сатып алучыларга да барлык төр товарларга 5% ташлама ясала.
    Сәүдә үзәгендә сатуда 10 төрдән артык өстәлләр, 20 дән артык модификациядәге диваннар, йокы бүлмәсе өчен җиһазлар, кухня җиһазы, кунак һәм балалар бүлмәсе өчен җиһазлар, шулай ук инструментлар (көнкүреш кирәк-яракларыннан алып профессиональ әйберләргә кадәр) һәм бакча эшләре өчен мини-техника (мотоблоклар, бәрәңге утырту җайланмалары, чапкычлар, культиваторлар), сөт сату аппаратлары, агач эшкәртү станоклары, эретеп ябыштыруның төрле төрләре һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
    "ДОМОЙ" сәүдә үзәге ялсыз, иртәнге сәгать 9 дан 18.00 гә чаклы эшли. Сезгә ихтирамлы, үз эшләрен яхшы белгән сәүдә консультантлары хезмәт күрсәтәчәк.
    Сезне көтеп калабыз, адресыбыз: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 13 йорт.
    Реклама хокукында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: