Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дүрт сугышны үткән кеше

    Вакыт дигәнең безне Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан тагы да ераккарак алып китә, фронтта һәм тылда җиңү яулаучыларның, барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләрнең саны көннән-көн кими бара. Безнең бурыч - әлеге өлкән һәм үз гомерләрендә күпне күргән кешеләр өчен, алар тагы да озаграк яшәсеннәр, һәрчак кайгыртучанлык тоеп, игътибар үзәгендә булсыннар...

    Вакыт дигәнең безне Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан тагы да ераккарак алып китә, фронтта һәм тылда җиңү яулаучыларның, барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләрнең саны көннән-көн кими бара.
    Безнең бурыч - әлеге өлкән һәм үз гомерләрендә күпне күргән кешеләр өчен, алар тагы да озаграк яшәсеннәр, һәрчак кайгыртучанлык тоеп, игътибар үзәгендә булсыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез. Ә инде яу кырларында ятып калган яки тыныч вакытларда вафат булганнарны һәрчак истә тотыйк. Олыгая барган саен әти-әниеңнең кадерен тагы да ныграк белә барасың, шушы вакыйгаларны күргән кешеләрдән күп нәрсәләр хакында сорарга мөмкин булыр иде дип уйлыйсың, ә баксаң, сорашырлык кеше дә калмый кебек...
    Бүген мин үземнең бик якын кешем турында сөйләргә телим. Мин аны, бәхеткә, туганнарымда сакланган бердәнбер фоторәсеменнән генә күреп беләм. Бу минем әнием ягыннан абыем Петр Андреевич Сухоруков. Ул дүрт сугышта булган һәм исән калган. Әмма язмыш аңа тыныч вакытларда да байтак сынаулар әзерләгән һәм, кызганычка каршы, аның гомере әлләни озын булмый.
    Николай Темников,
    Волчья Бистәсе авылы
    Сухоруков Петр Андреевич 1910 елның 12 июлендә Волья Бистәсендә туган. Хәрби хезмәтне Уфа шәһәрендә уза. Демобилизацияләнгәннән соң туган авылында яшәгән һәм эшләгән. Хуҗалыкта автомашиналар пәйда булгач, беренчеләрдән булып руль артына утыра. 1939 елның языннан алып көзгә кадәр Монголиядәге Халхин-Гол елгасы янындагы кораллы бәрелешләрдә катнашкан. Өенә кайткач, күп тә үтми кабат фин сугышына чакырыла (1939 елның ноябре - 1940 елның марты). Сугышчан хәрәкәтләр беткәннән соң туган авылына кайта, өйләнә. Әмма аның гаилә бәхете озакка бармый, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Һәм 24 июньдә үк инде Петр Андреевич колхозда үзе эшләгән автомашинасы белән фронтка чакырыла.
    Кече сержант званиесендә 2 нче дәрәҗә Кутузов орденлы Кызыл байраклы 348 нче Бобриуйск укчылар дивизиясе составында Мәскәүдән алып Эльба елгасына чаклы сугышчан юл уза. "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән. "Сугышчан заданиеләрне үтәп, кече сержант Сухоруков берүк вакытта рота автопаркының техник торышын да күзәтеп торган, нәтиҗәдә автопарк аварияләрсез һәм ватылуларсыз эшләгән, булган автомашиналарның бишесе дә 3 нче категориядән 2 нче категориягә күчерелгән" (бүләкләү кәгазеннән алынды), диелгән.
    Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәннән соң 1945 елда ул Ерак Көнчыгыш фронтына озатыла, япон империалистлары белән барган сугышларда катнаша, яралана.
    1946 елның 8 мартында туган ягына әйләнеп кайта. 1951 елның 28 мартында вафат була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: