Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Эчсәң чәй-җанда җәй"

23 гыйнварда Чертуш авылы мәдәният йортында нәкъ шул исем астында кичә үткәрдек, - дип хәбәр итте редакциягә АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.

Мәдәният йортыбыз төрле үлән исе белән тулды. Кичәбезгә килгән авылдашлар нинди генә киптерелгән дару үләннәре алып килмәгән иде. Кемгәдер юкә чәчәге чәе ошый, кемгәдер мәтрүшкә, ә, мәсәлән, мин бөтнек чәе яратам. Үлән чәйләрен әзерләү серләре белән авылдашыбыз Тәслия апа да бүлеште. Аның гаиләсе төрле үлән катнашмасыннан ясалган чәйне ярата икән. Ул катнашманы мәдәният йортына да алып килде ул:  җиләк, әрем, ромашка һ.б. - болын, урман аланы күз алдына килде. Үләннән ясалган чәйләр турында фикер алышкач, алар белән без дә сыйландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев