Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЭЭБ ветераннары бәйрәм итте

9 ноябрьдә Яңа Чишмәдә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән РЭЭБ начальнигы Э.Жирнов, район башлыгы урынбасары Н. Попкова чыгыш ясадылар. Э. Жирнов аеруча тырыш хезмәт куйган хезмәткәрләрне кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде, шул исәптән ветераннар Советы эшен югары бәяләде, аның рәисенә район эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Моннан тыш, ветераннар Советына РФ Эчке эшләр министры ярдәмчесе И. Шилов имзалаган Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.


Котлаулардан соң җыелучылар алар арасында булмаган үз коллегаларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре көнендә телефон аша котлап, һәлак булган һәм вафат булган хезмәткәрләрнең тол хатыннарын да онытмадылар.
Дусларча аралашу өстәл артында дәвам итте. Һөнәри бәйрәмгә багышланган җырлар яңгырады. Бәйрәмне 18 пенсионер-ветеран билгеләп үтте.
Ветераннар Советы күрсәткән игътибары һәм ярдәме, шул исәптән чараны оештырган өчен Эчке эшләр бүлеге җитәкчелегенә, шулай ук «Закрома» ҖЧҖ җитәкчелегенә хәйрия ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

Вәлиҗан МӨхсинов, ветераннар Советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев