Эх, бу алтын туйлар...
Быел Акъярда Әхмәтшиннар гаиләсе үзләренең юбилейларын бәйрәм итте. Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәсимә Минабетдинова аларны алтын туйлары белән котлап, авылдашлары исеменнән бүләк ясаган.
Галимулла Миңнулла улы һәм Наҗия Шаһвәли кызы 50 ел бергә яшиләр. Танышканда берсенә - 32 яшь, икенчесенә 30 тирәсе була. Танышканның икенче көнендә үк Галимулла кызга яучы җибәрә һәм тиздән туй итәләр. Наҗия - авыл кызы, хуҗалык эшләрен яхшы белә һәм шуңа да каенанасы күңеленә хуш килгән: Галимулланың әнисе белән бер түбә астында алар 17 ел бергә яшиләр. Ирле-хатынлы Әхмәтшиннар колхозда эшлиләр, үз хуҗалыкларын алып баралар, оныкларны (ә алар өчәү) карарга әбиләре булышкан.
"Ирем белән без тату яшибез, барлык авыруларны, көнкүреш кыенлыкларын бергәләп җиңәргә тырыштык. 1968 елда яңа йорт төзегәндә балалар да кечкенә иде әле (6 яшьлек Мәгдания, 3 яшьлек Миләүшә һәм яңа туган Галимҗан), җиңел булмады", -дип сөйли Наҗия әби.
Галимулла агага, гаилә башлыгы буларак, бик авыр булган: йорт салу зур акчалар таләп итә, ә ул - җитми. - Ирем тормыш арбасын тартып, нык арыган чакларында сүзгә килгәндә дә мин дәшми кала идем, гаилә иминлеге өчен сабыр итеп, әкрен генә аннан читтәрәк башка эш эшләп, тынычлангач, кабат Галимуллам янында була идем. Менә шулай, сүзгә килешүне беркайчан да чын-чынлап әрләшүгә кадәр җиткермәдем, - дип уртаклаша Наҗия әби үз гаиләсе эчендәге серләре белән. - Хәзер ул яшьләр бер-берсенә юл бирми, хәтта өйләнешү белән аерылышу турында сөйләнә башлыйлар, башка ир табалар, ә балалары атасыз үсә, - ди ул. Акыллы һәм изге күңелле Әхмәтшиннар үзләренең балаларын дөрес итеп тәрбиялиләр. Һәркайсы үз гаиләсен корган, барысы да эшли. Галимҗан үз авылында төпләнгән, агрофирмада механизатор булып эшли, аның хатыны Алсу, шәһәр кызы булса да, сыерлар сава, эше үзенә ошый, аларның олы кызлары кияүгә чыккан, ә уллары армиядә хезмәт итә. "Ял көннәрендә оныгым Риназ телефоннан хәлебезне белешеп тора", - ди Наҗия әби.
Кызлар кияүгә чыккач һәм ирләре белән берсе Әлмәткә, икенчесе Себергә үк китеп барганнар. Әмма еш кайталар, акча белән дә ярдәм итәләр, өйне дә төзекләндерәләр, бүләкләр дә алып кайталар. Бәхетле яшибез, диләр балалары, ә әниләре исә моның шулай икәнлеген аларның күзләреннән үк күрә. Мөгаен, нык, тату гаилә төзү сәләте нәселдән күчә торгандыр да әле.
Хәзер Әхмәтшиннар барлык уңайлыклары булган, тиешенчә каралган, иркен йортта яшиләр. Наҗия әбинең олы апасы Наилә апа да инде икенче ел аларда яши икән, әлегә кадәр ул Каргалыда яшәгән. Ул ялгыз, олы яшьтә булса да, бик ачык йөзле карчык булып чыкты. Аларга бергәләшеп яшәве күңелле дә, җиңелрәк тә. Галимулла ага начар ишетә, күзләре дә күрми (30 елдан артык). Хәзер ул күнеккән инде, ә ул вакытта - күрми башлау, инвалидлыкка чыгу - 50 яшьлек ир кешегә бик кыенга туры килгән. Янәшәсендә кайгыртучан хатыны, яратучы балалары, шәфкатьле авылдашлары булу - үзе үк ни тора! Алар аңа өметсезлеккә бирелергә юл куймаганнар.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев