Узган 2016 елда Екатерина АҖ дә үзара салым буенча 250 мең сум җыеп, әлеге акчаларга авыл халкы иминлеге өчен байтак мөһим эшләр башкарырга планлаштырылган булган.
Әмма күпләр әлеге эшкә кушылырга - 500 сум акчаларын чыгарып салырга теләмәгән. Нәтиҗәдә барлыгы 114850 сум гына җыелган. Республика бюджетыннан өстәлгән акча белән бергә гомуми сумма 556750 сум тәшкил иткән. Шул ук елны әлеге акчаларга Екатерина Бистәсендәге Совет урамында суүткәргеч ремонтланган, Яңа Иванаевода 9 урам яктырткычы эленгән, ике торак пунктта да кышкы чорда юлларны чистартып торуга килешү төзелгән.
Екатерина АҖ башкарма комитетында 2017 елга үзара салым акчасын 300 сумнан гына җыярга хәл иткәннәр. Бу очракта да акча бик авырлык белән җыелган. Авыл халкының (яңаиванаеволылар һәм кәтәринлеләр) күбесе гомуми эшкә акчаны күбрәк кертергә дә риза, авылда тормыш шартлары гына яхшырсын.
Мәсәлән, вак таш түшәлгән Үзәк урамда яшәүче Марина Пегашова үз урамы гына түгел, башка урамнар да тиешле дәрәҗәдә булсын иде ди. Шулай ук суүткәргечнең иске трассасын яңасына алыштырсалар да яхшы булыр иде, ди ул. Чөнки бик еш ремонт ясау зур чыгымнар таләп итә. Моның өчен дә 500 әр сум акча җыю яклы ул.
Валентина Меркурьева да аның белән килешә:
- Мин Совет урамында яшим. Үткән ел безгә суүткәргечне алыштырдылар, быел бу эшләрне дәвам иттерделәр. Быел безнең урамга тагын берничә яктырткыч өстәделәр һәм хәзер бөтенләй якты. Чишмәне яхшырттылар, зират коймасын буядылар. Бик тә сөендек, без үзебезне күбрәк хөрмәт итә башладык. Шулар хакына 500 сум акча да жәл түгел. Киләсе елга суүткәргеч урнаштырылган юл участокларына вак таш салсыннар иде дип телим.
Шулай ук Яңа Иванаевода яшәүче Валентина Мишагина да юллар өчен тырыша. Бигрәк тә үзе яши торган тыкрык өчен. Анда нибары 8 генә йорт, халыкның транспорты бар, кызганычка каршы, яңгырдан соң машина белән чыгып булмый, чөнки тыкрык урамнан чокыр белән бүленгән. Шуңа күрә ул да бер дә кызганмыйча кесәсеннән 500 сум акчасын чыгарып бирергә әзер.
- Яшәргә җиңелрәк булуын барысы да күрә бит: авылда урамнарда яктырткычлар булганга, төнлә дә якты хәзер, суүткәргечләр тишелсә, кичектергесез төстә ремонтлыйлар. Кышын юллар да, зират территориясе дә чиста. Ә бит бар нәрсәгә дә акча кирәк.
АҖ башлыгы Александр Хорьков авылдашлары белән килешә:
- Авылларда яхшы юллар кирәк шул. Әмма һәр урамга вак таш кына булса да түшәү өчен әлегә акча юк. Авылда хезмәт хакының зур булмавын, күпчелек халыкка зур сумма белән "аерылуы" авыр икәнлеген аңлап, 2018 елга кабат 300 шәр сум гына акча җыярга ниятләдек. Һәм, әгәр дә бар да план буенча булса, киләсе елга без суүткәргечне алыштыруны дәвам итәчәкбез, ике авылдагы зиратлар тирәсенә дә чүп-чар өчен контейнерлар урнаштырачакбыз, балалар мәйданчыкларындагы коймаларга ремонт ясаячакбыз, чишмә янындагы эшләрне төгәлләүгә тагын бераз акча кирәк булачак, шулай ук юлларны кардан чистартуга билгеле бер күләмдә акча салачакбыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев