Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Екатериновка чишмәсендә коендылар

19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар (байтак кеше) Яңа Чишмә районында ел саен коену (бозлы суга чуму) урынына әверелгән "Екатериновский" чишмәсенә качману йоласын үтәргә ашыктылар, - дип хәбәр итте редакциягә Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина.

- Төнге сәгать 12 дә Петр атакай купельдәге суны изгеләндерде һәм халыкка изге гамәл кылу өчен ризалык бирде. Купельдә коенырга теләүчеләрне чишенеп киенү өчен җылы автобуслар һәм махсус урнаштырылган кабиналар көтә иде.
Дин тотучылар фикеренчә, әлеге йоланы үтәүчеләр үзләренең гөнаһларын юып, ел буена җитәрлек энергия, көч-куәт алалар. Коенмаучылар исә чишмәдән бик тәмле изге су алдылар.
"Екатериновский" чишмәсе кунакларның барысын да самавырларда кайнап утырган хуш исле чәй, пироглар һәм коймаклар белән каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев