Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел азагына чаклы вариант сайлагыз

Мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсия белән тәэмин ителеш вариантын сайлауга ике атна гына вакыт калды. 2015 елның азагына чаклы 1967 елда туган һәм аннан яшьрәкләргә ике вариантның берсен сайларга мөмкин: иминият пенсиясен яки иминият пенсиясе белән тупланма пенсияне формалаштырырга.

Әгәр граждан киләчәктә пенсия тупланмалары формалаштырудан баш тарту турында карар кабул иткән икән, аның өчен эш бирүче Россия Пенсия фондына түләгән иминият взнослары барысы да - индивидуаль тариф (16%) күләмендә иминият пенсиясен формалаштыруга тотылачак. Шуны билгеләп үтү мөһим, гражданнарның элек формалашкан пенсия тупланмалары инвестицияләнергә тиеш һәм граждан пенсиягә чыккан вакытта, аны билгеләтү өчен мөрәҗәгать иткәндә тулысынча түләнәчәк.
Әгәр гражданнар үз пенсия тупланмаларын инвестицияләү өчен идарәче компанияне (УК), "Внешэкономбанк" яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын (НПФ) да кертеп, сайлау турында беркайчан гариза бирмәгәннәр икән (аларны "молчуны" дип атыйлар), һәм алар 6% күләмендә иминият взносларының элеккегечә тупланма пенсияне формалаштыруга тотылуын теләсәләр, 2015 елның 31 декабренә чаклы тупланма өлеш белән пенсия белән тәэмин ителеш вариантын сайлау турында РПФ-на гариза бирергә, яки ИК яки НПФ-н сайларга тиешләр.
2015 елның 31 декабренә чаклы гариза бирмәүче һәм, әйтик, "дәшми калучыларның" пенсия тупланмалары эш бирүченең яңа иминият взнослары керү хисабына формалашудан туктый (2017 елдан да иртәрәк түгел), ә барлык иминият взнослары иминият пенсиясен булдыруга җибәреләчәк.
Пенсия белән тәэмин итү вариантын сайлау иминиятләштерүчене сайлау белән бәйләнмәгән: мисал өчен, гражданин пенсия тупланмаларын үзенең хәзерге иминиятләштерүчесендә (РПФ яисә НПФ) дә калдыра яисә пенсия белән тәэмин итүнең теләсә кайсы вариантын сайлый ала.
Иминият взнослары беренче тапкыр 2014 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башлаган гражданнар беренче тапкыр исәпләнә башлаган вакыттан 5 ел дәвамында эш бирүче күчергән иминият взносларының 6%-ын пенсиянең кайсы өлешен финанслауга җибәрергә икәнен сайлый алалар. Алар карар кабул иткәнче барлык иминият взнослары да иминият пенсиясен формалаштыруга күчереләчәк.
Бүген пенсия белән тәэмин ителү вариантын сайлау, НПФга күчү турындагы, дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан башка НПФга яисә кире Россия Пенсия фондына күчү турындагы гаризаны РПФның теләсә кайсы клиентлар белән эшләү хезмәтендә бирергә була.
Шуңа да РПФ ел азагына чаклы сайлау белән барысы да билгеле булырга тиешлеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев