Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“

    22 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Анда 7 районнан 9 номинациядә 40 номинант катнашты.

    "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә безнең районнан Яңа Чишмә гимназиясе директоры Татьяна Сырова катнашты. Ул "ТР-ның атказанган укытучысы", "РФ-нең атказанган гомумбелем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе һәм ТР ның мәгариф министрлыгы тапшырган Мактау грамотасы иясе.
    40 ел педагогик эшчәнлегенең 28 елын Татьяна Николаевна җитәкче урыннарда: 20 ел директор урынбасары, инде 8 ел гимназия директоры булып эшли. Аннан кала, Татьяна Николаевна - районның директорлар Советы әгъзасы, муниципаль аттестация эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, Яңа Чишмә авыл җирлеге депутаты, директор һәм укытучы буларак ул югары квалификация категориясенә ия.
    "Хатын-кыз-рухият һәм мәдәният" номинациясендә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе педагогы Ирина Слимова көч сынашты.
    Ирина Михайловнаның укучылары ел саен мәктәп, зона, республика, региональ һәм халыкара конкурсларда катнашалар. Ул эштә югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм педагоглык осталыгы өчен Рәхмәт хаты, ТР мәдәният министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
    Безнең районнан катнашучылар арасында иң өлкәне Тубылгы Тау авылыннан Рәйсә Ибраһим кызы Хәлилова "Өченче яшь героинясы" номинациясендә көч сынашты. Хәзер ул пенсиядә, әмма ул авыл тормышында гына түгел, ә район тормышында да актив катнаша. Авыл клубы сәхнәсендә җирле "Ак калфак" ансамбленең бер генә чыгышы да аның катнашыннан башка үтми. Рәйсә апаның тальянда, төрле гармуннарда уйнавын инде һәркем белә. Әле күптән түгел генә ансамбль ТНВ каналында "Аулак өй" тапшыруында катнашты. Гади авыл кешесенең хезмәтләре өчен алган бүләкләре дә байтак, әйтик: "Коммунистик хезмәт ударнигы", "Социалистик ярышларда җиңүче", "Хезмәт ветераны".
    Рәйсә Ибраһим кызы биш бала тәрбияләп үстергән һәм "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Ул "Дусларым, һәрчак яшь булып калыгыз, картаерга ашыкмагыз!" дигән девиз белән яши һәм башкаларны да шуңа өнди. Ул номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнгән.
    Үз номинацияләрендә җиңүчеләрнең барысы да 8 мартта Казанда үтәчәк конкурсның йомгаклау этабында катнашачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: