Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ел уңышлы булды, әмма резервлар бар

    Киңәшмәдә 2014 елда декабрь өчен терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләсе елга бурычлар куелды. 2015 елның 1 гыйнварына терлекләр саны буенча план тулаем үтәлгән, хәтта артым белән дә (түбәндәге таблицаны кара), - диде доклад ясаучы район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов. Өстәвенә ул шуны да билгеләп үтте,...

    Киңәшмәдә 2014 елда декабрь өчен терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләсе елга бурычлар куелды.
    2015 елның 1 гыйнварына терлекләр саны буенча план тулаем үтәлгән, хәтта артым белән дә (түбәндәге таблицаны кара), - диде доклад ясаучы район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов. Өстәвенә ул шуны да билгеләп үтте, терлекләрнең баш саны буенча байтак күрсәткечләр шулай да уртача республика күрсәткеченнән күпкә түбән. Гәрчә ясалган нәтиҗәләр буенча кимчелекләр терлекләр үлеме һәм дуңгызлар саны буенча булган күрсәткечләрдә генә булса да.
    Тулаем савым буенча (26644 тн) без республика буенча 12 нче урында. Гәрчә сөт сату артса да, аның сыйфаты кимегән. Әгәр узган ел сөтнең 74%ы югары сортлы булса, быел - 60%, I сортлы сөт 8%ка арткан. Элек булмаса да, быел сөт II сорт белән тапшырылган. Сату бәясе 17462 сум тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән 4624 сумга күбрәк һәм 133% тәшкил итә.
    Ит 44 тоннага күбрәк җитештерелгән, уртача тәүлеклек артым да начар түгел - МЭТ буенча 680 гр (6 граммга күбрәк), дуңгызлар буенча 410 гр (9 гр-га күбрәк).
    Кызганычка каршы, терлекләр үлеме 320 баш тәшкил итә. Район башлыгы Вячеслав Козлов, терлекләрне ничек карарга кирәклеге турында сүз чыккач, "Садыйков М.Х." КФХны мисал итеп китерде. -Анда иң чиста, каралган, көр терлекләр. Биналарда чиста, тәртип, бер пәрәвез җебе күрмәссең. Булдырасың, Марат! - диде.
    Хуҗалыклар арасында МЭТнең баш саны узган ел дәрәҗәсенә карата 37 башка күбрәк. Монда бер ел эчендә иң зур артым "Козлова М.И." КФХ да күзәтелгән - 112 баш, процентларда чагыштырып караганда "Анисимов О.А." КФХ да терлекләрнең баш саны 145 кә (1,5 тапкыр диярлек) арткан, "Суворов Д.В." КФХ да - 54 башка. Әгәр "Зубов В.С." КФХ да терлекләр саны 457 башка кимемәгән булса, еллык күрсәткеч яхшы булыр иде. Декабрь аенда сыерлар санының төп артуы - 547 баш - үрчем хисабына. Барысыннан да күбрәк "Яңа Чишмә" ҖЧҖ дә: бу үрчем һәм сыерларны яшь терлекләргә алмаштыру (үсеш - 434). Районда терлекләрнең баш санының яртысы нәкъ менә шул хуҗалыкка туры килә. "Зубов В.С." КФХ да терлекләрнең баш саны декабрьдә 38 баш терлек сатып алу хисабына артса, "Игенче" ҖЧҖ дә үрчем хисабына 51 башка арткан. "Зубов В.С.", "Садыйков М.Х." КФХ-лар дуңгызларның баш санын арттырганнар һәм дуңгызларның баш саны буенча үткән ел дәрәҗәсе 47 башка арткан. Дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләренә гыйнвар-февральдә ана дуңгызлардан үрчем алуны арттыру өчен уңайлы шартлар булдырырга куштылар, чөнки яз көне дуңгыз балаларына сорау зур булачак. Сату хисабына атларның баш саны кими: "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә - 13, "Зубов В.С." КФХ-да - 8, "Игенче" ҖЧҖ-дә - 14 башка. Әмма, тулаем алганда, атлар буенча артым 66 баш тәшкил итә (иң эре ат фермалары, элеккегечә, "Скоков Н.А." КФХ-да, "Игенче" һәм "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-ларда).
    Сарыклар буенча барысы да уңай эш иткәннәр, бер елда 262 баш һәм декабрьдә - 912 ("Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ-да гына азрак - 23 башка).
    Сөт буенча барысында да арту күзәтелә, иң күбе - "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә - 1049 тонна, "Козлова М.И."КФХ-да - 498 т., ике КФХ-да гына азрак: иң күбе "Зубов " КФХ да - 548 тонна - баш санын киметү аркасында.
    -2015 елда субсидияләр фәкать югары сортлы һәм майлылыгы 3,4%тан да ким булмаган, аксым - 3%лы сөткә генә биреләчәк, - дип кисәтте Сергей Баранов. - Шуңа күрә әлеге параметрлар үтәлергә тиеш.
    Факттагы баш саны буенча һәр сыердан иң югары савым "Кулон" агрофирмасында - 5208, "Нурхамәтов З.М." КФХ-да - 5080 кг һәм иң түбәне "Игенче" ҖЧҖ-дә - 3588 һәм "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә - 3939 кг (гаилә фермаларын исәпләмәгәндә). Кайбер җитештерүчеләр, югары продукт бирүче нәселле сыерлар гына сатып алып, бик тә уңышлы эшлиләр ("Козлова М.И.", "Козлов В.А." КФХ). Шуңа дәлил булып, район беренче мәртәбә бер баш фураж сыерыннан сөт савып алу буенча уртача республика күрсәткечен арттырды - 4853 кг-га (бездә 4940). Иң югары продуктлылык "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә -Чертуш, Шахмай һәм Чаллы Башы бүлекчәләрендә - 4769, 4432 һәм 4132 кг. Вячеслав Козлов аларның җитәкчеләрен мактап телгә алды:
    -Һәм бу, сыерлар җитешмәүгә дә карамастан, районда җитештерелгән сөтнең 50%ы "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-гә туры килгәндә. Хуҗалык "Вамин-Чистай" кебек эре берләшмәгә караганда да елына сөтне күбрәк сата. Өстәвенә резервлар әле төгәлләнмәгән.
    Бер елга иң күп ит җитештерү "Яңа Чишмә" ҖЧҖ дә - 849 тонна, аннан "Козлова М.И." КФХ- 346 т, "Архангельское" КФХ өченче урында (208 т). Баш саны аз булу сәбәпле, "Зубов В.С." КФХ-да - 20 тоннага, "Игенче" ҖЧҖ-дә 23 тоннага ит җитештерү кимегән. "Кулон" ҖЧҖ-дә (40 т) һәм "Козлова М.И." КФХ-да (33 т) баш саны һәм үсеш хисабына арту күзәтелә.
    Терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы кайбер хуҗалыкларда артта калучыларның артымнары белән 2 тапкырга аерыла (410 һәм 810 грамм), гәрчә шартлар һәм азык базасы тегендә дә, монда да 100% булдырылган. Сәбәп - эшне оештыруда (аерым алганда, "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең Әдәмсә бүлекчәсендә).
    Бозаулар үрчеме буенча 1 гыйнварга "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-дә 271 башка арткан, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да - 23 баш һәм "Игенче" ҖЧҖ-дә 18 баш. "Зубов В.С." КФХ-да 179 башка кимегән - МЭТ-нең баш саны кимү хисабына. Район буенча 100 баш сыердан 92 бозау алынган (үткән елда - 91). Дуңгызлар буенча артым бары тик "Садыйков М.Х. Һәм "Зубов В.С." КФХ-да гына. Калганнарында үткән елдагыдан азрак, шуның аркасында район буенча күрсәткеч 386 башка кимрәк.
    -Таналарны төп көтүлеккә кертү үсешкә китерде, әмма кайбер хуҗалыклар бу эшне сүлпән башкара, - дип билгеләп үтте Сергей Баранов.
    Терлекләр үлеме үткән ел дәрәҗәсенә карата район буенча кимегән, әмма бер-ике хуҗалык аркасында районда кимү күзәтелә.
    Иң югары уртача авырлыктагы терлекләр сату "Нурхамәтов З.М.", "Анисимов О.А.", "Козлова М.И.", "Гарифуллина И.И." һәм "Кыямов Х.Г." КФХ ларда - 420-500 кг-га чаклы. Калганнарында 350 дән 150 кг-га кадәр генә, бу исә хуҗалыклар МЭТ-не бозаулар белән сату турында сөйли. Үрчемгә карата МЭТ чыгымнары күрсәткече район буенча 94 баш тәшкил итә.
    2015 елга ветеринария хезмәтенең эш планы белән аның җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин таныштырды. Вячеслав Козлов җитәкчеләрнең игътибарын терлекләрне планлы вакцинацияләүгә, аерым алганда, яшь терлекләргә прививка ясауга, хуҗалыкларда медикаментларны дөрес саклауга, шулай ук шәхси секторда терлекләрнең котыру авыруы белән зарарлану очракларыннан сак булуга юнәлдерде. Кирәкле вакциналарның барысы да ветеринария хезмәтендә бар. Акчалата керем структурасы белән район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Шәйдуллина таныштырды. 2014 елда ул 18%ка артып, 763,3 млн. сум тәшкил итә. 2013 елга карата иң зур үсеш - 213% (44,2 млн. сум) "Игенче" ҖЧҖ дә, "Козлова М.И." һәм "Садыйков М.Х." КФХ да - 142 шәр процент. Район буенча бер эшчегә хезмәт җитештерүчәнлеге 642 мең сум тәшкил итә, бер эшчегә елга булган хезмәт хакы - 133 мең сум, уртача бер айлык хезмәт хакы - 11318 сум (үсеш - 9% ка). ТРда АПК буенча 2014 елның 1 декабренә уртача хезмәт хакы 15301 сум тәшкил итә. Тәнкыйтьчел кисәтүләрдән: кайбер хуҗалыкларда дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге һәм резервлар бар, әмма алардан файдаланмаганнар.2014 елда сөт өчен уртача бәя район буенча 18 сум 19 тиен тәшкил иткән, уртача майлылык - 3,8%. Сөтнең 57%-ы югары сорт белән сатылган, 39%-ы -I сорт һәм 4%-ы - II сорт белән. Сөтнең сыйфаты кимү үзеннән-үзе керемнең күпмедер өлешен югалтуга китерә. Шуңа да сөтнең сыйфатына кагылышлы мәсьәлә хуҗалыклар өчен иң мөһиме булып кала бирә, сыйфатлы сөт өчен 2015 елда 700 млн. сум акча бүлеп бирелә. Әлеге барлык информацияне дә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Энҗе Гинатуллина җиткерде. Ел башына шәхси сектордагы терлекләр саны турында район статистика хезмәте җитәкчесе Валентина Прыткова информация ясады, орлык фондыннан файдалану һәм саклау буенча булган тәкъдимнәр белән "Россельхозцентр" җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин чыгыш ясады. Болардан тыш, киңәшмәдә район тормышындагы башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: