Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем»

21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.

Елена Леонтьеваның язмышы шул чордагы миллионлаган кешеләрнең язмышлары белән тыгыз бәйләнгән.

Ул 1932 елда Екатериновка авылында кече яшьтән балаларны хезмәткә өйрәтеп үстергән крестьян гаиләсендә туа. Аның өйдәге беренче мөһим эше кече энесе Сашаны карау була.  1941 елда, әтисе Александр Петрович Козинны фронтка алганда, Александр Козинга - кечесенә нибары 1 яшь кенә була.

«Әни гел эштә иде, ә миңа аны карарга туры килде. Мин мәктәптә булганда, аның белән карт әбием утыра иде. Ул мине хуҗалыкны алып барырга өйрәтте дә инде. Мин, өшеп, арып эштән кайткан әни бераз ял итә алсын өчен булдыра алганча тырыштым.  10 яшьтә сыер саварга өйрәттеләр. Әти сугыштан 1945 елда исән-сау кайтты, ә бер елдан безнең гаиләдә тагын бер энебез Валентин туды.  Бала тудырганнан соң әни бик нык чирләде, ул сабыйны карый алмады диярлек, ә әти (бригадир булып эшләде) гел эштә иде. 

Мин дә кечкенәдән эшләдем: басуда хатын-кызлар белән киндер җыйдык, бәйләдек, дымландырдык, киптердек... Ә эштән соң бала карадым, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләндем.  Шуңа да минем университетларым 4 сыйныфтан соң тәмамланды, - дип искә ала Елена Александровна. - Безнең мәктәп җидееллык иде. Авылда халык хәзергегә караганда җиде тапкырга күбрәк иде».

Козиннар гаиләсендә малайлар да, Елена да үсеп җитә. Дәүләткә сугыштан соң хуҗалыкларны яңадан торгызу таләп ителә, эшче кулларга колхозларда гына түгел, һәр җирдә ихтыяҗ зур була. Шуңа күрә 18 яшьтән егетләрне армиягә алалар, ә кызларны - торф эшләренә. Елена да торф чыгаруда биш ел буе эшли, ә кышын аларны урман хуҗалыгына озатканнар.

Ә егетләр өч ел армиядә хезмәт итеп өйгә кайта. Күрше егете Леонид Леонтьев та демобилизацияләнә.

«Без Леня һәм аның гаиләсе белән балачактан яхшы таныш, ә еллар узгач, бер-беребезне яраттык», - ди Елена Александровна, 4 ел элек вафат булган ире Леонид Семеновичны искә алып.  

 – Ул яхшы ир, кайгыртучан әти иде, авылда тракторчы булып эшләде, ә хезмәт хакы кечкенә иде. Ул елларда яшьләр авылдан шәһәргә китә башлады. Без дә Әлмәткә җыендык, тик каенатам, күз яшьләре белән безгә калырга кушты: «Безне, өч картны, кемгә ташлап калдырасыз... Карт әбиегезне, әниегезне һәм мине – аяксызны, диде.  - Без аларны кызгандык һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдек. Каенатам аяксыз булса да, хуҗалык эшендә барысыннан да алда иде. Ә мин аның артыннан өлгердем. Утын әзерләү, бакча эшкәртү, мал-туарны карау - без барысын да икәү башкардык: аяксыз карт һәм йөкле килен. Леонид кышын фермада, җәен басуда эшләде.  Каенатам кечкенә оныкларны карады, мич ягып, барыбызга да щи пешереп ашатты.  Хуҗалыкта зур бакча, умарталык, мал-туар бар иде.  Ә тагын Семен бабай яхшы оста иде. Ул барысына да кием-салым, хәтта аяк киеме дә текте, өлкәннәрне дә, балаларны да киендерде. Безгә кием җитте: туңмадык, яланаяк йөрмәдек.  Ә безнең гаиләдә 12 кеше иде бит.

Семен бабай 1978 елда вафат булды.

Балаларыбыз үсте, алар да шулай ук хуҗалыкта ярдәм итә башладылар, ә җәй көне колхозның ындыр табагында эшләделәр. Зур акчалар алмасалар да, урамнар буйлап йөрүгә караганда яхшырак».

Өйдә исә һәр кешенең бурычы билгеләнгән: кем каз-үрдәк саклый, кемдер түтәлләр утый, кемдер су ташый, кем савыт-саба юа, кечкенәсен карый, ә Мария азык-төлекләр сатып алып кайткан.

«Шундый чаклар бар иде, кибеттән икешәр сумка азык-төлек алып кайта идем: тәм-томнар безгә атнага 5 килограммлап кирәк була иде: май – бидоннар, повидло - калай банклар, ипи - сеткалар белән дигәндәй», - дип искә ала Әлмәттә яшәүче кызы Мария Леонидовна (ул 1960 елда туган).

Леонтьевларның уллары Александр (1957 елгы), Юрий (1962 елгы) һәм Сергей (1973 елгы) да Әлмәттә яшиләр, ә Валерий (1966 елгы) Андреевкада яши һәм эшли.

Кызларының кечкенәсе Валентина (1971 елгы) институтны тәмамлаганнан соң кияүгә чыга һәм Мәскәүгә күчеп китә, шунда ук ике өлкән апалары Людмила (1959 елгы) һәм Галинаны да (1965 елгы) үзе янына чакыра.

Беренче дәүләт бүләген Елена Леонтьева 1964 елда балалар өчен алган – бу 3 дәрәҗә Ана медале, ә бер елдан соң 2 дәрәҗәдәге медаль, ә алтынчы бала туганнан соң да шул ук, тик 1 нче дәрәҗә. 1972 елда инде «3 дәрәҗә Ана даны» ордены, ә 1974 елның декабрендә «2 дәрәҗә Ана даны» ордены тапшырыла.  1982 елда аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.

  «Безнең барлык улларыбыз да армиядә хезмәт иттеләр: берсе Германиядә, икенчесе – Ерак Көнчыгышта, өченчесе – Серпуховода, дүртенчесе – Украинада, - дип сөйли Елена Александровна. – Улларымның барысы да һөнәри белем алдылар, шуннан соң институтка теләгәннәре - укыдылар, теләмәгәннәре – эшләделәр. Кызларга да укырга, үзләре теләгән белем алырга булыштылар. Бездә ике педагог, медик, коткаручы, тракторчы, токарь, механик, эретеп ябыштыручы бар. Мин үз балаларымнан канәгать, безгә, сугыш чоры балаларына эләккән барлык сынаулар өчен язмышыма рәхмәтле, - ди бүген Елена Александровна. - Мин барысы өчен дә: хатын һәм әни, 17 онык әбисе һәм инде 11 тапкыр тагын бер кат әби булу бәхете өчен язмышыма рәхмәтле. Тормышым авыр булды, әмма мин бәхетле».

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, 3 һәм 2 дәрәҗә «Ана даны» орденына ия булган Е.А. Леонтьеваны юбилее белән котларга Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаров та килгән иде.

Авыр сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда Елена Леонтьеваның батырлыгына һәм ныклыгына соклануын белдереп, Владимир Владимирович аңа туган ягына тугрылыгы, сигез бала тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт белдерде, юбилярга тагын бик күп бәхетле гомер теләде.

Юбиляр үзе, аның туганнары һәм якыннары җирле хакимияткә өлкәннәр турында кайгыртулары өчен рәхмәт әйттеләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев