Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Энергетиклар вахтада

    Энер­ге­тик­лар һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен кул­ла­ну­чы­лар­ны өз­лек­сез электр энер­ги­я­се бе­лән тәэ­мин итеп, әй­бәт күр­сәт­кеч­ләр бе­лән кар­шы­лый­лар. Азат МУ­СИН

    Бү­ген­ге­се көн­дә ра­йон­ның электр чел­тәр­лә­рен­дә 44 ке­ше эш­ли һәм алар­ның күп­че­ле­ге үз эше­нең ос­та­сы. Элект­ро­мон­тер­лар Алек­сандр Сус­лов, Сер­гей Ло­сев, шо­фер-элект­ро­мон­тер Сер­гей Ла­за­рев һәм баш­ка­лар әнә шун­дый­лар­дан.

    Агым­да­гы ел­да электр ли­ни­я­лә­рен су­зу һәм ре­монт­лау бу­ен­ча бай­так эш эш­лән­гән. Ра­йон үзә­ген­дә һа­ва ли­ни­я­лә­рен ка­пи­таль тө­зү эш­лә­ре алып ба­ры­ла, бу мак­сат­лар­га 5 млн. сум ак­ча бү­леп би­рел­гән, под­ряд­чы­лар бү­ген дә шул эш бе­лән мәш­гуль.

    Җәй­ге чор­да Чал­лы Ба­шы, Чер­туш авыл­ла­рын­да, Шах­май бе­лән Чер­туш, Че­ре­му­хо­во бе­лән Яңа Ива­на­е­во, Пет­ро­па­вел Бис­тә­се бе­лән Яңа Чиш­мә авыл­ла­ры ара­сын­да юга­ры кө­чә­неш­ле ли­ни­я­ләр­гә ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рел­гән. Кол­лек­тив­та кадр­лар ал­ма­шы­ну юк, бар да тот­рык­лы әй­бәт хез­мәт ха­кы ала­лар. Оеш­ма ту­лы­сын­ча мах­сус тех­ни­ка бе­лән тәэ­мин ител­гән, 10 ел­га якын электр чел­тәр­лә­ре тө­зек­лән­де­рел­гән яңа би­на­да эш алып ба­ра, хә­зер­ге­се ва­кыт­та ан­да әй­бәт итеп ев­ро­ре­монт ясал­ган.

    Ра­йон оеш­кан­нан бир­ле, 28 ел дә­ва­мын­да, кол­лек­тив­ны юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле, тех­ник як­тан бе­лем­ле бел­геч Ха­рис Хө­сә­е­нов әсемдә) җи­тәк­ли. 1983 ел­да аны Куй­бы­шев шә­һә­рен­нән (Спасс ра­йо­ны) эш­кә кү­че­рә­ләр һәм шул ва­кыт­тан бир­ле ул, кө­чен һәм энер­ги­я­сен кыз­ган­мый, да­и­ми рә­веш­тә предп­ри­я­тие үсе­ше­нә ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә­ләр бе­лән шө­гыль­лә­нә.

    Ха­рис Хө­сә­ен улы­ның энер­ге­ти­ка өл­кә­сен­дә зур эш тәҗ­ри­бә­се бар. Ти­рән тех­ник бе­ле­ме, эш­лек­ле һәм һө­нә­ри сый­фат­ла­ры аңа электр җи­һаз­ла­рын­нан фай­да­лан­ган­да алар­ның ыша­ныч­лы, кур­кы­ныч­сыз һәм ава­ри­я­ләр­сез эш­лә­ве­нә, үз­ва­кы­тын­да пер­со­нал бе­лән эш­не оеш­ты­ру­да конт­роль­лек итәр­гә мөм­кин­лек би­рә.

    Х.Х. Хө­сә­е­нов үзе­нә ыша­нып тап­шы­рыл­ган эко­ло­гик объ­ект­лар­да эко­ло­гик то­рыш­ны ях­шы­рту­чы ча­ра­лар­ны га­мәл­гә кер­түдә ини­ци­а­тор бу­лып то­ра. ВЛ 0,4-10 кВ тө­зе­ле­ше һәм ре­монт­лау бу­ен­ча эш­ләр аның җи­тәк­че­ле­ген­дә алып ба­ры­ла. Ра­йон­да ка­нә­гать­лән­мәс­лек хәл­дә­ге электр чел­тәр­лә­ре юк ди­яр­лек.

    Чис­тай электр чел­тәр­лә­ре ди­рек­то­ры (мон­да без­нең ра­йон да ке­рә) Алек­сандр Нау­мов Ха­рис Хө­сә­е­нов­ның предп­ри­я­ти­е­дә ток транс­фор­ма­тор­ла­ры һәм са­на­гыч­лар­ның эш­лә­вен тик­ше­рү җай­лан­ма­сын бе­рен­че­ләр­дән бу­лып ур­наш­ты­ру­ын бил­ге­ләп үт­те, бу электр энер­ги­я­сен югал­ту­лар­ны ачык­лау­да нә­ти­җә­ле ысул. Электр чел­тәр­лә­ре­нең Яңа Чиш­мә ра­йо­ны бер­ни­чә ел дә­ва­мын­да электр энер­ги­я­сен югал­ту­да нор­ма­тив­ка сы­е­ша.

    Ха­рис Хө­сә­ен улы кол­лек­тив­та һәм ра­йон­да ав­то­ри­тет һәм хөр­мәт ка­за­на, җә­мә­гать эш­лә­ре алып ба­ра, Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге Со­ве­ты де­пу­та­ты бу­лып то­ра.

    Без бар­лык энер­ге­тик­лар­ны һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лый­быз, алар­га яңа хез­мәт уңыш­ла­ры, сау­лык-сә­ла­мәт­лек һәм га­и­лә бә­хе­те те­ли­без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: