Энергияле ветеран
Бу якшәмбедә, 27 май көнне, Зирекле авылы үсешенә зур өлеш керткән Рифгать Гаяз улы Фәсаховка 75 яшь тула. Евгений СТАРОВ
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран элеккегечә дәртле, энергияле, әле шәхси хуҗалыгында сыер, үгезләр, тавыклар асрый, умарталар тота. Һәр көнне иртән иртүк сыерын авыл читенә (1 км чамасы арага) көтүгә куа. Көн дәвамында гел эш белән мәшгуль булгангадыр, физик формасын да саклый. Хәзер 50 ел элек әтисе төзегән агач өй янәшәсендә эшчеләр бригадасы кирпечтән янкорма торгызалар, яңартылган өйдә балаларына һәм оныкларына, киләчәктә оныкчыкларына иркен, уңайлы булсын дип тырыша ветеран.
Елгага ике тапкыр керергә ярамый дисәләр дә, тормышта Рифгать Фәсахов аны берничә мәртәбә кабатлый: өч мәртәбә авыл, ике тапкыр "Кичуй" колхозын җитәкли. Җитәкче урыннарда эшләгән чагында авыл өчен, аның халкы өчен күп нәрсә эшли. Гади крестьян гаиләсендә туып үскән Рифгать үз хезмәте һәм ныклыгы белән авылдашларының һәм район җитәкчеләренең ихтирамын казана. Әтисе - Гаяз Фәсахов балта остасы булып, әнисе Ракыя Шәйдулла кызы төрле эшләрдә эшли. Гаиләдә дүрт бала үсә (олысы Рифгать), бар да югары белем ала, халык хуҗалыгында белгеч булып эшлиләр. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Урта мәктәпне тәмамлауга (1956 елда) Рифгать әти-әнисенә булыша башлый, колхозда агач эшләре мастерскоенда эшли. Актив егетне күреп алып, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, ул клуб мөдире булып та эшли башлый. Аннан ВЛКСМның район комитеты, КПССның район комитеты - биредә ул пропагандачы була. Шул вакытларда 1960 елны Р.Г. Фәсахов Казан дәүләт университетына читтән торып укырга керә, 1966 елны аны уңышлы тәмамлый. 1963 елда авыл Советы рәисе итеп сайланганчы Зирекле мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшли. Ул чакларда авыл Советы составына, Зирекледән кала, Өргәнчә, Нагорный, Красновидово, Красная Зорька торак пунктлары да керә, аларда 2500дән артык кеше яши. Урта мәктәптән тыш, сигезьеллык, ике башлангыч мәктәп, 3 клуб, участок больницасы, 2 медпункт, аптека, 2 почта бүлекчәсе, 8 кибет, көнкүреш техникасы ремонтлау остаханәсе, ветеринария участогы була. 1968 елны авыл Советы эшен республиканың Министрлар Советы утырышында тикшерәләр һәм аны уңай яктан бәялиләр. Шул елларда авыл Советының административ бинасын төзиләр. 1970 елны Р.Г. Фәсаховны "Кичуй" колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Ул чакларда колхоз эре товар җитештерүче була, анда 350 гә якын кеше эшли, 7,5 мең гектардан артык җире, 1800 баш МЭТ, 2500 баш - сарыгы, 2000 баш дуңгызы, 2500 баш тавыгы була. 5 ел колхоз белән идарә итү чорында сөт һәм ит җитештерүне арттыруга ирешәләр, административ бина, ябык ындыр табагы, берничә терлекчелек бинасы, торак йортлар төзелә. Юбиляр 1973 елны КПССның өлкә комитеты бюросы утырышында катнашуын әле дә онытмый, утырышта терлекләрнең баш санын, бигрәк тә савым көтүенең, арттыру буенча катгый таләпләр куела. "Кичуй" колхозы берничә мәртәбә социалистик ярышта җиңүче була, Кызыл байраклар ала. Сәламәтлеге какшагач, эшеннән китеп, Р. Фәсахов мәктәптә эшли. 1982 елда аны кабат авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар, аннан - мәктәп, колхозның партоешма секретаре… 1990 елны КПСС РК-нең беренче секретаре Г.Х. Хафизов Рифгать Фәсаховка кабат колхоз рәисе булырга тәкъдим ясый, В.М. Владимиров район башлыгы булып эшләгәндә аны авыл Советы рәисе итеп күчерәләр. 1997 елдан пенсиягә чыкканчы, пенсиягә чыккач та берничә ел ул университетта алган белгечлеге буенча мәктәптә эшли- тарих укыта. Мәктәптә эшләгән чагында Р. Фәсахов берничә кат РМБ-нең Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 1970 елны «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү" медале белән бүләкләнә.
Бер елдан соң Фәсаховлар гаиләсе алтын туйларын бәйрәм итәләр. Авылдаш кызы Сәкинә Гариф кызы белән алар 1963 елның 2 декабрендә өйләнешәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр: уллары Ринат, кызлары - Резедә белән Энҗе. Балалары укып, аякка басалар, бар да җаваплы урыннарда эшли-ләр. Хәзер пенсионерлар балаларына оныкларын тәрбияләшергә булышалар (алар исә бишәү), алар гел әби-бабалары янына кайтып йөриләр, сөендереп яшиләр. Рифгать Гаяз улы буш вакытларында газета укырга, телевизордан яңалыклар, спорт программалары карарга, күңеле булганчы баянда (алар аның берничә) уйнарга ярата.
Без юбилярны чираттагы туган көне белән котлыйбыз, ул аны гаиләсе белән уздырырга ниятли. Иң мөһиме - сәламәтлек, озын гомер телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев