Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эре габаритлы чүпләрне - полигонга

Районда территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча ике айлык дәвам итә.Күп кенә предприятиеләр һәм учреждениеләр үз территорияләрен чистарттылар, шулай ук район халкы да үзләре яшәгән йорт тирәләрен тәртипкә китерде.


Кызганычка каршы, соңгы көннәрдә контейнер мәйданчыкларыннан көнкүреш калдыкларын чыгару торышы начарланды һәм без еш кына менә шундый күренешне күзәтәбез (фоторәсем 16 апрельдә район үзәгенең Урман урамында төшерелгән).
Контейнерлар янында эре габаритлы чүп-чар, кисеп алынган  агач ботаклары һәм куаклар өелгән. Без газета укучыларыбызга 2 айлык (май ахырына кадәр) чорында Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигонының шундый чүп-чар кабул итү өчен ачык булуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул көн саен сәгать 10нан  кичке 6 га кадәр эшли һәм район үзәгендә яшәүчеләргә  мондый калдыкларны нәкъ менә полигонга илтүләрен үтенәбез. Моның өчен бернинди түләү дә алынмый, аның каравы контейнер мәйданчыклары янында чистарак булачак.
Азат МУСИН. 
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев