Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш бирүченең пенсиягә взнослар кертүен ничек белергә?

Бу сорау белән без клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

- Россия Федерациясе Пенсия фондында шәхси счетының торышы турында иң уңайлы һәм тиз белү ысулы-РПФ сайтында «Гражданинның шәхси кабинеты» нда карау (www.pfrf.ru) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru. Моның өчен ЕСИА да (идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы), ягъни РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү узарга һәм аны КФҮ яки РПФ да расларга кирәк.
Шуны истә тоту мөһим, эш бирүче тарафыннан исәпләнгән иминият взнослары турындагы мәгълүматны яңарту квартал саен башкарыла. Ягъни, 2019 елның дүртенче кварталында эш бирүче тарафыннан исәпләнгән иминият взнослары турындагы мәгълүматлар 2020 елның 10 мартыннан да иртәрәк булмаган шәхси лицевой счетта чагылдырылырга тиеш.
Стаж турында белешмәләр эш бирүчеләр тарафыннан РПФ га ел саен бирелә. Димәк, 2019 ел өчен стаж турында мәгълүмат шәхси кабинетта шәхси лицевой счетта (ШЛС) 2020 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча чагылдырыла.
Әгәр кеше РПФ сайтында шәхси лицевой счетта чагылдырылган эш чорындагы аермаларны ачыкласа, хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматлар белән яки аның ШЛС да стажга (әйтик, армиядә хезмәт итү, уку, баланы карау буенча отпуск) исәпләнгән башка чорларның чагылмаганлыгын күрсә, аңа Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эш бирүче тарафыннан мәгълүматларны тапшыруның дөреслеген контрольдә тоту максатларында, федераль законда иминләштерүченең һәр хезмәткәргә Пенсия фондына бирелгән белешмәләрнең күчермәсен әлеге хезмәткәрнең шәхси счетына кертү өчен бушлай тапшыру бурычы күздә тотыла.
 Шулай ук, санап үтелгән иминият взнослары турындагы мәгълүматны КФҮ аша белергә мөмкин. Бу очракта паспорт һәм иминият таныклыгы (СНИЛС) белән якындагы КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләре шулай ук гражданнарга шәхси счетларының торышы турында мәгълүмат бирү буенча хезмәт күрсәтә. Моның өчен иминләштерелгән затның шәхси счеты торышы турында мәгълүмат бирү турында запрос ясарга кирәк, аңа 10 эш көненнән дә соңга калмыйча җавап биреләчәк. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев