Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эш конкрет булырга тиеш

    ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

    Ул билгеләп үткәнчә, районда мондый тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча байтак эш алып барыла.
    2019 елда нинди чаралар узуы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек ничек баруы турында мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова хәбәр итте. Узган ел 3 меңнән артык кешене үз эченә алган 150гә якын чара үткәрелгән. Бу төрле форма һәм оештырудагы концерт һәм театральләштерелгән программалар, массакүләм күңел ачу, күргәзмәләр, конкурслар һ. б.
    Агымдагы елда чарада катнашучылар санын арттырырга кирәк, чөнки алар халыкның туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә. Быел да шулай ук «Бистә боҗрасы», «Выля, хут купас!» фестивальләре, учреждениеләрнең иҗат отчетлары, Питрау, Сабантуй бәйрәмнәре һ. б. оештырылачак.
    Утырышта РМБ башлыгы Александр Еронтьев 2019 елда мәгариф учреждениеләрендә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. Барлык белем бирү учреждениеләре республиканың 100 еллыгын лаеклы каршылау планын тормышка ашыруга җәлеп ителгән. Ел дәвамында әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, китап күргәзмәләре, стендлар, рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Шундый ук эш агымдагы юбилей елында да үткәрелә.
    «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин үзенең чыгышында ТАССРның 100 еллыгына багышланган сайтта («100 иң яхшы татарстанлы») якташыбыз Владимир Данилов өчен активрак тавыш бирүләрен сорады.
    Утырышка йомгак ясап, Вячеслав Козлов юбилейны лаеклы каршы алу буенча эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклады, ул беренче укытучыларның, уку йортлары мөдирләренең, колхоз рәисләренең конкрет исемнәре белән халыкка кызыклы булырга тиеш.
    Утырышта шулай ук безнең район тарихы турында документаль фильм да күрсәтелде.


    Азат МУСИН.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: