Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Эшемне һәм гаиләмне бик яратам»

Бу сөйкемле, аралашучан һәм ачык йөзле яшь ханымның бәхетле икәнлеге әллә каян күренә.Яраткан эше булган һәм гаиләсендә бәхет тапкан кешеләрдә генә буладыр мондый халәт.

Ленино авылында яшәүче ветфельдшер-орлыкландыручы Ирина Сидорова нәкъ менә шундыйлардан. Башта ул РҮХдә шәфкать туташы булып эшли, Ленино егетенә кияүгә чыккач Горшково ФАПында фельдшер, аннары читтән торып укып, фармацевт дипломы алгач, Ленино даруханәсендә эшли. Даруханәне япкач, ветфармацевтка укый. Вакыт узгач, ул эшли башлаган ветпунктта аңа ясалма орлыкландыру буенча технология курслары узарга тәкъдим итәләр. Менә дүрт ел инде Ирина авыл хуҗалыгы оешмасына һәм тирә-юньдәге биш авылга хезмәт күрсәтә, ул иң нәтиҗәле белгечләрнең берсе булып санала. «Эш миңа бик ошый, бу - хәрәкәт, аралашу. Мәсәлән, даруханәдәге кебек бер урында утырудан күпкә яхшырак», - дип сөйли яшь ветфельдшер.

Өстәвенә, Ирина өч малайның әнисе дә әле. Ире Михаилның фаҗигале үлеменнән соң балаларын дүрт ел берүзе тәрбияләгән. «Әни дә, әти дә булдым», - ди ул. Балаларны ашатырга, киендерергә, дөрес тәрбияләргә кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Ялгызыңа гына йортны, бакчаны, хуҗалыкны алып бару җиңел түгел, ә Иринаның өч үгезе, кош-корты, кәҗәсе бар. Боларның барысын да башкару авыр булдымы?

- Юк, - ди Ирина, - хуҗалык эшләренә без күнеккән бит инде. Малларны караганда күңелең белән ял итәсең. Ишегалдына яки бакчага чыкканда, малайларны, эшкә өйрәнсеннәр дип, үзем белән алып чыгам. Ир-ат эшен бергә башкардык. Иремнең вафатыннан соң, туган ягыма - Екатерина Бистәсенә кайту фикере дә булды, әлбәттә. Тик минем монда үз йортым, бар нәрсә дә ирем белән бергә ясалган, җайга салынган. Яраткан эшем бар. Әти-әнием килсә - булышалар, каенанам да янәшәмдә. Мин монда ияләштем инде.

Олы улы Кирилл 8 сыйныфта, Толик - 5 сыйныфта, ә Костяга күптән түгел 6 яшь тулган.

Ирина сүзләренчә, балалар аны тыңлыйлар, өйне дә җыештыралар, савыт-саба да юалар. Мәктәптә - ударниклар. Хәзер өлкәннәренең бераз күчү чоры проблемалары бар, ләкин болар үтә торган хәл, ди.

Малайлар компьютер белән мавыгалар, футбол уйныйлар, «Лего» җыярга яраталар. Җирле якшәмбе мәктәбенә йөргәннәр, әмма быел коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, дәресләр туктатылган. Кирилл әлегә киләчәктә кем булырга теләвен белми. Ирина бервакыт улының тәмле итеп аш пешерүен искә төшерде һәм ул шаяртып: «пешекче булырсың ахыры» дигән. Толик, Коля абыйсы кебек (әтисенең ике туган абыйсы) эшмәкәр булырга хыяллана. Аның үз шиномонтажы бар, малай анда еш була һәм шулай ук нинди дә булса бизнес ачарга тели. Балалар бакчасына йөрүче Костик үзен төрле яктан сынап карый. Әнисенең сүзләренә караганда, ул иң җитезе һәм бик актив. Балаларның барысы да мөстәкыйльлеккә бик теләп өйрәнәләр.

Холкы буенча Ирина ачык күңелле кеше. Кемнең кәефе начар, Ирина белән аралашыгыз, кәефегез шунда ук үзгәрер. Анда ышаныч, дөрес киңәш, кыскасы, ул нәрсә кирәген һәм ничек икәнен яхшы белә.

Тормышта аның өчен төп максат - балалар, аларны үстерергә, укытырга кирәк, ди ул. Ә менә өч ай элек аның хатын-кыз бәхетен дә табу өмете барлыкка килгән. Хәзер Иринаның балалар, әни һәм әтидән торган гаиләсе бар. Константинны малайлар уңай кабул итәләр, алар арасында мөнәсәбәтләр яхшы, аны балалар яраталар, тыңлыйлар. Гаиләдә ир-ат тәрбиясе булачак, ни генә дисәң дә, малайлар әтигә бик мохтаҗ, хәер, хатын-кызга да ир-атның көчле җилкәсе кирәк. Ирина моны аңлый. Ул кабат бәхетле булудан курыкмаска кирәк, дип саный. Кеше бәхет өчен туа, ә нәсел дәвамчысы һәм гаилә учагын саклаучы хатын-кыз - бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев