Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшкә йомгак ясалды

Күптән түгел Акъяр авыл Мәдәният йортында булып үткән авыл җирлеге башкарма комитетының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елда алда торган бурычлары турындагы киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

Ул көнне Мәдәният йортында килгән бер кешене иң элек кайнар чәй һәм коймактан авыз иттерделәр, ә аннан соң кечкенә генә концерт та күрсәттеләр.
Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин үз отчетында 2013 елда авыл җирлеге Советы һәм учреждениеләре эшенә тулы анализ ясады, утырышка җыелган халыкны һәр өлкәдә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Акъярда бик тырыш, эш сөючән халык яши. Без районда 100 йортка исәпләнгән терлек саны буенча бер баш сыердан тапшырылган сөт күрсәткечләре буенча (4112 кг) беренче урында торабыз. Шулай ук авыл җирлеге Советы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга алынган кредитлар саны буенча да (100 йортка - 58 кредит) районда алда бара.
Узган ел авылда байтак эш эшләнгән: олы юлдан мәктәпкә һәм АҖ башкарма комитетның административ бинасына кадәр булган юлга асфальт салынган, яңа плотина төзелеп файдалануга тапшырылган (3 млн. 950 мең сумлык), бер плотинага капиталь ремонт үткәрелгән (1 миллион сумлык), балалар бакчасы өчен башлангыч мәктәп бинасының бер ягында яңартып төзү эшләре башкарылган, суүткәргеч линияләр ремонтланган (565 мең сумлык), авыл Мәдәният йорты бинасы тирәли яңа отмостка салынган (12 мең сумлык), авыл урамнарын яктырту буенча 12 баганага өстәмә яктырткычлар куелган (65 мең сумлык), авылны яшелләндерү буенча юл буена һәм "Акъяр чишмәсе" тирәсенә агачлар утыртылды.
Авыл Мәдәният йортында эшләнгән эшләр дә байтак. Һәр бәйрәмгә багышлап кызыклы һәм файдалы чаралар уздырылган, атна саен яшьләр өчен дискотека, төрледән-төрле уеннар үткәрелгән.
Авыл почта элемтәсе бүлекчәсенең дә эш нәтиҗәләре яхшы. Халыкны газета-журналларга яздыру планы арттырып үтәлә. Авыл халкына төрле товар сату буенча күп эшләнә. 2013 ел күрсәткечләре буенча авылыбызның почта элемтәсе бүлекчәсе "Татарстан почтасы"ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Авыл фельдшер-акушерлык пунктының эше дә рәхмәткә лаек.
Акъяр башлангыч мәктәбе - балалар бакчасында - 19 бала (6сы башлангыч сыйныф укучысы, 13 бала - бакчага йөри). Авылдашыбыз Рифнур Сөләйманов узган ел балалар өчен балалар мәйданчыгын җиһазлап, спорт тренажерлары кайтарып урнаштырды (200 мең сумлык).
Авылда 3 шәхси кибет эшли. "Заман" кибете иң яхшысы (шэ Дәүләтшин) дип әйтергә була.
Утырышта полиция участок инспекторы Рамил Таһировның отчеты тыңланды. Акъяр авылында зур тәртип бозулар булмаган, вак урлашуның бер очрагы теркәлгән.
Халыкның пай җирләре буенча "Татарстан" агрофирмасы бухгалтеры Гөлия Сабирова чыгыш ясады. 1 га җирнең аренда бәясе 500 сумнан исәпләнеп, халыкка ике төргәк печән һәм ашлык бирелгән. Бу өлкәдә 2014 елга килешү әле каралмады. Пай җирләре салымы халык исәбеннән булмаска тиеш, дигән сорауга да җавап булмады әле.
Халыкның тирес һәм чүп-чарын көнкүреш калдыклары полигонына чыгару АҖ башкарма комитетның иң четерекле мәсьәләләренең берсе булып тора. Федераль трассадан әлләни ерак урнашмаган бу урын авылның ямен җибәреп тора. Утырышта халыкка бу мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып бару гына җитмидер, штраф санкцияләре дә кулланырга кирәк, диелде. Вячеслав Козлов та бу эшкә ныклап керешергә кирәк, диде.
Акъяр авыл җирлеге башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов алдынгы савымчы, мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада эшләп, былтыр үзенең 50 яшен билгеләп үткән Гүзәлия Шәйхетдиновага һәм 27 ел "Акчарлак" балалар бакчасын җитәкләгән, узган ел 55 яшьлек юбилеен уздырган Гөлсинә Сибгатовага бүләкләр тапшырды, ә Данияр Гайнуллин исә сөт җыючы шэ Алмаз Шәйхетдиновка, авылда һәр эштә активлык күрсәткән механизаторлар Фазыл Хәсәновка һәм Илфат Сәйфетдиновка, хезмәт ветераны, 2013 елда 75 яшен билгеләп узган Наилә апа Галимовага, шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучы Ильяс Садретдиновка бүләкләр тапшырды. Сөт җыючы шәхси эшмәкәр Алмаз исеменнән әнисе Фидания апа да сөт тапшыручылар Тәбрис Хәйруллин һәм Ралиф Галимов гаиләләренә үзенең бик матур бүләкләрен бирде.
Утырыш бик җанлы, күңелле һәм җылы атмосферада узды.
Безнең белешмә
Акъяр авыл җирлегендә 133 шәхси хуҗалык исәпләнеп, 402 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр саны - 345. 102 пенсионер, мәктәп укучылары -35 (27 се - Шахмайда, 6 сы - Акъярда, 2 бала Ленино мәктәбендә), мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны - 29.
Халыкта 80 җиңел машина, бер йөк машинасы, 5 трактор исәпләнә.
МЭТнең баш саны барлыгы 273 баш, савым сыерлары - 128, атлар - 8, сарыклар 490 баш.
Миләүшә ХАЛИКОВА,
Акъяр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев