Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләре канәгатьләнерлек

Красный Октябрь авылы район үзәгеннән биш кенә километр ераклыкта урнашкан, шуңа да үз өстенлекләре дә булырга тиеш кебек тоела. Әмма аның территориясенә ерактарак урнашкан Екатериновка, Новопоселенная Лебедка һәм Гарь поселогы да керә. Нәкъ менә шул авыл җирлеге башкарма комитеты эшен кыенлаштыра да инде. Әлеге торак пунктлар еракта урнашкан булуга да...

Красный Октябрь авылы район үзәгеннән биш кенә километр ераклыкта урнашкан, шуңа да үз өстенлекләре дә булырга тиеш кебек тоела. Әмма аның территориясенә ерактарак урнашкан Екатериновка, Новопоселенная Лебедка һәм Гарь поселогы да керә. Нәкъ менә шул авыл җирлеге башкарма комитеты эшен кыенлаштыра да инде.
Әлеге торак пунктлар еракта урнашкан булуга да карамастан, башкарма комитет анда яшәүчеләрнең дә проблемаларын чишә.
Красный Октябрь авыл җирлеге территориясендә төрле милләттән булган 1098 кеше яши. Шулардан Красный Октябрьдә - 717, Гарь поселогында - 20, Екатериновкада - 128 һәм Н.П. Лебедкада - 133 кеше. Узган елда 6 малай һәм 3 кыз бала якты дөньяга килгән, 8 ир-ат һәм 4 хатын-кыз бакыйлыкка күчкән. Пенсия яшендәге кешеләр - 174, балигъ булмаганнар - 189, 33 - студент, эшкә сәләтле халык 636 кеше тәшкил итә. Эшсезлек буенча исәптә 1 гражданин тора, 37есе йорттагы (өй) хуҗалыкта шөгыльләнә. 2014 елда авылда яшәүчеләр өчен тагын 3 эш урыны булдырырга планлаштырылган булган, әмма барып чыкмаган. Исәпкә дә басмаган 37 эшсез кешедән кем дә булса сөт җыю белән дә шөгыльләнә ала югыйсә, сөт тапшыручылар әйтүенчә, проблема да булмас иде.
-Бүген шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә акча бүлеп бирүче программалар да эшли, әллә авыл халкы эшләргә теләми, әллә инде бу мәсьәләдә җирле власть авыл халкы белән актив эш алып бармый, - ди җыелышка килгән район башлыгы Вячеслав Козлов. - Бу инде авыл җирлеге башкарма комитеты эшендәге кимчелек.
Шулай да уңышлары да юк түгел, шулардан иң әһәмиятлесе - Красный Октябрьдә яңа АМЙ ачылу, отчет җыелышы нәкъ менә шунда узды. АҖ башлыгы Светлана Ерохина халык алдында 2014 елга планнарның үтәлеше буенча һәм узган елда шуңа охшаш җыелышта авыл халкы биргән сорауларны чишү, хәл итү буенча үткәрелгән чаралар турында "юл картасы" буенча отчет тотты. Шулай итеп, аерым алганда инвалидка дару алу турындагы үтенечләре хәл ителгән; сукбай этләр белән көрәш һәрдаим алып барыла; КФХ га эшкә бары медицина каравы узганнан соң гына алалар һәм эш бирүче белән килешүләр төзелә; гражданлыклары булмаган кешеләр белән эш алып баралар, бүгенге көнгә икәү генә калган, аларның да инде документлары тапшырылган.
АҖ территориясендә төзекләндерү һәм урамнарны яктырту буенча эш даими алып барыла, шулай да бу эштә әле җитешсезлекләр дә бар. Агач утырту эше дә яхшы алып барыла. Быелгысы елга - Парклар һәм скверлар елында башкарма комитет тарафыннан "Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә" 3 сквер - һәр авылда берәр - булдырырга планлаштырылган.
Красный Октябрьдә иҗтимагый совет һәм хатын-кызлар советы эше яхшы оештырылган. Әлеге советлар ялгыз яшәүче кешеләр, уңышсыз гаиләләр (алар авылда дүртәү, шуларның өчесендә хәлләр нормальләшкән) белән эшлиләр, күп балалы гаиләләрнең (андыйлар - 9) тормышы белән кызыксынып торалар, кирәк булганда пособие, компенсация һ.б. алуда ярдәм итәләр. Бу планда мәктәп һәм балалар бакчасы да яхшы эшлиләр, халык алдында аларның җитәкчеләре дә үз эшләре турында отчет тотып, проблемалары турында да әйтеп үттеләр: балалар бакчасында бинаның алгы өлешенә - ремонт, ә мәктәптә тамашачы залына креслолар кирәк. Авыл халкы да АҖ башлыгына үтенечләрен һәм теләкләрен җиткерде.
-Ни өчен иртәнге якта краннарда су бетә, ул берничә сәгать булмый, ә аннары тутыклы су ага? - дип, зарларын белдерәләр кешеләр. Әлеге уңайдан район башлыгы да аңлатма бирми калмады: -Узган ел район Красный Октябрьдә суүткәргечләргә реконструкция ясауга зур суммада акча кертте һәм әлегедәй зарны ишетү бик тә гаҗәп. Водокачка туктаусыз эшләргә тиеш.
Ул Светлана Ерохинага бу мәсьәләдә тиз арада ачыклык кертергә кушты. 2015 ел планына АҖ эшне түбәндәге программалар буенча керткән: "Тузган торактан күчерү", "Чиста су", "ШЯХ" һ.б. Өч яңа эш урыны булдырырга, терлекләрнең баш санын арттыру буенча халык белән алып барыла торган эшне көчәйтергә сүз бирделәр. АҖ дә референдум үткәрү турында да игълан ителде, әлеге чараның уңай яклары да билгеләп үтелде.
Район башлыгы чыгышы азагында АҖ һәм аның командасы эшен канәгатьләнерлек диде, моны күпчелек авыл халкы да хуплады.
"Кулон" агрофирмасы баш инженеры Геннадий Карунин җәмәгать эшендә актив катнашуы өчен Вячеслав Козлов кулыннан бүләк һәм Рәхмәт хаты алды. Ул көнне шулай ук 75 яше тулу уңаеннан Гайса Мортазинны һәм башка туган көннәрен һәм юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә котладылар, бүләкләр тапшырдылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X