Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЭШТӘН КИТКӘННӘН СОҢ ПЕНСИЯ ИНДЕКСАЦИЯСЕН АЛУ ӨЧЕН ПЕНСИЯ ФОНДЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ КИРӘКМЕ?

Эштән киткәннән соң пенсиягә индексация ясалсын өчен пенсионерга пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкме?


Пенсия фонды белгечләре аңлатканча, индексация ясалсын өчен пенсия фонды бүлегенә барып йөрү кирәк түгел. Эш бирүче тарафыннан пенсия фондына үз вакытында мәгълүматлар тапшырылганда пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгәч өч айдан соң  “автомат рәвештә” башкарыла. 
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның гыйнварыннан пенсионер үзенең хезмәт эшчәнлеген туктаткач, барлык индексацияләрне исәпкә алып пенсиянең тулы күләме, эштән киткәннән соң, айның 1 нче числосыннан түләнә. 
Әйтик, пенсионер март аенда эштән киткән ди. Апрель аенда РПФ га эш бирүчедән март аенда, пенсионерның әле эшләүче булуын күрсәтеп, хисап алыначак. Май аенда РПФ апрель өчен отчет алачак, анда бу пенсионер эшләүче булып саналмый инде. Июньдә РПФ 1 июльдән индексацияне исәпкә алып пенсия түләү турында карар кабул итәчәк. Шулай итеп, июльдә пенсионер индексацияне исәпкә алып, пенсия алачак, шулай ук үткән өч ай – апрель, май, июнь өчен пенсиянең элеккеге һәм яңа күләме арасындагы акчалата аерманы да алачак. Ягъни, пенсионер эштән киткәннән соң шул ук өч ай узгач пенсиянең тулы күләмен ала башлый, тик бу өч ай аңа компенсацияләнәчәк. 
2019 елның гыйнварында иминият пенсияләре 7,05% ка индексацияләнде. Индексацияне исәпкә алып, түләүне 2018 елның октябрендә эшләмәгән пенсионерлар алды. 2020 елның 1 гыйнварыннан планлаштырылган индексацияне 2019 елның октябрендә эшләмәүче пенсионерлар алачак. 
Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинетында эшләүче пенсионер үзенә түләнә торган пенсия күләмен, шулай ук эштән киткәннән соң ул алачак индексация белән пенсия күләмен дә карый ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев