Файдалы семинар узган
Ул «Тәҗрибә уртаклашу. Музей эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» дип аталган, анда Сарман, Мөслим, Яңа Чишмә һәм башка район музейлары хезмәткәрләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, экспозиция булдыру нечкәлекләре, музейга кешеләр җәлеп итү һәм тарихи мирасны саклап калу турында фикер алышканнар.
Бу хакта редакциягә Зирекле авылының Мидхәт Газыймов исемендәге музей директоры Лидия Лотфуллина хәбәр итте.
-Тукай районындагы Иске Абдул авылында, гаҗәеп бер урын - «Гиндукуш» музее урнашкан. Бу музей хәрби хезмәт тарихы, Әфган сугышы һәм совет сугышчыларының батырлыгы белән кызыксынучы һәркем өчен уникаль урын. Әфган сугышында катнашкан Айтуган Якупов тарафыннан булдырылган «Гиндукуш» музее чын патриотик символ һәм хәтер урыны булып тора.
Айтуган Якупов, Әфган сугышында катнашучы буларак, тарихтагы бу мөһим чорга багышланган музей булдырырга карар иткән. Шуңа күрә «Гиндукуш»тагы һәр экспозиция, һәр әйбер, һәр фото аерым мәгънәгә ия һәм һәр нәрсәнең дә үз тарихы бар. Бу артефактлар җыентыгы гына түгел, ә сугыш сынавын узган кешеләрнең чын Хәтер хроникасы да.
Уникаль «Гиндукуш» Хәрби дан музееның ишекләре һәркем өчен ачык, ул Әфганстандагы сугыш тарихын чагылдыра. Бу - Татарстан халкының барлык буын вәкилләренең Үлемсез батырлыкларына, Бөек Ватан, Әфган сугышларында һәм башка хәрби конфликтларда катнашучыларга һәйкәл.
Музейга керү урынында БРДМ хәрби машинасы урнаштырылган һәм «Ватанны яклап һәлак булганнар истәлегенә» дигән мемориал-һәйкәл төзелгән.
Башлангыч сыйныф укучыларының музыкаль сәламләвеннән соң, музей директоры Резида Якупова бик эчтәлекле күзәтү экскурсиясе үткәрде.
Авыл җирлеге башлыгы чарага җыелучыларны музейлар көне белән котлады, хезмәткәрләргә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу бик җылы һәм уңышлы үтте. Бергә генә без барлык планнарны тормышка ашыра алабыз. Хезмәттәшләрнең мисаллары рухландыргыч.
Коллегаларыбызга күңелле очрашу, хезмәттәшләребез белән аралашу оештырганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
#семинар#музейГиндукуш
#музейМидхатаГазымова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев