Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Факия Хәбибуллина: «Саф һавада эшләве миңа рәхәт»

Без Совет чорында югары хезмәт бүләкләре белән бүләкләнгән авыл хезмәте ветераннары турында сөйли башлыйбыз.

Чертуш авылында Факия Хәбибуллина яши, 23 июньдә аңа 74 яшь тулды. 1986 елда ул 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.

Факия апа 33 ел «Татарстан» колхозында дуңгыз караучы булып эшли. Ул авыл хезмәтчәннәре нәселеннән. Әтисе Гыйльманов Амрулла, Бөек Ватан сугышы ветераны - алдынгы комбайнчы була. «Хезмәт сөючән, алтын куллы кеше иде, без, балалар, тамакларыбыз тук, кием-салымыбыз булсын өчен тырышты, - дип сөйли Факия апа. - Алдынгы буларак, әтине «Урал» мотоциклы, телевизор һәм ике тапкыр Мәскәүгә - ВДНХга бару белән бүләкләделәр. Әни әтидә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Ике кечкенә энем үсеп җиткәч, алар аны алыштырдылар, ә әни ашлык складына күчте. Әти 61 яшендә вафат булды».

Факия апа 11 сыйныфны тәмамлаган, өч мәктәптә: Чертуш башлангыч мәктәбендә, Чаллы Башында «сигезьеллыкны» һәм Чистай шәһәренең урта мәктәбендә укый. Мәктәптән соң 3 ел Чистай сәгать заводында кладовщик булып эшли. 1970 елда күрше егете Рәфыйк Хәбибуллинга кияүгә чыккач авылга кайта. Бер ел Шахмай КБОсында тегүче, ә декрет ялыннан соң дуңгыз караучы булып эшли башлый.

Акъяр, Чертуш, Чаллы Башы һәм Шахмай авыллары кергән «Татарстан» колхозында дуңгызчылык бик нык үсеш алган. Дуңгыз фермасында гына да 3 мең башка якын дуңгыз булган, колхозда гына түгел, ә бөтен авыл халкы сатуга дуңгызлар үстергән.

Факия апа иң җаваплы участокта - ана дуңгызлар бүлегендә һәм «ясле» төркемендә хезмәт куя. Үрчем сәламәт булырмы, «өлкән төркем»гә күчергәннән соң, артым булу-булмавы шушы бүлектә эшләүче хезмәткәрдән  тора.

- Хезмәт тулысынча кулдан башкарылды. Дуңгыз балаларын кабул иттек, үзебез прививкалар ясадык. Чиләкләп ботка, фуражны капчыклар белән ташыдык, читлекләрне чистарттык, дуңгызларны кул белән күтәрдек, ә алар үскән саен тагын да авыррак булдылар. План да бар иде, дөрес, мин һәрвакыт үтәдем. Кызлар, минем кызларым Рәмзия белән Рамилә, аның нинди хезмәт икәнен яхшы беләләр. Кечкенәдән фермага ярдәм итәргә йөгерделәр.

Факия апа өйдә дә өлгергән. Ә хуҗалыкта өч сыер, ат, үгезләр, дуңгызлар, сарыклар, йөзәр баш чеби, шул кадәр үк үрдәк һәм казлар, өстәвенә, тагын зур бакча бар. Барысын да - үзләрен дә, шәһәрдәге туганнарын да тәэмин итәләр. Утынны үзе ярган, чөнки ире өч сменада эшләгән һәм өйдә аз булган. Каенана белән 30 ел тату яшәгәннәр. - Әрләшеп торырга вакыт булмады, - дип көлә Факия апа, - эш күп булды, ди.

Ире Рәфыйк Госман улы әтисез үскән, шуңа күрә кечкенәдән ир-атлар эшен башкарырга өйрәнгән. 14 яшьтән колхозда тракторчы булып эшли башлый. Техниканы бик яраткан: армиядән кайтуга үзенә мотоцикл сатып ала. Факия апаның әтисе кебек үк, алдынгылар сафында була. 1976 елда аны «Почет Билгесе» Ордены белән бүләклиләр. Моннан тыш, биш ел саен аңа да, Факия апага да «Бишьеллык ударнигы» билгесен тапшырганнар. 1979 елда Рәфыйк Госман улына яхшы эшләгәне өчен «Жигули» автомобиле сатып алуга мөмкинлек бирелә (ул чакта автомобиль сатып алу бик катлаулы була, кешеләр еллар буе чиратта торган). Гаилә машинаны үз акчасына сатып ала. Аларның «Жигулие» авылда икенче җиңел машина була.

Туганнарының хатирәләре буенча, Рәфыйк кайгыртучан ир һәм менә дигән әти иде. - Кечкенә кызларны табибка кабул итүгә һәрчак үзе йөртте, мин йөрмәдем, - дип искә ала Факия апа.

«Хезмәт ветераны» таныклыгын алгач, кинәт кенә авырап китә һәм ике айдан соң, 58 яшендә вафат була (ул 45 елын авыл хуҗалыгында хезмәт куя).

Рафыйк Госман улы оныклары белән. Фото гаилә архивыннан.

 

Факия апа барлык район җитәкчеләрен яхшы сүзләр белән искә ала:

- Хафизов вакытында безгә фермада хезмәт хакын күтәрделәр, Губкин безгә гел килеп, эш шартлары белән кызыксынып торды. Хәзерге район башлыгы Вячеслав Михайлович да шулай эшли иде, тик аны тиз арада Чистайга билгеләделәр. Владимиров та безгә, авыл хезмәтчәннәренә, гел бәйрәмнәр оештырып торды. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көнендә, Сабан туенда бүләкләр тапшыра иде. Гомумән, Сабантуй безнең гаиләдә иң яраткан бәйрәм. Ирем белән, балаларны алып, якын-тирәдәге авылларга, аннары район үзәгенә Сабан туена бара идек. Мин инде олы яшьтә булсам да, әлегә кадәр берсен дә, шул исәптән Яңа Чишмәнекен дә калдырганым юк. Бәйрәмнәрнең берсендә мине хезмәт ветераны буларак хөрмәтләделәр.

Факия апаның ике кызы да авыл егетләренә кияүгә чыгып, бер - берсе белән янәшәдә яшиләр.  Әниләре янына килеп торалар.

Факия апа кызларының янәшәдә булуларына шатлана, кайчандыр үз әнисе дә, ул авылда калганга нәкъ шулай ук шатланган булган.

Кызы Рәмзия күп еллар мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Ә аннары үзендә яңа сәләт ачты. Инде биш ел дәвамында Чертуш клубы мөдире булып эшли. Рамилә дә клубта эшли. Әти-әниләренең хезмәт юлын сайламасалар да, үз авылларында алар кебек үк зур тырышлык куеп эшлиләр. Аларның икесе дә бу өлкәдә бүләкләргә ия. Мәдәни өлкәдә уңышлы эшләү өчен сәләт аларга бабаларыннан күчкән: Факия апаның әтисе яхшы җырлый, гармунда уйный торган булган, хәтта ике улын да моңа өйрәткән.

Факия апаның биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Өлкән оныклары шәһәрләрдә төпләнгән. Ике оныгы педагогик белем алган. Бер оныгы авиация сәнәгатендә эшли, икенчесе спортта бик танылган. Булат Мусин милли көрәш буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы һәм башка дәрәҗәле ярышларда җиңү дә яулый. Балачагында әти-әнисе, бабасы һәм әбисе белән барлык Сабантуйларга йөрүе юкка булмаган, күрәмсең. Әтисе ягыннан бабасы Сабантуйларда гел батыр калган, туганнары арасында башка ир-атлар да көрәшкән, ә Булат үз авылын гына түгел, республиканы һәм илне дә танытты. Эшне тырышып эшләү, үзләре сайлаган һөнәргә тулысынча кереп китү - бу гаиләнең канында дип әйтеп була. Шуңа күрә гаиләдә өч буын туганнарның орденнары, медальләре һәм башка бүләкләрнең сакланып килүе гаҗәп тә түгел.

Факия апаның йорты уңайлы, зур һәм иркен, алар аны ире белән 1989 елда төзегәннәр. Авылда яшьтәшләре күп: алар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, чәй эчәләр, сөйләшәләр. Һәрвакыт элемтәдә диярлек. Буш вакытының бер өлешен Факия апа яраткан шөгыленә - оекбаш, бияләй, келәмнәр бәйләүгә сарыф итә, табиблар да бу шөгыльне бармакларындагы буыннарны эшләтү өчен киңәш иткәннәр. Ачык төсләрдәге келәмнәр идәнгә җәелгән, диванны, урындыкларны да бизи. Аларны ул кызларына, туганнарына да бүләк итә. Факия апа китапханәнең иң актив укучысы. Татар газеталарын, журналларын һәм китапларын яратып укый. 2008 елда ире вафат булганнан соң тавыклар, казлар тоткан, тик соңгы елларда бу эшне «туктаткан», чөнки аяклары авыртып тора. Тик бакчада эшләүдән әле дә туктый алмый. Күп булмаса да кыяр, кишер, чөгендер чәчә, помидор утырта. - Элеккегедән калган гадәт, - дип елмая Факия апа. - Саф һавада җирдә эшләү миңа рәхәт, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев