Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Файдалы чара

    -Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Красный Октябрь АМЙ-да мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм яшьләр белән сугыш темасына әңгәмә үткәрелде,- дип сөйләде аны оештыручы, КДН һәм ЗП-ның җаваплы секретаре Анастасия Филиппова.

    -Әңгәмә барышында балалар сугыш азагында җиңүгә китергән Бөек Ватан сугышындагы каты сугышларны искә алдылар. Алар башкомандующийларның исемнәрен, Советлар Союзы Геройларын, шәһәрләрне азат итү көннәрен һәм герой-шәһәрләрне атадылар, безнең якташыбыз Советлар Союзы Герое Борис Чекин турында видеоролик карадылар, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбыз турындагы "Хәтер Китабы" белән таныштылар, сугыш тарихы турында күбрәк белделәр.
    Икенче көнне без балалар белән бергәләп сугышта катнашкан Харис Ярулла улы Гайнуллин янында булдык. Ул кунакларга бик сөенде, өйдә рәхәтләнеп үзенең гомер юлы - 17 яшендә (1942 елны) фронтка китүе, сугышта бик авыр булуы турында сөйләде. Харис Ярулла улы Берлинга барып җиткән, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән, башка медальләре дә байтак. Ул балаларга Ватанны яратырга, армиядә хезмәт итәргә, илне сакларга кирәклеген аңлатты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: