Әфган сугышы: Хөрмәт Хәкимовның хәрби юлы
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару 1989 елның 15 февралендә төгәлләнә.
Бүген редакциядә кунакта - Красный Октябрь авылында яшәүче Хөрмәт Хәкимов, аның хезмәт еллары (1979-1981) - 80 елның 1 гыйнварыннан 81 елның июленә кадәр Әфганстанда үтә. Ул үзенең һәм иптәшләренең Әфганстанга хезмәт итәргә нинди хисләр белән барулары, сугышта ниләр кичерүе, өенә кайткач үзенең тормыш хәлләре турында сөйләде.
-18 яшемдә мине Совет Армиясе сафларына хезмәткә алдылар. Казаннан Чернигов өлкәсенең Остер шәһәренә җибәрделәр, анда мин сержантка укыдым. Аннан соң отделение командиры вазыйфасын алдым. Венгриягә хезмәткә озаттылар, ә 1980 елның 1 гыйнварыннан безне, 22 солдатны, тревога буенча күтәрделәр, җыенырга ярты сәгать вакыт бирделәр һәм «Хаймашкер» аэропортыннан самолетта Таҗикстанга күчерделәр, аннан поездда Үзбәкстанга җибәрделәр. Безне Әфган чигенә якынрак илтүләрен аңладык инде, борчылдык: берәү дә сугышыр өчен тумаган бит, тик шулай килеп чыккан икән инде - вакыт безне сайлаган (ә без беренчеләр булдык диярлек, чөнки Әфганстанга гаскәрләрне кертү 1979 елның декабрендә башланган иде). Без начар уйларны уен-көлке белән таратырга тырыштык.
Монда ЗУ-23-2 җайланмалары урнаштырылган ЗИЛ-131 техникасын алып, без үз көчебез белән Пули-Хумри шәһәре тирәсендәге билгеләнгән урынга барып җиттек.
Батальон командиры автоколоннаны шәхсән үзе озатты. Ә моңа кадәр безгә, дары исен дә иснәмәгән солдатларга, машиналар арасында дистанцияне ничек тотарга, аткан очракта нишләргә кебегрәк киңәшләрен бирде... Шунда без хәлнең бик җитди икәнлеген һәм шаярырга урын юклыгын аңладык.
Соңрак без Әфганстанның көньяк-көнчыгышына Газни провинциясенә күчтек, бу Пакистан чигеннән 30 чакрым ераклыкта иде.
Барлык биремнәр дә бер үк төрле башланды: иртән тору, иртәнге аш, инструкция алу һәм - юлга. Ә алга таба «карта ничек ята» - шулай дәвам итте. Юллар - кышын тау юлларының куркыныч булуы, җәен исә эсселек аркасында максималь игътибар һәм чыдамлык таләп итте - бу бит әле юлың уңса һәм дошманнар атмаса гына. Ә алар булды, иптәшләребезне дә югалттык. Беренче югалтулардан ук без - сугышның һәм үлемнең янәшәдә генә булуын аңладык. Әфганның таулы-чүлле юлларында инде беренче елларда ук байтак кына шоферлар вафат булды.
Ә туганнарыма язган хатларда: «Үзбәкстанда хезмәт итәм», - дия идем. Һәм 1981 елның язында әни миңа: «Улым, мин синең янга килергә җыенам...» - дип язгач: «Әни, син монда килеп җитә алмыйсың... Көт. Мин тиздән үзем өйгә кайтам», - дип җавап яздым. Шул чакта туганнарым барысын аңлаган һәм алар минем өчен борчылырга да өлгергәннәр. Әнидән, апалардан, абыйлардан хатлар яуды, барысы да исән-сау әйләнеп кайтуымны теләделәр.
Өйдә мине әни, армиядә хезмәт итеп кайткан Азат абыем һәм энем Ирек, шулай ук кыз туганнарым - Гөлнур, Рамилә, Сәгадәт көтә иде.
Сугышта туганнарның хатлары кыска гына ял сәгатьләрендә күңелне җылытты. Ә сугыш хәрәкәтләре вакытында иптәшләрнең ышанычлы җилкәсен һәрвакыт тоя идек. Без анда иптәшләр генә түгел, туганнар кебек булдык. Аларның күбесе белән хәзер дә хат алышабыз. Барыннан да ешрак Валерий Джумалиев һәм Илдар Кудаяров белән аралашабыз. Сугыш дусларның, туганнарның кадерен белергә өйрәтте.
Үзебезнең демобилизацияләнү турындагы боерыкны шатланып кабул иттек. «Без» дип әйтәм, чөнки минем белән бергә Венгриядән килгән 22 солдатның барысы да бу сугыштан исән-сау, намус белән чыгып, совет чигенә кадәр вертолетларда, аннары самолетларда юл тоттык. 1981 елның август башында без барыбыз да өйдә идек.
Беренче айларда авыр булды, берни дә сөйли алмадым, ул бик еш төшкә керде. Якыннарымның яратуы һәм мәктәп чорыннан ук миңа ошаган кыз - Фәүзия Җәббарованың дустанә мөнәсәбәте нык булышты. Ике ел эчендә ул үсеп, тагын да матурланып киткән иде. Без 1982 елда өйләнештек. Совхозда шофер булып эшләдем, аннан «Кулон» ҖЧҖгә күчтем. Тугызынчы ел инде юл кампаниясендә вахта ысулы белән эшлим. Хатыным күп еллар хисапчы булып эшләде, хәзер пенсиядә.
Кызым Резидә һәм улым Илнар Казанда яшиләр, икесенең дә гаиләсе һәм икешәр балалары бар. Резидә ДРКБда табиб булып эшли, ә Илнар югары артиллерия училищесында укыганнан соң, хәрби хезмәткәр булу ниятен үзгәртте һәм ул хәзер бизнес белән шөгыльләнә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев