Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдәүсә Баһаутдинова: «Китапханәче - ул һөнәр генә түгел»

27 май - Гомумроссия китапханәләр көне

Китапханәче, Шахмай мәктәбендә педагог - оештыручы Баһаутдинова Фирдәүсә Гамир кызының күпкырлы, иҗади эшчәнлегенә карап үзенә ошаган эш белән шөгыльләнүче кешенең ниләргә сәләтле булуына гаҗәпләнәсең, диләр аның хезмәттәшләре.

Фирдәүсә Баһаутдинова бу һөнәрне очраклы гына сайламаган: ул максатчан рәвештә Алабуга мәдәни-агарту училищесына - китапханәчегә укырга киткән. Аны тәмамлагач, Яңа Чишмәгә эшкә килә, 3 ел Үзәк китапханәдә комплектлау бүлеге мөдире булып эшли.

-1991 елда мин кияүгә чыктым һәм Чаллы Башы авылына күчендем, - дип сөйли Фирдәүсә Гамир кызы. - Бәхеткә, мәктәптә китапханәче һәм өлкән вожатый вакансиясе бар иде.
Узган ел мәктәп аз комплектлы, дип танылды һәм ябылды, мине Шахмай урта мәктәбенә эшкә чакырдылар. Менә беренче уку елы тәмамлана, мин бу мәктәптә китапханәче һәм педагог-оештыручы булып эшлим.   Быел июль аенда китапханә системасында эшләвемә 37 ел була. Миңа үз эшем, нәкъ менә балалар белән эшләү, үсеп килүче буынны укуга җәлеп итү бик ошый.

Фирдәүсәнең хезмәттәшләре аның әдәбиятны яхшы белүен, балаларга һәм хезмәттәшләренә тыныч һәм игелекле мөнәсәбәтен аерым билгеләп үтәләр. Аңа профессиональ эрудиция, җаваплылык хисе, ярдәм күрсәтергә әзерлек, оештыручы булу, заман таләпләренә туры килү өчен үз квалификациясен күтәрү омтылышы хас.

Ул үзенең профессиональ эшчәнлегенә эшнең яңа формаларын җиңел кертә, үзләштерә, тагын да күбрәк укучыларны китап укырга һәм чараларда катнашырга җәлеп итә. Үз эшенә зур энтузиазм белән карый һәм, әлбәттә, иҗади якын килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев