Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фирүзә Ибраһимова – «Алтын каләм» бәйгесенең гран-при иясе!

Казанда «Алтын каләм -2026» яшь журналистлар бәйге-фестивале узды.

«Фирүзә Ибраһимова – Яңа Чишмә районы кызы, ул инде татар журналистикасында күптән. Мин Фирүзәне җиденче класста укыган чагыннан беләм, ул «Көмеш кыңгырау» гәзите оештырган Шәүкәт Галиев премиясен алган иде.

Хәзер инде Фирүзәнең җиңүләре бик күп. 2 ел рәттән – татар теленнән, 4 ел рәттән әдәбияттан республика призеры. Татар теленнән Халыкара олимпиада призеры. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә 2, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә «Проза» юнәлешендә 1 урын, былтыргы «Алтын каләм» бәйгесендә 1 урын. Татар теленнән БДИ биргән азсанлы укучыларыбызның берсе», - дип яза аның турында күренекле журналист, «Алтын каләм» бәйгесенең татар матбугаты юнәлеше остазы Рәмис Латыйпов.

Алтын каләм

Бу сүзләргә өстәп, быел мәктәпне алтын медальгә тапшырган сәләтле кызыбыз да әле ул, дип әйтәсе килә. Әңгәмәбез исә – быелгы бәйге, Фирүзәнең хыял-теләкләре турында.

— Узган ел 1нче урын алган идең, быел гран-при! Син һәрвакыт хыялыңа, максатыңа үҗәтләнеп бара торган мишәр кызы. Канәгатьме син дип сорау мәгънәсезлек булыр иде. Шулай да, Гран-при иясе булуыңны белгәч, ниләр кичердең?

— Рәхмәт, Лилия апа! Мин фестивальгә Гран-при алырга дип бармадым, әнигә дә көлдертеп кенә «бирсәләр дә алмыйм» дигән идем әле. Әмма сорап тормадылар, бүләкләү тантанасында Гран-при иясе буларак минем исемемне яңгыраттылар. Минем өчен ул көтелмәгән булмады, шуңа эмоцияләр фонтаны булды дип әйтә алмыйм. Эшләгәнеңне, тырышлыгыңны күрә белүләре рәхәт инде. Бүләкләү алдыннан кураторыбыз Динар Хафизов дустына: «Гран-прины әнә теге алсу күлмәктәге кыз ала... Бармак белән төртмә инде, күрер», ди. Алсу төстәге кием миндә генә иде. Сюрпризны боздылар, кыскасы!

— Рәмис Латыйпов сине бүгеннән берәр журнал мөхәррире итеп куярлык, ди. Андый теләгең бармы? Бүгенге журналистика синең күзлектән нинди ул?

— Рәмис абый безне һәрвакыт шулай үсендереп тора инде ул. Барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәт аңа.

Баш мөхәррирнең җаваплылыгы куркыта. Газета-журналларны укучылар кимегәндә, басманы файдалы гына түгел, кызыклы итеп тә эшләү (һәркем өчен!) — зарури. Минем аның өчен тәҗрибәм дә, белемнәрем дә җитми. Әмма идеяләр юк түгел. Фестивальдә ике яклы журнал эшләргә тәкъдим иткән идем. Рәмис абый да хуплап алды. Бер ягы — текст укырга яратучылар өчен, икенчесе — рәсем карарга. Менә шундый журналны эшләп карарга кызык булыр иде миңа. Бәлки, алга таба чынга ашырып булыр.

Бүгенге журналистика нинди? Бүгенгесе көндә кем нәрсә тели, шуны эшли. Булмаганны бар итүчеләр, өтер «өләшүчеләр», тарихын белмәүчеләр, «нче»ләрне төшереп калдыручылар, кагыйдәне санга сукмаучылар хәзер бермә-бер артты кебек. Әмма әйбәт журналистлар, яратып укырдай мәкаләләр дә юк түгел.

— Быелгы фестивальнең үзенчәлекләре булдымы?

— Мин «Алтын каләм»дә ике ел гына катнаштым. Былтыргы белән чагыштырганда, быел бөтенләй башка фестиваль узды. «Яшьләрски» булды дип әйтимме соң инде. Мин барыбер дә мондый зур фестивальләр дискәтүк тә, пицца белән генә узарга тиеш түгел дип саныйм. Фестивальнең 30 еллыгы бигрәк тә. Оештыручылары үзгәргән быел, шуңа да икенче форматта узды дип беләм. Ачылышта уен гына уйнадык, «Алтын каләм»гә нигез салучы Римма Ратниковалар да, яшьләр министрыбыз да, уку йортлары деканнары да юк иде быел «Алтын каләм»дә. Журналистларга да быелгы чарага килеп тормаска булганнар. Кызык булмаса, кызыгын үзең тап диләр бездә. Шуңа без дә үзебезнең күңелебезне үзебез күрдек: төрле видеолар төшердек, рәхәтләнеп сөйләштек, иякләр авырта башлаганчы көлдек, үзебезчә бәйрәм иттек.

— «Ичмасам» – журналы-гызның исемен шулай куйгансыз. «Быел ике көн ярымда 16 полосалы ике журнал чыгарды. Аның атамасын Фирүзә уйлап тапты, башисеме, стиль-бизәлеше дә аның идеяләре. Бик символик һәм мәзәк сүз. Ник «Ичмасам» дисәгез, татар матбугаты, татар дөньясы, татар теле турында сүз чыккач, нәкъ менә шул сүзне әйтәсе килеп тора, ә журналның эчтәлеге нәкъ менә шундый. Тәнкыйди-юмористик журнал булып чыкты ул. Фирүзә ул коллективны да оештыра белә, кирәк чакта кырыс та, кирәк чакта шаян да, мин аңа зур өметләр баглыйм», - ди әнә Рәмис абыегыз.

алтын каләм

Ичмасам... дәвам ит әле.

— Ичмасам, татар телен белүче балалар бар әле! Ичмасам, сүзнең кадерен белүчеләр, дөресен язарга теләүчеләр бар әле. Шәһәр подъезды төбендә татарча гапләшүче әбиләр дә бар әле! Бетмибез әле!

— Быел син мәктәпне дә алтын медальгә тәмамладың. Болар бар да тырыш хезмәт нәтиҗәсе инде. Каян килә бу кадәр максатчанлык һәм тырышлык сиңа? Сәләт турында әйтмим, анысы - нигез.

— Уңышларга килгәндә, Аллаһ биргән мөмкинлекләрне кулланырга тырышам. Ул миңа дөрес юлларны ача икән, койма аша йөрүнең кирәге юк. Үтәсе юлларыбыз, эшлисе гамәлләребез алдан язылып куйган дип саныйм мин.

Вакытында үсендереп җибәрүчеләр дә булды, җиңелүләрдән соң кул төшермәвемнең сәбәпчеләре нәкъ алар. Аннан кечкенәдән үземнекен итәргә яратып үстем. Кире беткән кыз.

— Син бит инде, аңлавымча, КФУга кердең? Нинди бүлеккә? Разил Вәлиевчә, «я дөньяны үзгәртәм, я үзем үзгәрәм» дигән уйларың бармы?

— Әлегә укырга керергә документларны беркая да тапшырмадым. «Алтын каләм»дә Гран-приның төп бүләге — КФУның журналистика бүлегенә бушлай укырга керү. Төньяк-көнчыгыш олимпиадасы җиңүчесе буларак та әлеге уку йортына конкурссыз керү мөмкинлегем бар. Шөкер, юллар ачык. Разил Вәлиев сүзләренә килгәндә, дөнья — ул без, мин үзгәрәм икән, ул да үзгәрә дигән сүз бит.

— Гомумән, нинди ул бүгенге дөнья? Нинди хыял һәм гамьнәр белән яши бүгенге көндә бу дөньяда 18 яшьлек Фирүзә атлы кыз?

— Әллә нинди дөнья. Сәер. Бер җире — китек, җимерек, караңгы, икенчесе — рәхәт тормыш «йорты». Бер 30 елдан соң нинди булыр икән ул, без нинди булырбыз, булырбызмы — шуны беләсе килә.

Фирүзәне зур уңышы белән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез! Фирүзә Ибраһимова дигән исемне әле алга таба да еш ишетербез дип ышанам. Бигрәк тә утыз елдан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев