Физкультура һәм спортны яратучы кеше
Ленино авылында яшәүче Иван Пахардымов кебек кеше безнең районда аздыр, мөгаен
Спорт белән Иван гомере буе мавыга диярлек. Ул аның белән яшь чагында да шөгыльләнгән һәм бүген дә ташламый.
Барысы да классик көрәштән башланган
Иван Васильевич тумышы белән Ленино авылыннан булса да, 60 елга якын Әлмәттә яшәгән. Ун ел элек, лаеклы ялга чыккач, хатыны Лидия Дмитриевна белән туган ягына әйләнеп кайтканнар. Күңелләре авылга тарткач, өч бүлмәле фатирны калдырып, биредә иске йорт сатып алганнар.
Хуҗа тырышлыгы белән йорт яңарган һәм уңайлы торакка әйләнгән. Иван Васильевич өйнең түбәсен алыштырган, бүлгеләр (перегородки) урнаштырган, яңа идән җәйгән, асылмалы түшәм ясаган, юыну бүлмәсен җиһазландырган. Барысын да ничек итеп үзе генә эшли алуына ул бүген дә гаҗәпләнә. Балта остасы булган әтисе өйрәткән нәрсәләрнең дә кирәге чыккан.
Иван 8 балалы гаиләдә тәрбияләнгән, балачактан ук физик хезмәткә өйрәнеп үскән. 16 яшендә Әлмәт ПТУсында слесарь-монтажчыга укыган, аннары военкоматтан машина йөртүче курсларын узган. Армиядә ике ел политбүлек начальнигы - генералны йөрткән. Спортка мәхәббәт училищедан башланган. Башта Иван бокс секциясенә язылган, аннары көрәш белән шөгыльләнгән һәм классик көрәш буенча беренче разрядны үтәгән. Әлеге спорт төре аның күңеленә якын булган: Сабантуйларда ул көрәш буенча балачактан ук призлы урыннар яулаган. Армиядә кроссларда, марш-бросокларда катнашкан - олы гәүдәле һәм озын буйлы егетләрне артта калдырып һәрвакыт беренче килгән.
Иң мөһиме - дөрес сулыш алу һәм чыдамлык
Иван Васильевич гомере буе шофер-дальнобойщик булып эшләгән. Ул ерак рейсларга да йөрергә, чаңгы, велоспорт, йөгерү һәм башка хәрәкәтчән спорт төрләре буенча шәһәр ярышларында җиңү яуларга да да өлгергән.
Әлмәт нефтьчеләре билгеләп үтә торган 40 еллык юбилей бәйрәмнәрендә ул иң яхшы спортчы дип танылган һәм, хәтта «Әлмәтнең иң яхшы кешеләре» китабына да кертелгән. 45 ел эшләү дәверендә ул кросс, велоспорт, ату, шахмат, чаңгы, көрәштә «Татнефть» ААҖ өчен чыгыш ясап, беренче һәм икенче урыннар яулаганы өчен байтак грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән. Без, хәтта санап та чыктык - 1 урыннар өчен аның 50, икенчеләр өчен - 30 һәм өченче урыннар өчен 23 медале бар!
Велосипед спорты белән Иван 28 яшьтә шөгыльләнә башлаган һәм 5 елдан мастерлыкка кандидат нормативын үтәгән. Аны Россия җыелмасына кертергә дә теләгәннәр. Чаңгы спортында ул 1 разрядка ия.
- Спортчы өчен иң мөһиме - дөрес итеп сулыш ала белү һәм чыдамлык. Әгәр дә арымыйсың икән, димәк җиңәчәксең, - дип сөйли язмабыз герое. - Ә чыдамлыкка өйрәнү өчен байтак тырышырга, күп эшләргә кирәк.
Үзен ул балачактан ук чыныккан дип саный, шуңа күрә аңа барысы да җиңел бирелгән. Әтисе балыкчы булган, ул ятьмәләр сузганда Ваня 8 яшеннән ишкәкләр белән идарә иткән. Шушма буйлап агымга каршы 5-6 сәгать көймәдә йөргән. Бу исә малайның үпкәләрен чыныктырган һәм чыдамлыкка өйрәткән, мускулларны ныгыткан. Иван Васильевич моның өчен әтисенә әлегә кадәр рәхмәтле.
Спорт нигезе - йөгерү
Олыгайгач, форманы саклар өчен Иван эшкә вахта белән йөрмәгән, ә көн саен 6 чакрым араны йөгергән.
Вахтаны йөрткәндә ул төшке аш вакытында да йөгереп алган. Ерак рейсларда да моның өчен вакыт тапкан.
- Йөгерергә кирәк һәм моны даими рәвештә эшләү зарур. Йөгерү - ул спорт нигезе һәм сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Мөмкинлек булганда мин эштә дә йөгерә идем. Барысы да, машина йөртүче болай йөгерә һәм чыгыш ясый алмый, дип гаҗәпләнделәр, - дип елмаеп сөйли ул.
Иван Васильевич Әлмәт янындагы өч бакчаның берсен башкаларыннан 30 чакрым ераклыкта алуын сөйләде: «Өченчесенә кадәр велосипедта да, йөгереп тә барып җитеп була иде». Хатынын һәм ике кечкенә улын йөртер өчен аның автомобиле булган. Хәзер Иван Васильевич, физик йөкләнеш кимемәсен өчен, үзенең 15 сутый бакчасын көрәк белән генә казый.
Үз тормышы турында ул мавыгып, дәртләнеп һәм горурланып сөйли, чөнки аның өчен спорт - мавыгу гына булып калмаган, ә тормыш рәвешенә әверелгән. Ул шулай ук үз һөнәре турында да бик яратып искә ала, тырышып эшләдем, ди. 45 ел машина йөртүче булып эшләгәндә (шуның биш елы пенсиягә чыкканнан соң), байтак кына хезмәт бүләкләренә лаек булган, «Хезмәт ветераны» исеменә ия, ә аның фотосы Мактау тактасына эленеп торган.
Велосипедны да үз иткән
Хәзер аның активлыгы төнге сәгать бердән башлана. Ул автомобиль трассасында хәрәкәт булмаганда, яктырткычлар булган күпер буйлап роллерларда йөри. Көзен, язын таң атуга скандинавча йөреш белән мавыга яки күпернең җәяүлеләр йөри торган өлешендә йөгерә: тауга менә һәм төшә. Өендә спорт тренажеры да бар.
Җәйге көннәрдә спортчы велосипедта (көннәр аяз булганда) 40 чакрым юл үтә. Велосипедта йөргәннән соң - иртәнге аш, йорт, хуҗалык эшләре (бакча, тавыклар һ.б.). Әлмәттән 17 яшьлек оныгы Артем кайткач, бергәләп велосипедта Әлмәткә чаклы баралар. Гадәттә, Әлмәттән Ленинога кадәр 70 чакрым араны Иван Васильевич 2 сәгать 10 минутта үтә.
- Күптән түгел Әлмәттә массакүләм велоузышларда катнаштым, 18 яшьтән өлкәнрәкләр белән ярыштым. Дистанцияләр 50, 70 һәм 100 км иде. Һәм кирәк бит, финишка «алтын урталыкта» килдем, - дип шатлана ул.
Хәзер дә Әлмәтнең тау велотрассалары буйлап йөри, спорт мастерына кандидатлар да аның артыннан куып җитә алмыйлар, диде.
Чаңгы - бусы аерым бер сөйләшү
Иван Васильевичның чаңгы спортында финишлары шулкадәр күп! Бигрәк тә ул 2000 елда «Идел буе кубогы» ярышларында 2 урынны алуы белән горурлана. Җиңү аңа шул ягы белән дә кадерле - күпсанлы көндәшләре арасында беренче разрядлылар да, спортның бу төрендә профессионалларның да булуында. Ә ул гади генә бер эшче һәм ул вакытта аңа 50 яшь була бит. Дистанция, спринтерларныкы дип әйтергә була - 15 километр. Бу ярышларда Татарстан спортчыларыннан бары тик ул гына аерылып торган. Җиңүче буларак, «Россия чаңгы берлегенең мәгълүмати бюллетене» китабына кертелгән. Соңрак башка ярышларда ул чаңгычыларны, йөгерүчеләрне - спорт клублары вәкилләрен дә җиңгән.
Ленинода Иван Васильевич һәр кыш саен Шушма ярыннан башлап туңган үзән буйлап чаңгы трассасы сала. Үзе кар ташый, аннары тырма белән тигезли, күп көч трамбовкалауга китә, чөнки чаңгы юлы каты булырга тиеш. Параллель рәвештә ике чаңгы юлы ясый: тимераякта йөрүгә һәм «классика» өчен. Гомумән алганда, киңлеге 4 метрга җитә. Бу бик күп көч таләп итә торган хезмәт, ләкин Иван Васильевич зарланмый. Кайбер авылдашлары аның тырышлыгын бәяли белгәннәр. Биредә чаңгыда Михаил Питеркин, шушы авыл кешесе Сергий атакай, элек күрше Никифоровларның балалары (хәзер алар үскәннәр һәм читкә киткәннәр инде), хәтта Әлмәтнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә, «Васильевичның чаңгы юлы» турында белгәч, бирегә шуарга киләләр. Ул үзе көн саен, нинди һава торышы булуга карамастан, 15-30 километр йөгереп уза. Кар яугач, кабат чаңгы юлына баса.
- Чаңгы юлы идеаль килеп чыга, бер ярым километр чамасы. Таучыклар бар, хәтта агачлар арасында җилле көннәрдә дә шуарга мөмкин. Кызганыч, яшьләр азрак шул, - диде ахырдан безнең героебыз.
Авылда профессиональ чаңгы юлы була торып та, аннан бик аз кеше генә файдалана икән.
74 яшендә бер җире дә авыртмый
Балалар һәм яшүсмерләр өчен Иван Васильевич яр буенда җәйге спорт мәйданчыгын җиһазландырган. Ике турник куйган - югарырак һәм түбәнрәк, мини-футбол өчен капка, баскетбол өчен боҗра, волейбол өчен челтәр сузган, комлык та бар. Әле тагын кайбер нәрсәләрне булдыру нияте дә юк түгел. Бераз арырак скандинавча йөреш өчен юл ясый. Моның өчен хатын-кызлар, шул исәптән тормыш иптәше дә, аңа бик рәхмәтле.
Дөрес туклану да сәламәтлек өчен бик мөһим. 52 ел бергә гомер итүче хатыны - өйдәге шеф-повар Лидия Дмитриевна Әлмәт шифаханәләренең берсендә бу вазыйфада 45 ел эшләгән.
- Тәмле итеп, төрләндереп пешерә, рәхмәт аңа, - ди ире. - сәламәтлек өчен зур булмаган порцияләрдә ашарга кирәк. Һич кенә дә артыгын ашарга ярамый.
Иван Васильевич беркайчан да эчмәгән, тартмаган. Туган көнгә кайвакыт яхшы закуска белән бер-ике рюмка эчеп куярга мөмкин, ләкин моңа теләге юк. Спортны беркайчан да ташламаган. Шуның аркасындадыр инде, Иван Васильевичның 74 яшендә бер җире дә авыртмый.
Гаиләдә дәвамчылар бар
Улларын да спортка җәлеп иткән. Кыш Бабай призына чаңгы ярышларында 37 яшьлек әти кеше һәм 14 яшьлек өлкән улы үз яшьтәшләре арасында беренче булганнар, ул үзенең медальләрен һәм грамоталарын күрсәтте. Улы футбол, теннис, шахмат белән шөгыльләнә. Оныгы Артем хоккей командасында уйный, чаңгы, велосипедта узыша, анда беренче урыннарны яулый. Оныгын да бабай үзе өйрәткән. 26 яшьлек башка оныгы һәм икенче улы да спортны ярата, тик, нигездә, җанатарлар буларак кына.
Иван Васильевич Яңа Чишмәдәге массакүләм ярышларга да бара. Ике ел элек «Олимп»та алтын значокка ГТО тапшырган. «Өченче яшь» Спартакиадасында да катнаша.
Безгә, сәламәт булырга теләүчеләргә, Иван Васильевич берничә киңәшен бирде.
- Хәрәкәтләнергә кирәк. Хәрәкәт - ул тормыш, ә ятак - магнит кебек. Ятып тору теләген җиңәргә, ихтыяр көченә ия булырга тырышыгыз. Үз-үзеңә шулай әйтеп торырга кирәк: башың авырта икән - һавага чык, йөреп кер, барысы да үтеп китәр. Дару эчәргә ашыкмагыз. Хәрәкәт иткәндә барысы да нормальләшә. Физзарядка ясагыз. Еллар буе шөгыльләнү зарур. Әмма чаманы белегез: күнегүләрнең тиешле күләмен генә башкарыгыз, ял да итеп алыгыз. Ягъни йөкләнешне ак-рынлап кына арттырырга кирәк.
йөгерү, чаңгыда йө-рү, бакчадагы, өйдәге эшләрне башкару, спорт тренажерлары -боларның барысы да үзеңне яхшы физик формада тоту, сәламәтлекне саклау өчен яраклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев