Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Фонд ветеранга булыша

    Гадәттәгечә Җиңү көне алдыннан без үзебезнең хөрмәтле сугыш һәм хезмәт фронты ветераннарын, халык хуҗалыгының төрле тармакларында байтак еллар эшләгән хезмәт ветераннарын искә алабыз.

    Шуларның берсе 86 яшьлек тыл хезмәтчәне Фагыйзов Сәлихҗан Фагыйз улы Тубылгы Тау авылында яши. Мөхтәрәм Сәлихҗан бабай электрик һөнәренә үз гомеренең нәкъ менә яртысын багышлаган.
    Сугыш чорында күп балалы гаиләдә туып үскән гади егет, башка яшүсмерләр кебек үк, колхозда эшләгән.
    -Һәрвакыт, атаман сыман, ат белән йөрдем, - дип көлә Сәлихҗан бабай. -Җиктем дә, туардым да, көлтә, бөртек тә ташыдым, терлекләргә азык керттем. Көн-төн эшләдек, өйдә булмадык та диярлек.
    Ул шул рәвешле терлекчелектә калган да булыр иде, тик көннәрнең берсендә аның тормышында кискен үзгәреш була. Хезмәт армиясенә вербовать ителгәч (эшкә яллау), ул Кемерово өлкәсендәге шахтага эшкә эләгә. Анда ФЗӨ-дә электрикка укый һәм шахталардагы электр җиһазларына хезмәт күрсәтә башлый. Өч елдан соң гаилә хәле буенча өенә әйләнеп кайта һәм шунда ук туган колхозында иң кирәкле белгечкә әверелә. Колхоздагы читтәрәк урнашкан дүрт авылга, фермаларга, ындыр табакларына һ.б. көчәнеш бирүче колхоз ГЭСында электрик булып эшли. Колхоздагы барлык электр хуҗалыгы аның кулы астында була. 60 нчы елларда шушы авыллар буйлап Зәйдән алып Чистайга кадәр яңа ЛЭП сузганнар, чөнки колхоз ГЭСының куәте җитешмәгән, ә 1978 елда күрше Ленино авылында подстанция төзи башлыйлар. Сәлихҗан Фагыйз улы, белгеч-электрик буларак, хәтта аны төзүдә дә катнашкан. Тиздән ул Чистай электр челтәрләре составында аңа хезмәт күрсәтә башлаган, хәер, колхозда менә дигән белгечне бик озак җибәрергә теләмәгәннәр. Аның каравы тирә-юньдәге авылларда яшәүче халык, әгәр дә кинәт кенә линияләрдә өзелүләр яисә авария була калса - электр булачагына ышанып яшәгәннәр, чөнки Сәлихҗан Фагыйз улы җаваплы төстә һәм оператив эшләгән. Подстанциядә кизү торучы электрик булып ул пенсиягә кадәр һәм аннан соң да бер ел эшләгән. Электрчыларның гаилә династиясен улы Сәлимҗан белән оныгы Самат дәвам итә. Берсе - оператив-күчмә бригада электромонтеры, икенчесе - Яңа Чишмә электр челтәрләрендә ремонт бригадасы электромонтеры. Сәлихҗан бабайның җиде баласыннан 16 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар, күбесе шәһәрдә яши. Туганнары бабаларының һәр нәрсәгә агач-балта эшләренә оста булуы хакында сөйлиләр. Авылдашларына һәм башка авыл халкына ул күпме өй бурасы бураган - исәбе-саны юк: "Казанда да бура бурадым әле", - дип искә ала ул үзе. Мал-туар да асрый, эшсез торырга яратмый, ул әле балык тотарга да бик һәвәс! Кунакчыл хуҗа туган көн бәйрәмнәрендә кунакларны үзе тоткан балыктан пешергән уха белән сыйлый.
    Ул Самат гаиләсе белән бергә яши, Сәлимҗаннар да ерак тормыйлар, бабайның хатыны да үлеп киткән. Әле ике ел элек кенә ул балыкка йөреп, умарталар белән шөгыльләнгән булса, хәзер инде берни эшли алмый. Чөнки берни күрми, кояшны да яктырткыч тап кебек кенә чамалый. Хәзергесе вакытта ул катарактасын алдыруга операция өчен кәгазьләр җыя, табиблар күрү сәләтен кайтарырга вәгъдә итәләр. Ул үзе дә моны нык тели. -Күзләрем кабат күрә башласа, эшлисе эшләрем тау чаклы, кулларым-аякларым исән, көчем бар әле, - ди ул.
    Аның хезмәттәше, Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәенов (без ветеран янына аның белән бергә бардык) операциягә акчалата ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Моның өчен "Челтәр компаниясе" ААҖ-дә оешманың элеккеге хезмәткәрләренә-пенсионерларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү өчен "Терәк һәм кайгырту" дип аталган фонд эшли. Операция уңышлы үтәр дип өметләнәбез. Бүген, 15 апрельдә, Сәлихҗан бабайга 86 яшь тула. Булдыклы, җитез ветеранны туган көне белән котлап, аңа иң элек сәламәтлек телибез. Савыккач, аңа элеккеге дәрте һәм оптимизмы кире кайтасына шик юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: