Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Юнысов бакыйлыкка күчте

14 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң 70 нче яшендә Сөлчәбаш авылы кешесе, беренче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советы депутаты Фәрит Мәүлет улы Юнысов вафат булды. Ул Мәүлет һәм Заһидә Юнысовлар гаиләсендә икенче бала (гаиләдә 11 малай) булып дөньяга килә. Кечкенәдән авыл тормышының "тәмен татып" үсә, әти-әнисенә энекәшләрен карашырга...

14 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң 70 нче яшендә Сөлчәбаш авылы кешесе, беренче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советы депутаты Фәрит Мәүлет улы Юнысов вафат булды. Ул Мәүлет һәм Заһидә Юнысовлар гаиләсендә икенче бала (гаиләдә 11 малай) булып дөньяга килә. Кечкенәдән авыл тормышының "тәмен татып" үсә, әти-әнисенә энекәшләрен карашырга булыша.

Татар Булчие (хәзерге Акбүре) авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап Яңа Ибрай урта мәктәбендә укуын дәвам итә, Сөлчәбаш поселогында яшәүчеләр арасында беренчеләрдән булып Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, төрле район хуҗалыкларында баш инженер булып эшли, аннан озак еллар - пенсиягә чыкканчы "Нижнекамскшин" ААҖ-нең автотранспорт хуҗалыгын җитәкли.

Пенсиягә чыккач туган ягына кайтып урнаша, бөтен туганнары сыярлык итеп зур йорт сала, җәмәгать эшчәнлеге, авыл проблемалары белән шөгыльләнә. Турыдан-туры аның катнашында поселокта мәчет, клуб төзелә. Фәрит Юнысов поселокка асфальт юл салуга да булышлык күрсәтә, су кертү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Ул үзе укып чыккан Акбүре мәктәбен бик ярата. Биредә ел саен укучыларга Фәрит Мәүлет улы булдырган исемле Юнысовлар премиясе тапшырыла, ул мәктәптә уздырылган күп кенә чараларның иганәчесе булып тора.

Үзе яшәгән поселокта Фәрит Мәүлет улы танылган шагыйрьләр, артистлар, язучыларны чакыртып Сабан туйлары үткәрү йоласын яңарта.

"Үзенең кече ватанын торгызу һәм төзекләндерү буенча ниятләре-планнары әле күп иде, тик аяусыз үлем аны арабыздан алып китте, тик аның истәлеге күңелләребездә әле озак сакланыр", - диделәр матәм митингында Фәрит Мәүлет улы Юнысовны җирләшүдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X