Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фронтовик якташларыбыз турында яңа китап басылды

2012 елда чыгарылган «Вернуть долг Памяти» китабының икенче, эшкәртелгән өстәмә басмасы өстендә өч елга якын алып барылган эш тәмамланды.

Авторлар: Мидхәт Газыймов (Зирекле авылында халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез салучы һәм алыштыргысыз директоры), Михаил Черепанов («Хәрби Дан Клубы» патриотик тәрбия һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе), Сергей Даниловларның (Черемухово Бистәсендә туып үскән, туган якны өйрәнүче, Түбән Кама индустриаль техникумының тарих укытучысы, запастагы капитан) яңа хезмәте «Яңа Чишмә Хәтер Китабы, эзләү дәвам итә» дип атала.

432 биттән торган китап каты төсле тышлыктагы 300 данә тираж белән басылып чыкты.

Китап өстендә шулай ук районның авыл җирлекләре коллективлары (һәлак булучыларның исемлекләрен чагыштырдылар, үз искәрмәләрен җибәрделәр), туган якны өйрәнү музее (Акбүре филиалы) хезмәткәрләре, Зирекле музее коллективы үз филиалы белән (Шахмай авылы) эшләделәр. Раил Газыймов, Фәйрүзә Шакирова, Лидия Лотфуллина компьютерда җыйдылар һәм төзәтмәләр керттеләр. Корректировканы Мидхәт Газыймов, верстканы - Алмаз Газыймов башкарды.

Яңа Чишмә (1940 ел) һәм Ямаш районы (1949-1956 еллар) буенча һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар исемлеген безнең үтенеч буенча Михаил Черепанов «Вернуть долг Памяти» китабын чыгарганнан соң, ягъни 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр тәкъдим итте. Гомумән алганда, без аннан 7000нән артык кешенең исемлеген алдык.

Михаил Валерьевич бу зур күләмле эзләнү хезмәтен үзе теләп, риясыз башкара, безгә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

1996 елда (Т. 18, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары) чыгарылган «Хәтер» Китабына безнең район буенча 4608 һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәре кертелгән. Эзләү эшләре барышында 2012 елда бу сан 1650 кешегә артты, ягъни «Вернуть долг Памяти» китабына Яңа Чишмә районы буенча 6258 һәм Ямаш районы буенча 783 һәлак булучыларның исемлеге кергән. Көн саен эзләү эше нәтиҗәсендә «Яңа Чишмә Хәтер Китабы: эзләү дәвам итә» китабына Яңа Чишмә районы буенча тагын 320 һәм Ямаш буенча 942 кеше керде. Икенче басма чыкканнан соң да Михаил Черепанов тагын 5 һәлак булган кешенең фамилияләрен һәм мәгълүматларын җибәрде, алар, кызганычка каршы, яңа китапка кермәде.

Тикшерү барышында шул ук вакытта һәлак булучылар турындагы мәгълүматларны чагыштырдык, тик алар исән-сау кайттылар. Әлегә андыйлар 545 кеше генә: Архангел Бистәсе буенча - 74, Волчья - 161, Черемуховода - 295, Чертушта - 24, Чаллы Башында - 3, Акъярда 4, Зирекледә - 2 кеше. Алар 2013 елда чыгарылган «Алар җиңү белән кайттылар. Яңа Чишмә районы» китабына кертелмәгән.

Михаил Черепанов һәм Сергей Данилов тарафыннан бирелгән исемлекләр белән эшләү барышында без 3370 өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр, төгәллекләр керттек.

Яңа басмада элекке структура сакланып калды: һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең фамилияләре алфавит тәртибендә, торак пунктлар буенча, 1940 ел чикләрендә районның авыл советлары буенча бирелгән. Әмма Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән сугышчыларның фамилияләре булган «Яңа Чишмә районының Дан Аллеясы» кебек яңа пунктлар, бүлекләр кертелде (сүз уңаеннан, «Яңа Чишмә районының Дан Аллеясы» турындагы мәгълүмат Сергей Данилов тарафыннан элек 100 данә тираж белән аерым китап булып чыгарылган иде).

Кушымталарда һәлак булган якташларыбыз һәм орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр исемлеге (316 кеше); торак пунктлар буенча яңа табылган (437 кеше) кешеләр исемлеге (бирегә Яңа Чишмә РВКсы тарафыннан өлкәләрдән, крайлардан, элеккеге СССР шәһәрләреннән, Татарстан АССР районнарыннан чакырылган кешеләр дә кергән) алфавит буенча бирелде. Яңа Чишмә РВК тарафыннан чакырылган Бөек Ватан сугышында катнашкан 20 хатын-кыз да исемлеккә кертелгән.

Хәзерге вакытта китапны финанслау бик проблемалы булып чыкты: 207 мең сум акча табу җиңел булмады. Район башлыгы Вячеслав Козловка, Федор Бурчинга (районның социаль-икътисади үсеш Хәйрия фонды директоры), Дамир Шәрипҗановка (2022 елда үткән Пекин Олимпиадасында РФ хоккей җыелма командасы составында көмеш медаль яулаган), химаячеләр - Рифкать Закировка (Түбән Кама), Ринат Мифтаховка (Октябрьский шәһәре), Рәшит Ильясов (Балтач), музей дусларына - Зирекле урта мәктәбен тәмамлаучылар Минзакир һәм Румия Лотфуллиннар (Мәскәү), Мидхәт һәм Мәдинә Миргазовлар (Жуковский), Рәисә Бадыйгова (Биектау районы), Вахит Газыймова (Зәй), Анатолий Слепнов (Красновидово), Мәдинә Фәттахова (Яр Чаллы), Гөлсем Кыямова (Яр Чаллы), апалы-сеңелле Мөбарәкшиналар - Сәлисә, Нәфисә, Гөлфия, Хамидә Идиятуллина, Самат Вәлиуллин, Әдәмсәдә туып-үскән Рауф Юнысовларга зур рәхмәт.

Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалган һәм һәлак булган һәркем истәлегенә зур һәм бик тә кирәкле эзләү хезмәте тәмамланды.

Мидхәт Газыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев