Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Фронтовикларның туганнары, җавап бирегез!

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә районы музейлары тарафыннан Яңа Чишмә районында туып-үскән фронтовикларның туганнарын, фотосурәтләрен эзләү, мәгълүматларны ачыклау буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә сугышта катнашучы 8 кешегә тулы булмаган мәгълүмат тупланган. Булган мәгълүматны тулыландыру өчен туганнары һәм танышларының җавап бирүләрен үтенәбез.


    Виллер Борис Альбертович (Старов Дмитрий Михайлович), 1898 елда туган, гвардия полковнигы, Архангел Бистәсе. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Кутузов орденнары кавалеры, «Батырлык өчен»медале белән бүләкләнгән.
    Былинкин Василий Игнатьевич, 1904 елгы, гвардия полковнигы, 58 нче гвардия укчылар дивизиясе командиры урынбасары, Яңа Чишмә авылы. Өч Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры. 1943 елның октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
    Мишуков Илья Иванович, 1916 елда туган, майор, 183 нче танк бригадасы штабы начальнигы урынбасары, Волчья Бистәсе. Кызыл Йолдыз ордены, " Сугышчан хезмәтләре өчен” медале кавалеры.  1942 елның 19 августында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән (Ленин ордены белән бүләкләнгән).)
    Корнилов Виктор Кузьмич, 1917 елгы, өлкән лейтенант, 289 нчы укчылар дивизиясенең 1046 нчыукчы полкның автоматчылар ротасы командиры, Сосновка авылы. Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары кавалеры. 1944 елның 2 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән (I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән).1944 елның 18 июлендә һәлак булган.
    Пономарев Ефим Константинович, 1913 елгы, өлкән лейтенант, 188 нче укчылар дивизиясенең 523 нче укчы полкның рота командиры, Рус. Волчья авылы. 1943 елның 28 октябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә . 1943 елның 15 октябрендә һәлак була.                                                                  
     Феоктистов Кузьма Максимович, 1916 елгы, өлкән лейтенант, 269 нчы укчылар дивизиясендәге 1022 нче укчы полкның 57 мм пушка батареясы командиры, Ленино авылы. Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале кавалеры.
    Гатауллин Фат, 1909 елда туган.Кызыл Армия районының Тат. Алкино авылы. Кечкенә чагында Кызыл елан авылына күчеп килә. 1941 елның августында Кызыл Армия РВКсы тарафыннан мобилизацияләнә.
    Ершов Михаил Иванович, 15.12.1921, капитан/подполковник, Татарстан АССР, Яңа Чишмә районы, Яңа Троицк авылы. 1942 елның 17 апрелендә Чистай РВК тарафыннан чакырылган. Бүләкләре исемлеге: 27.01.1943-Кызыл Байрак ордены, 07.05.1944-I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 17.07.1944-Кызыл Байрак ордены, 22.02.1945-Кызыл Байрак ордены, 18.05.1945-Александр Невский ордены.
    Пигасов Сергей Григорьевич, 1912 елда туган, медицина хезмәте старшинасы, Татарстан АССР, Яңа Чишмә районы, Яңа Троицк авылы. Бүләкләре исемлеге: 18.10.1942 -
    Кызыл Йолдыз ордены, 21.10.1942 - «Батырлык өчен» медале, 31.12.1944 - III дәрәҗә Дан ордены, 01.06.1945-II дәрәҗә Дан ордены.
    Белешмәләр өчен координатлар: Туган якны өйрәнү музее – Яңа Чишмә авылы, Заливная урамы, 4 йорт (район Мәдәният йортының икенче каты), 8 (84348) 22177 - Холина Татьяна Николаевна.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: