Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадел сөйләшү: «Коррупция һәм мәдәният»

Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова белән без коррупцион хокук бозуларга каршы көрәш буенча мәдәният учреждениеләрендә нинди чаралар күрелүе турында сөйләштек.

- Галина Александровна, коррупцион рискларны киметү өчен ведомство карамагындагы учреждениеләрдә нинди чаралар күрелә?

 - Ведомство карамагындагы барлык оешмаларда коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар бар, комиссияләр төзелде. Алар даими рәвештә хезмәткәрләр белән мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу кирәклеге турында профилактик эш алып баралар һәм аларга моның белән бәйле җаваплылык чаралары, ышанычны югалту сәбәпле эштән чыгару мөмкинлеге турында да хәбәр итәләр. Шулай ук барлык мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре ел саен үз һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында хисап тоталар.

- Галина Александровна, сатып алулар системасы белән эшләр ничек тора?

 - Учреждениеләрнең барлык директорлары да контракт идарәчеләре булып тора һәм ел саен укулар уза. Барлык сатып алулар катгый рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында»гы 44-ФЗ номерлы Федераль законга нигезләнеп үткәрелә. Быел бу эш буенча мәдәният учреждениеләрен ТР Финанс министрлыгының Чистай районы һәм Чистай шәһәре территориаль департаменты тикшерде, шунысы куандыра, әлеге мәсьәлә буенча закон бозу очраклары ачыкланмады. Әмма департамент тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү, бухгалтериянең кайбер хезмәткәрләргә стаж өчен булган хезмәт хакын дөрес хисапламау (арттырып түләү яки аз күләмдә түләү) кебек бозулар ачыкланды, алар төзәтелде, акчалар бюджетка кире кайтарылды.

- Максатчан укыту мәсьәләсенә кагылып китик - укыган, әмма районда эшләү өчен кайтмаган кешеләр белән нишлиләр?

  -Кызганычка каршы, мондый фактлар да булгалый. Мисал итеп шуларның берсен китерәм: килешү шартлары буенча, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган бер егет белем алганнан соң, районның бер мәдәният учреждениесенә эшкә кайтырга тиеш була, әмма килешү шартларын үтәми. Район башкарма комитеты  әлеге кешедән уку өчен тотылган акчаны тулы күләмдә кире түләттерү турында судка дәгъва бирә һәм 2022 елның 29 мартында суд аны канәгатьләндерә.

-Ел саен мәдәният объектлары модернизацияләнә, ремонтлана, анда җиһазлар сатып алына, бәяләрнең арттырылмавын кем тикшерә?

       - Башкарылган эшләрнең сметаларын һәм актларын ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Яңа Чишмә районы территориаль бүлеге контрольдә тота. Килешү буенча түләү барлык сметалар тикшерелеп беткәч кенә булдырыла.

     - Ә гомумән, мәдәният учреждениеләрендә коррупция фактлары турында халыктан мөрәҗәгатьләр киләме?  

- Коррупция фактлары яки коррупция күренешләре турындагы гражданнардан мөрәҗәгатьләр 2021 елда һәм 2022 елның 6 аенда мәдәният бүлегенә килмәде. Әгәр дә вазыйфаи зат гамәлләренең законлы һәм каршылыксыз булуында шикләрегез туа икән, 8(84348)2-32-49 ышаныч телефоны буенча шалтыратырга (шул исәптән аноним рәвештә дә) яки 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гадел сөйләшүегез өчен рәхмәт сезгә.

Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X