Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә көне бәйрәмендә

15 майда Халыкара гаилә көнендә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә гаилә бәйрәме булып үтте.

Ирле-хатынлы юбилярлар, шулай ук ялгызлары гына балаларын үстергән тол калган хатын-кызлар һәм күптән түгел генә икенче балалары туган яшь гаиләләр чараның кунаклары иде.
Петропавел Бистәсеннән Виктор һәм Анна Лариннар, Зирекле авылыннан Габдулла һәм Роза Кыямовлар быел бергә гомер итүләренең 45 еллыгын билгеләп үтәләр. Әлеге лаеклы гаиләләр өчәр бала тәрбияләп үстергән, оныклары бар, ә Лариннарның оныкчыклары да бар инде.
Виктор Михайлович һәм Анна Алексеевна гомер буе туган авылларында яшиләр. Ире Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач Куйбышев исемендәге колхозда зоотехник булып, ә 1987 елдан 1995 елга кадәр шушы колхоз рәисе булып эшли. Колхоз беткәннән соң Майский совхозында, ветстанциядә үз белгечлеге буенча хезмәт куйган. Анна Алексеевна колхозда сыер савучы, аннары 10 ел ветстанциядә, авыл советында, кибеттә эшләгән. Хәзер икесе дә пенсиядә, тик чын авыл кешесенә хас булганча, зур ярдәмче хуҗалык тотуны дәвам итәләр: сыер, бозау, үгезләр, ат, сарыклар асрыйлар, умарталары, кош-кортлары да бар.
Ирле-хатынлы Кыямовлар да шулай ук үзләренең кече ватаннарына тугры калганнар. Габдулла Габделхак улы “Кичуй” колхозының комплекслы бригадасында бригадир һәм агроном, Роза Талип кызы Зирекле мәктәбендә математика һәм физика укытучысы булып эшләгәннәр. Аның хезмәт стажы 35 ел, шуның 14 елы – завуч булып. Эшләү дәверендә байтак кына бүләкләр һәм грамоталар алган, “ТР ның атказанган укытучысы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә ия.
Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова юбилярларга байтак җылы сүзләр җиткерде, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмнең чираттагы героинялары якын кешеләрен югалту ачысын татыган хатын-кызлар иде. Яшьли ирсез калып, барлык авырлыкларны җиңәргә үзләрендә көч табып, алар лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр. Раиса Петровна Милютина тол калганда олы кызына 17, биш баланың иң кечкенәсенә 6 яшь була. Барысын да тәрбияләп үстергән, белем биргән, хәзер җиде оныгы һәм оныкчыклары да бар. Кызы Татьяна пенсиягә кадәр Яңа Чишмә РҮХ дә, улы Александр туган совхозында зоотехник булып эшләгән. Елена – баш икътисадчы, Сергей Яр Чаллыда яши һәм эшли, кече улы Николай әнисе белән авылда яши. 
Әдәмсә авылында яшәүче Мәрзия Хәбибуллина кызы Газизовага байтак кына сынаулар аша үтәргә туры килгән. 23 яшендә Газизовлар өендә өч кечкенә бала белән ялгызы кала, монда әле аннан башка тагын 12 кеше яшәгән. Бәхетле генә гомер итеп ятканда, алты ел үткәч ире кинәт үлеп китә. Ярты елдан соң өченче баласы үлә. Аның тормышы авыр хезмәт белән үтә. Акрынлап кына үз йортын төзегән, үз хуҗалыгын булдырган. Колхозда хезмәт куйган, аннары 17 ел хат ташучы булып эшләгән. Улы Мәүлет Казан финанс институтын бик яхшы билгеләргә тәмамлап «Таткомплектмонтаж»да, аннары “Татнефтегазстрой” да бухгалтер булып эшләгән. “Россиянең иң яхшы бухгалтеры” конкурсында призлы урын яулагач, Финляндиягә нефть эшкәртү заводыннан баш бухгалтер булып эшкә җибәрелгән. 2009 елда кинәт вафат була. Кызы Мәүлия Бөгелмәдә социаль хезмәткәр булып эшли. Кызы һәм оныгы аны онытмыйлар, бик еш кайтып йөриләр.
Әлеге олы яшьтәге хөрмәтле хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, Надежда Ивановна яшьле күзләре белән бер үк вакытта әни дә, әти дә булуның, үзең турында онытып, балалар бәхете һәм иминлеге өчен яшәү һәм эшләүнең авырлыгы турында әйтеп үтте. Әлеге аналарның батырлыгын ул чарада булучыларга үрнәк итеп куйды. Шушы уңайдан лаеклы балалар үстергән аналарга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Тантананың өченче өлеше ана сертификатлары тапшыруга багышланган иде. Бәйрәмне алып баручы Илназ Шәйхетдинов һәм Светлана Сусловалар закон буенча ана капиталын нәрсәгә тотарга мөмкин булуы турында искә төшерделәр һәм Яңа Чишмәдән яшь әниләр Татьяна Доронина, Лусине Минасян һәм Евгения Конанерованы сертификат алырга чакырдылар. РПФ ның район бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева аларны балалары туу шатлыгы һәм Халыкара гаилә көне белән котлап, сертификатлар тапшырды, ана капиталыннан файдалану турындагы информацияне тулыландырды. Аерым алганда, яңа юнәлешләрнең берсе – бу балага 1,5 яшь булганчы әлеге суммадан ай саен акчалата түләү. – Әгәр сорауларыгыз туса, сез безгә бүлеккә мөрәҗәгать итә аласыз, без барысын да аңлатырбыз, - диде ул.
Традиция буенча һәр хөрмәтләүдән соң РМЙ артистлары чыгыш ясады: Илназ Шәйхетдинов һәм “Зажигай” төркеме башкарган җырлар ямь өстенә ямь булды. Сертификатлар тапшырганнан соң БСМ дә тәрбияләнүче 7 яшьлек Анастасия Ерашова үрнәк алырлык иң яхшы әни турында җыр башкарды.
Чара азагында чакырулары һәм матур бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт сүзләре белән Виктор Ларин чыгыш ясады. Аннан бәйрәмдә катнашучылар барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Калган фоторәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз.

Ольга Иванова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев