Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Гаилә нык булса, Россия дә көчле булыр“

Россия көнендә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә әнә шушы исем астында быел бергә 55 һәм 60 ел гомер итүләрен билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр.

Чаллы Башыннан Дәүләтшиннар һәм Ектериновкадан Агафоновлар гаиләләре район башлыгы Вячеслав Козловтан һәм барлык кунаклар кулыннан чәчәкләр, бүләкләр, котлаулар алдылар. Район башлыгы Ватаныбыз хакына куйган күпьеллык иҗади хезмәтләре, яхшы балалар тәрбияләгәннәре, тату гаилә булып яшәгәннәре өчен юбиляр парларны җылы котлады.
- Болар үзләренең хезмәт династияләре белән нык булган, хөрмәткә лаек гаиләләр, - диде ул. - Нәкъ менә шундый намуслы, хезмәт сөючән гаиләләр район, Татарстан Республикасы һәм Россия данын үстерәләр, еракларга тараталар, аларның горурлыгы булып торалар. Әлеге парларның гаилә тәҗрибәсе никахлашучы барлык яшьләргә үрнәк булырлык - намуслылык, әдәплелек, ихласлылык, үзара хөрмәт итешү, булышу - үзара мөнәсәбәтләрнең нигезе әнә шуннан гыйбарәт.
Хәмит Кәрим улы һәм Гөлсирә Хаҗи кызы Дәүләтшиннарның гаилә стажы - 55 ел. Әлеге гаиләгә карата "Кайда туган, шунда ярап куйган" дигән гыйбарә чыннан да бик туры килә.
Аларның бөтен тормышы туган авыллары белән бәйле, алар шунда туып үскәннәр, очрашканнар, бер-берсен яратканнар, гомерләре буена шунда хезмәт куйганнар, ире - "Алга" колхозында тракторчы, хатыны сыер савучы булып эшләгән. Авылдашлары бу гаиләгә хөрмәт белән карый. Үз гомерләрендә эшләгән бар эшләре гаилә, якташлары, кече ватаннары хакына башкарылган. Гаилә кыйммәтләре һәм ата-ана нигезе - ике кызлары, 6 онык һәм оныкчыклары тормышында үрнәк булып тора. Кызлары әти-әниләре турында җылы сүзләр генә әйтәләр, үзләренең бала чакларын тормыштагы иң ачык, иң кояшлы чор итеп искә алалар һәм үзләренең гаиләләрендә дә ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырганнар.
Бәйрәмнең "бриллиант" юбилярлары - Александр Анатольевич һәм Любовь Ивановна Агафоновлар гаиләсе, алар 60 ел бергә гомер итәләр. Гаилә башлыгы - хезмәт ветераны. Аның гомуми хезмәт стажы 45 елдан артык, шуның 30 елдан артыгын ул Екатериновка авылында ветеринария табибы булып эшләгән. Ике тапкыр Красный Октябрь авыл советы башкарма комитеты депутаты итеп сайланган, производство алдынгысы һәм яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып торган. Любовь Ивановна Горький өлкәсендә торф чыгаруда хезмәт куйган, аның да хезмәт стажы 45 елдан артык, шуның 15 елын - туган авылында бозау караучы һәм 6 елын хат ташучы булып эшләгән.
Агафоновлар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән. Әти-әниләре тормышы үрнәгендә балалар яхшылык кылуга, намуслы һәм тәртипле булырга, гомумән кешелек бәхетенең нигезен тәшкил итүче бар нәрсәгә өйрәнгәннәр. Балаларның барысы да туган авыллары Екатериновкада яшиләр, 5 онык бүләк иткәннәр.
Үзләренең әти-әниләрен юбилейлары белән котларга балалары, ике гаиләнең дә оныклары һәм кечкенә сабыйлары - Хәмит абыйның һәм Гөлсирә апаның оныкчыклары да килгән иде. Район башлыгы һәм килгән кунаклар юбилярларны котлап, аларга иминлек, шатлык - сөенечләр, тынычлык теләделәр.
Зур һәм тату гаиләле булу - ул нинди олы бәхет, дип ничек әйтмисең инде. Без барыбыз да Россиянең яңадан торгызылуы турында сөйлибез, тик ул ныклы гаиләләрдән башка була алмый. Шундый гаиләләр күбрәк булган саен, яңадан торгызу эше дә шулкадәр тизрәк барачак. Теләсә кайсы дәүләт Ватанны һәм гаиләне яратудан тора, ә безнең илдә "Гаилә нык булса, Россия дә көчле булыр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев