Гаилә девизы: «Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә»
Чуаш Чабаксарында яшәүче Ильдуловлар гаиләсе үз КФХларында тырышып эшлиләр
Алар 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән зур заманча ферма булдырганнар. Биредә күпме хезмәт салынганын белү өчен, анда үзеңә булырга кирәк.
Киң колачлы эш
Берничә дистә гектарлы хуҗалык авыл тирәсендә генә урнашкан. МЭТ фермасы уңайлы, барлык кагыйдәләр буенча төзелгән. Территория гаять зур, эш киң җәелдерелгән. Людмила ферманы төзү инициаторы булган. Ферма 3 миллион сумлык грант алудан башлана һәм Ильдуловлар әкренләп кенә үз акчаларын да кертәләр.
- Өч миллион сум - ул бер тамчы гына, бу акча түбәгә дә җитми иде, өстәвенә бөтен нәрсәләр кыйммәтләнде, - дип сөйли Людмила Ивановна.
Аның әйтүенчә, бу җирне алган чакта тирә-якта кеше биеклек чүп үләннәре генә булган. Төзергә уйлагач, Людмила Ивановна проектны үзе эшли. Ферманы өч елга якын төзиләр. Моңа бик күп хезмәт һәм акча сарыф ителгән.
Фермада барлык шартлар да тудырылган: «Кызыл почмак»та һәм каравылчылар бүлмәсендә җылы идәннәр җәелгән. Мондый эш урыны турында каравылчылар хыялланырга гына мөмкин. Фермада һәм бөтен зур территориядә искиткеч чисталык, һәр әйбер үз урынында, корылмалар коймалар, төзекләндерү эшләре менә дигән итеп ясалган. Күптән түгел хәтта видеокамералар да урнаштырганнар. Фермада тиресне чистарту өчен транспортер тасмасы эшли (тиресне кырга чыгаралар), су эчертү урыннарына су кертелгән. Терлекләр бинасында фермадагы кебек ис түгел, ә икмәк-печән исе генә килеп тора.
Мондый эш урыны турында хыялланырга гына кирәк
«Кызыл почмак» - ул гомумән икенче иркен бер торак кебек: бик матур мебель (стенка), йомшак кухня почмагы, креслолар, диван, плазмалы телевизор. Җылы һәм рәхәт. Үз проектында Людмила Ивановна аны нәкъ менә шундый итеп уйлап тапкан. Ферманың планын төзегәндә, баштан ук мондый бүлмәләр булачак, дип уйлаган ул.
- Хезмәт өчен генә түгел, ял итү өчен дә яхшы шартлар тудыру – бу да мөһим, - ди Людмила. - Моның өчен дә акча сарыф итәргә кирәк.
«Кызыл почмак» стенасында эш күрсәткечләре, Мактау грамоталары һәм яхшы хезмәт өчен Рәхмәт хатлары урын алган. Зур түгәрәк өстәл артында - чәчү, урып - җыю, печән әзерләү эшләре тәмамлангач «бахатай» бәйрәме уздырыла, мул табын әзерләнә. Шашлык ясыйлар, эшчеләрне сыйлыйлар.
Тракторчыларны, терлек-челәрне Ильдуловлар урак сезонына (печән чабу, чәчү, урып-җыю) яллыйлар. Аларның 4 тракторы һәм 55 гектар җирләре бар.
- Эшчеләрдән башка эшне алып бару мөмкин түгел, даими эшләүче хезмәткәрләрне табуы кыен, - диләр Людмила һәм Сергей.
Хәзер 50 сыер савыла, 4-5 сыер бозауларга тиеш, симертүдә 16 үгезләре бар (аларның санын арттырырга уйлыйлар), калган өч үгез көтүдә. Фермерлар ясалма орлыкландыруны кулланмыйлар, нәселгә яхшы сыерлардан туган үгез-бозауларны калдыралар.
Хезмәт белән тәрбияләү
Сыерларны Людмила ире белән икәү сава, тугызынчы сыйныф укучылары Маша һәм Даша һәм, хәтта 8 яшьлек уллары Миша да хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Түбән Камадан гаиләнең өлкән уллары Николай һәм Дмитрий да үз гаиләләре белән кайтып булышалар. Алар чәчүдә, печән чабуда гына түгел, ә сыер да савалар. Узган ел фермада сөтүткәргеч үткәрелгән, хәтта җәйге станнан да сөт суыткычка керә. Бүгенгесе көндә 800-850 литр сөт савыла (табыш әлегә ферманы киңәйтүгә һәм аңа хезмәт күрсәтүгә китә). Кайбер продуктив сыерлар берьюлы 20 литр бирәләр. Саву сәгать ярымга якын дәвам итә, берьюлы 8 сыер савыла. Сөйләшү барышында Людмила бу мөһим процессның кайбер нечкәлекләре турында да әйтеп үтте.
Җәйге савым барган тирәдә өстәле, диван һәм азык-төлек тулы суыткычы булган «кызыл почмак» та бар.
- Улым Миша һәм туган-нарыбызның балалары да ярдәмгә киләләр: сыерларны куып кертәләр, себерәләр, җыештыралар, алар өчен суыткычта һәрвакыт туңдырма бар, - дип сөйли Людмила. - Улыбызны кичке савымга алып чыгабыз. Аның өчен дә эш табыла, ияләшсен. Олы улларым хәзер хезмәткә өйрәтеп үстергәннәре өчен безгә рәхмәт кенә әйтәләр. Элек, 300 баш дуңгыз тотканда, алар көн саен кычыткан җыйдылар. «Теләмим», дип кычыткан чаккач еласалар да, барыбер эшләделәр. Хәзер исә рәхмәт әйтәләр: «Рәхмәт, әни һәм әти, сез безне дөрес тәрбияләдегез», диләр.
«Әгәр вертолет бирсәләр - очачакмын»
Печәнне үзләренең дүрт пайлары өчен генә түгел, болыннарда да чабалар, хәтта Чистай районының Изгар авылына да баралар. Терлек азыгы күп кирәк, терлекләрнең гомуми баш саны - бозаулары белән бергә 130 баш исәпләнә. Печәнне яңа зур саклагычта да, ачык һавада да саклыйлар.
- Печән чабу вакыты - ул безнең баш авыртуы. Уйлар бер генә: һава торышы печән әзерләргә бирерме, юкмы, - ди Людмила.
Ир белән хатын һәрвакыт бергә эшлиләр. Сергей техникада, ул аны үзенең биш бармагы кебек белә. Людмила да трактор белән печән чаба, ваклый һәм пресслый, төяп тә куя. Элек, совхозда эшләгәндә, ХТЗ тракторында кырларны сөргән.
- Трактор, мотоцикл, автомобиль - барысы белән дә идарә итә беләм. Мөгаен, әгәр вертолет бирсәләр - анысында да очармын кебек, дип көлә ул. - Әгәр максат куйсам, һичшиксез ирешәчәкмен. Күз яшьләре белән, ләкин эшлим. Мин шундый кеше.
Җәен йоклап ятсаң, кышын ач калырсың.
- Фермада мин сыер савучы, җыештыручы, тракторчы, бухгалтер, ветеринария табибы да, - дип дәвам итә ул. – Өстәвенә, бозаулар яслесендә няня да әле. Яңа туган бозауларны дөрес ашатырга, яхшылап карарга кирәк, югыйсә аларны югалтуы бик җиңел.
Ильдуловлар терлекләрне һәрвакыт асраганнар. 30 баш сыер, күпләп дуңгыз (хәзер үзләре өчен биш кенә, йомырка сала торган тавыклар), ел саен 180 дуңгыз баласы сатканнар. Барлык уңайлыклары булган МЭТ фермасы, иске сарайларында тыгыз һәм хезмәт тулысынча кулдан башкарылгач кына, уйлап табылган.
- Хәзер уңайлыклар бар, кем әйтмешли, эшлә генә, - дип көлә Людмила. - Ләкин, хәтта хәзер дә биредәге хезмәткә һәркем түзә алмый. Иң элек эшне яратырга кирәк. Мин, мәсәлән, әгәр бер көнемне эшсез үткәрсәм, борчыла башлыйм - көнем бушка үткән кебек була.
Ильдуловлар иртәнге сәгать 4тә торалар һәм шунда ук фермага эшкә керешәләр. Хуҗа хатын әйтмешли, җәен йоклап ятсаң, кыш көне ач калырсың.
- Үз хуҗалыгың бар икән, йокларга вакыт юк, - ди ул.
- Иртә торабыз, чиратлашып йоклыйбыз, - дип тә шаярта Сергей.
Халык мәдәниятен аклый
Людмила фермада 8.30 га кадәр эшли, аннары клубка эшкә бара. Ул мәдәният йортында хормейстер һәм балетмейстер, клуб каршындагы «Илем» ансамблендә җырлый, беренче сыйныф укучыларыннан һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән торган «Родничок» вокаль төркемен алып бара. Өлкәннәр ансамбле составында да чыгыш ясарга йөри, шулай ук үзенең балалар коллективын («Без бергә», «Звонкая капель», «Древо жизни») төрле республика вокаль конкурсларына һәм фестивальләренә йөртә. Аннан берничә тапкыр җиңүче булып кайталар. Людмила Ивановнаның ансамбльне әзерләгәне өчен республикадан Рәхмәт хатлары бик күп. Балалар белән шөгыльләнеп, ул балаларда чуаш мәдәниятенә мәхәббәтне саклый һәм тәрбияли. Моның белән ул күңел кушуы буенча шөгыльләнә, түгәрәк алып бару өчен түләү зур түгел. Киресенчә, Людмила балалар ансамбленә үзе иганәчелек итә. Концертлар белән чыгышлар ясау өчен балаларга 14 комплект чуаш халык костюмнары, музыка кораллары сатып алган.
Игезәкләр Маша һәм Даша да үзешчән сәнгатьтә катнашалар - клубта җырлыйлар һәм бииләр, Миша «Родничок»ка йөри. Җитез һәм эшчән Людмила Ивановна һәркайда да өлгерә. Клубта 8 сәгать эшләгәннән һәм өйдә бераз тәртип китергәннән соң, кичке савымга китә.
Гаилә традицияләре һәм хәйриячелек
Ире Сергей бар нәрсәгә дә оста: йортта барысын да үзе булдырган. Хуҗаның эшкә булган карашы менә болайрак: «Бер эшләгән эшне кабат башкармас өчен баштан ук 100 % итеп эшләргә кирәк».
Сергей Людмиланы Аксубай районының Урмандәй авылында очраткан һәм быел ир белән хатын бергә яшәүләренең 30 еллыгын билгеләп үткәннәр. Людмила гаиләдә тугызынчы бала булган. Күп балалы гаиләдә хезмәттә чыныгып үскән бала моны үз гаиләсендә дә кабатлый.
Кызлары кухнядагы эшләргә әниләреннән өйрәнә: аларга коймак пешерү, бәрәңге кыздыру ошый. Ашны барысына да әниләре үзе әзерли. Гаилә тра-дицияләреннән бәй-рәмнәргә җыелырга, шашлык ясарга, Биләргә изге су алырга барырга яраталар.
Гаилә актив рәвештә авыл чараларына ига-нәчелек итә: Өлкәннәр көне, Инвалидлар көне, Авыл көне. Ильдуловлар СВО сугышчыларына берничә мәртәбә гуманитар ярдәм дә җибәргәннәр: аптечкалар, повер-банкалар, азык-төлекләр сатып алганнар, 50 буханка икмәктән сохари ясаганнар.
Авылда да хәй-риячелек белән шөгыльләнәләр: өл-кәннәргә ит өләш-кәннәр, СВОда кат-нашучыларның әти -әниләренә бүләкләр бирәләр. Күптән түгел урманнан үз тракторлары белән махсус хәрби операциядә катнашкан өч якташыбызның әти-әниләренә утын алып кайтканнар. Ике арба утынны уллары Николай һәм Дмитрий сатып алган. Өченче арбаны авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Ильдуловлар тракторы белән алып кайтканнар.
«Күп эшләсәң, барысы да булачак»
Сергей белән Людмила бер-берсен үзара аңлашып яшиләр. Яңалыкның инициаторы гадәттә хатыны була, ә ир һәрвакыт аның башлангычларын хуплый гына.
- Без нәрсә эшли алачагыбызны беләбез. Ләкин башта киңәшләшәбез. Барысын да «үлчибез». Бу хезмәт бик авыр, кайчакта «Бу куллар һәм аяклар ничек түзәдер? Артык йөкләнештән хәтта тимер дә ватыла, ә кешегә күпме түземлек кирәк?», дип уйлаган чаклар да була, ди Людмила.
- Без бер ай эшләгәнне кайберәүләр бер ел эчендә дә эшли алмый, - ди Сергей. Һәм елмаеп - Минем апам, укытучы, бер көнгә Түбән Камадан булышырга кайткан иде, соңыннан: «Юк, мин сөт эчмичә дә тора алам, бигрәк эше авыр икән бит», - диде.
- Әмма без фермада гына түгел, авыл хуҗалыгында да эшләргә яратабыз. Җәй буе бакчада терлекләргә ашатыр өчен чөгендерне күп итеп чәчәбез - ике бакча, - дип өсти хатыны. - Быел 50 мең сумлык бәрәңге саттык, ә аны үстерергә дә кирәк бит әле. Күп эшләсәң, барысы да була диләр бит.
Людмила Ивановна көлеп кенә, туйларда яки кунакка баргач үзе әйтергә яраткан тостны әйтә - Ленин бабай бит «укырга, укырга һәм укырга» дигән, ә безнең гаилә девизы - эшләргә, эшләргә һәм эшләргә».
Ничек кенә авыр булмасын, Ильдуловлар үзләренең фермерлык эшен туктатмаячак. Тынгысыз Людмила Ивановнаның уенда тагын бер яңалык кертү нияте бар. Элегрәк терлекләргә саламга өстенә кайнар су салып, фураж сипкәннәр. Маллар бик яратып ашаганнар һәм бу туклыклы да булган. Людмила Ивановна бу идеяны гамәлгә ашырырга уйлый һәм зур запарник төзергә тели. Шик тә юк, ул моны башкарып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев