Гаилә кыйммәтләре — аның тарихы һәм бүгенгесе
Һәр кеше үзенең тамырын, гаилә тарихын, үзенең тумышын, гаилә кыйммәтләрен белергә тиеш.
Безнең ата-бабаларыбыз буыннан — буынга документлар, хатлар, әйберләр, туганнары һәм якыннары турында сөйли алырлык бар нәрсәне дә саклаганнар. Ленино урта мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны Питеркина Анастасия Кирилловнаның гаилә тарихын хатлар, газетадагы мәкаләләр, өйдә сакланган фотолардан күреп, белеп була.
Балачак
Ул 1940 елның 8 октябрендә Алабуга районының Шурняк авылында туа. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда уза. Сугыш башлангач, әтисе Малышев Кирилл Федорович фронтка китә һәм кире кайтмый. Аның хатыны Пелагея Ивановнага ире һәм өч баласының әтисе һәлак булуы турындагы хәбәр килеп ирешкәч, аңа яшен суккандай була. Ләкин сынмаска-сыгылмаска кирәк. Акыллы, көчле ихтыярлы хатын барысына да түзә, тол калган хатын-кыз тормышының бөтен авырлыгын күтәрә. Балаларны аякка бастырыр өчен көнне-төнгә ялгап эшли. Ул колхозда сыер савучы булып хезмәт куя. Ә, нигездә, аңа нәрсә генә эшләргә туры килмәгән: җир дә сөргән, чәчкән дә, кул белән иген дә җыйган. Атлар да караган. Кышын агачлар кисеп, бергә эшләүче хатын-кыз белән туңдырылган сыер түшкәләрен Кизнер станциясенә (Удмуртиядәге поселок) илткәннәр. Аннары түшкәләрне вагоннарга төяп (солдатларны ашату өчен), фронтка җибәргәннәр. Кайту юлында Алабугага керосин салынган мичкәләр алып кайтканнар. Бу вакытта балаларны әби белән бабай караган.
Гаилә
Пелагея Ивановна искиткеч балалар тәрбияли. Алар акыллы, белемле кешеләр. Анастасия Кирилловнаның олы абыйсы Василий 1934 елда туган, ул Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, инглиз телен укыткан, Яр Чаллыда мәктәп директоры булып эшләгән. Икенче абыйсы Петр (1938 елгы) Ленинград политехник институтын тәмамлый. Алга таба шунда ук укытучы булып эшли, техник фәннәр кандидаты, доцент була.
Анастасия Кирилловна Алабуга мәдәният-агарту училищесын һәм читтән торып Алабуга педагогия институтының рус һәм татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
Юллама буенча Ленино мәктәбенә эшкә килгәч, булачак ире Степан Иванович Питеркинны очрата, аның да әтисе сугыш кырларында ятып калган. Аларның балалары — Любовь һәм Иван туа. Котова (Питеркина) Любовь Степановна Ленинград политехник институтын тәмамлагач, туган якларына кайта һәм байтак еллар Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Иван Степанович Түбән Кама районының Сухарево авылында яши, фермер хуҗалыгы башлыгы булып эшләгән, хәзер «Танэко» заводында эшли. Аларның балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Татьяна белән өч баласы бар. Олы уллары Дмитрий, армиядә хезмәт иткәннән соң "Танэко«да шофер булып эшли, кызы Дарья — КИУның Түбән Кама филиалында икенче курс студенты, кечесе Илья — беренче сыйныфта укый.
Беренче ире үлгәч, Анастасия Кирилловна язмышын Александр Петрович Чумаков белән бәйли. Аларның кызы Наталья һөнәр сайлаганда әнисе юлыннан китә. Ленино мәктәбе белән җитәкчелек итә, хәзер дә шунда — тәрбия эше буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме укытучысы. Ире Николай Яковлев белән Тубылгы Тауда яши. Аларның улы Кирилл «Сәмум» корабында намус белән хезмәт иткән, ул гаиләсе белән Түбән Камада яши, "Танэко«да машинист булып эшли. Кызы Маргарита — ПАО «Нижнекамскнефтехим» лаборанты, кече улы Игнат — мәктәп укучысы. Анастасия Кирилловнаның икенче оныгы Елена педагогия югары уку йортын тәмамлаганнан соң, балалар бакчасында укытучы-дефектолог булып эшли, улы Әмирне тәрбияли.
Кирилл Федорович һәм Пелагея Ивановнаның балалары әнә нинди лаеклы кешеләр булган, аларның оныклары да, оныкчыклары да шундый. Анастасия Кирилловнаның җиде оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Аларның кайберләренең педагогик династияне дәвам итүләре бик тә сөендерә.
Укытучылык
Анастасия Кирилловнаны Ленино мәктәбендә укыган алты авылның — Ленино, Тубылгы Тау, Әдәмсә, Колмакчы, Архангел Бистәсе, Акъяр авыллары укучылары үз укытучылары дип атый алалар. Татар сыйныфларында рус теле һәм әдәбияты, рус телле сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ул шул кадәр оста, сыйфатлы алып барган. Дәресләрдә ул ниләр генә кулланмаган: мәкальләрне, әйтемнәрне истә калдырганнар, шигырьләр укыганнар, укучылар белән җырлар җырлаганнар һәм ятлаганнар, балаларны туган як тарихы белән таныштырган.
— Чөнки җырлар ярдәмендә балаларга татар теле яхшырак истә кала, — дип аңлата Анастасия Кирилловна. -Ләкин дәресне үткәргәндә, бөтен аркаң тиргә бата. Төп дәресләрне алып бару гына түгел, ә тәҗрибә алмашу сыйфатында хезмәттәшләр өчен дә, мәктәп администрациясе өчен һәм министрлык тикшерүе вакытында да ачык дәресләр үткәрергә туры килде. Укучыларга начар билгеләр куеп булмый бит, рус телле балаларга татар телен өйрәнү өчен стимул кирәк иде.
Гаилә тарихын саклаучы
Холкы буенча Анастасия Кирилловна шат күңелле кеше, ул беркайчан да боегып утырмас. Чын мәгънәсендә оптимист. Ул һәркем белән ачык, аның йөзеннән беркайчан да елмаю китмәс. Өйдә исә бик кунакчыл хуҗабикә. Онытмыйлар, элеккеге укучылары аның янына еш киләләр, чәчәкләр һәм бүләкләр бирәләр.
Анастасия Кирилловна үзенең кече Ватанын да онытмый. Балалары, оныклары белән еш кына туган авылы Шурнякка ял итәргә бара, анда аның яраткан чишмәсе «Черкасово» ага. Үзе туып-үскән йорт әле дә сакланып калган.
Соңгы елларда ул әнисен караган һәм аны кайгыртып яшәгән. Пелагея Ивановна гомеренең соңгы көннәрен, минутларын яраткан кызы һәм оныклары арасында үткәргән. Ул чыдамлык, көчле рух үрнәге булган һәм үз балалары, оныклары, оныкчыклары һәм аннан соңгы буыннар өчен бу һәрчак шулай булачак. Анастасия Кирилловна бу хакта һәм гаилә тарихы турында балаларына, оныкларына да сөйли. Аның көчле, нык нәселе дәвам итә...
Җиңү көне алдыннан Анастасия Кирилловнаның теләге бер генә:
-Сугыш беркайчан да булмасын! Бөтен планета кешеләре моның нәрсә икәнен һәм сугышның нинди кайгы китергәнен белмәсеннәр иде! Без инде кабат коточкыч кан коюны теләмибез! Без тынычлык өчен!
Автор Татьяна Яковлева (Ленино авылы) материалларын бастыруны Ольга Иванова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев