Гаилә, сәламәтлек һәм яраткан эш
Илдар Арсланов бәхетле тормышка үз карашы турында сөйли
Экскаватор машинисты Илдар Арсланов "Шешмаойл«дагы 2 нче номерлы автоколоннаның иң яхшы хезмәткәрләре исемлегендә. Аның махсус техникада эш стажы 30 елдан артык.
Шушы елларда Илдарда эштәге профессиональлеге, җаваплылыгы һәм компетентлыгы өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары байтак җыелган. Аларны ул эшләү дәверендә алынган башка бүләкләре янына җыеп бара. Беренчеләре армиядә хезмәт иткән елларда ук бирелә: яхшы хезмәт иткән өчен ул частьның Кызыл Байрагы янында фотога төшү мөмкинлегенә ия була. Ул — хәрби разведка взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә һәм аның турында Көньяк — Урал газетасында да язалар.
Илдар Арслановның копилкасында «Йолдыз» колхозы, Чистай ПМКсы, Рязань заводы җитәкчелегеннән, Яңа Чишмә ТКХдан һәм 2000 елдан бирле хезмәт куйган "Шешмаойл«дан да бүләкләр бар.
Илдар Нәҗибулла улы гаиләсе барлыгын, сәламәт булуын һәм күңеленә хуш килгән эштә эшләвен Ходай биргән бүләкләр дип атый.
«Яраткан гаиләң, якыннарың сәламәт булса, теләсә нинди эштә дә эшләп була ул. Шөкер, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, — ди Илдар. — Эш көнем тәүлегенә 8-11 сәгать дәвам итсә дә, кайвакыт ялсыз эшләсәм дә, мин һәрвакыт хатынымның үземә карата игътибарлы, эштәге коллективның — терәктәш һәм җитәкчеләрнең миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булуларын тоям. Ә бу инде кешегә, эше никадәр авыр булса да, аны яратып башкарырга мөмкинлек бирә».
Илдар Чистай районының Чуаш Яланы авылында туган, авыл хезмәте һәм техникасы белән балачактан ук таныш. Югары сыйныфларда укыганда, җәйге каникул вакытында колхозда эшләгән. Армиядә хезмәт иткәч (1980-1982 еллар), туган ягына кайткан, анда тракторчы һәм комбайнчы булып хезмәт куйган. 1985 елда өйләнгән. Илдар, аның хатыны Гөлсирә, өч баласы — Илмир, Руслан һәм Ләйсән һәрвакыт бер-берсен кайгыртып яшиләр. Бүгенгесе көндә Арслановларның инде биш оныгы бар. Алар шәһәрләрдә яшиләр, әмма, Илдар әйтүенчә, безнең заманда ерак аралар да еш очрашырга комачауламый.
Һөнәри бәйрәмен — Автомобильчеләр көнен, Илдар 5 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Хәрби разведчик көне белән берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев